Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТМТВ премиясе: Гөлназ Сәфәрова Салават белән Элвин Грейны дуслаштырырмы яки Иркә урта буын артистларын нәрсәдә гаепли?

21 апрель көнне “Пирамида” концертлар залында Татар музыкаль телеканалы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы булачак. "Татар-информ" бу вакыйга турындагы төп 10 фактны туплады.

news_top_970_100
ТМТВ премиясе: Гөлназ Сәфәрова Салават белән Элвин Грейны дуслаштырырмы яки Иркә урта буын артистларын нәрсәдә гаепли?
Артистларның яраткан бер сүзе бар: “Сер булып калсын”. Ул шундый көчле мәгънәгә ия ки, аны теләсә кайсы ситуациядә кулланып була. Бу сүз премияне тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә дә берничә мәртәбә яңгырады. Телеканал җитәкчелеге дә премия тапшыру тантанасының эчке кухнясын сер итеп саклый.  “Татар-информ” хәбәрчесе матбугат очрашуында грандиоз тантанага бәйле яңгыраган вакыйгаларны теркәп кайтты.


1.ТМТВ премиясе тапшыру тантанасы быел өченче тапкыр уздырыла. Шуңа күрә ул “Өченче биеклек” дип атала. “Өч дигән сан тантананың башыннан ахырына кадәр озатып барачак. Тамашачылар моны сәхнә бизәлешендә дә, декорациядә һәм сценарийда да күрә алачак”, – диде ТМТВ каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйлметдинов. Сәхнә бизәлеше дигәннән, ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында быел сәхнә идәне дә медиа экран белән капланачак. Шунысын әйтергә кирәк, Алмаз Гыйлметдинов телеканал белән әле быел гына идарә итә башлады. “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавап биргәнчә, сценарийны өч саны белән бәйләү – нәкъ менә аның идеясе.



2. Премия тапшыру тантанасының алып баручылары - алтау. Алар икегә бүленеп, сәхнәгә (исәнләшү һәм саубуллашу өлешендә генә барысы бергә) трио буларак чыгачаклар. Состав мондый: концертлар алып бару буенча шактый азу ярган Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров һәм Айрат Ильясов. Икенче төркем исә – Рамил Шәрәпов, Иркә һәм Рифат Зарипов.

Иркә җырлауга караганда, алып бару процессының катлаулырак икәнен әйтеп узды. “ТМТВда “Шоу-без” тапшыруын алып баруымның ярдәме зур. Хәзер инде елдан-ел җиңелрәк”, – диде ул. Искәртеп үтик, Иркәнең ТМТВ премиясе тапшыруын алып бару буенча өч еллык стажы бар. “Җырчы булып чыгып, 4-5 минут җырлыйсың да кереп китәсең. Алып баручы буларак берничә сәгать дәвамында тамашачы белән эш итәргә кирәк. Ике арада энергия алышына. Шуңа күрә мин әле алып баручы буларак дулкынлануымны яшермим”, – диде Иркә.



3. Артистлар 40 номинация буенча ярыша. TMTV музыкаль премиясен тапшыру тантанасы ел саен артистларның кызыл келәмнән узуы белән башланып китә. “Йолдызлы келәм”нән быел 70тән артык җырчы узачак. Номинантлар нинди принцип буенча сайлана дигәндә, аларның һәр адымы энә күзеннән үтә. Әйтик, Фәлән Фәләнова җырын ел буена ничә тапкыр сораганнар, клибы күпме әйләнгән, хәтта “Инстаграм”дагы лайклар да саналачак.

4. Премия тапшыру тантанасының сценарий авторы – Гөлназ Сәфәрова. Әйе, әйе, үзе яза, үзе алып бара. “Татар-информ” хәбәрчесенең: “Кайсы фестивальне алып бару күңелгә иң ятышлысы?” дигән соравына ул болай дип җавап бирде. “Беренчедән, фестивальләрне оештыручыларга мине чараларны алып барырга дәшүләре өчен рәхмәт. “Татар җыры”, “Үзгәреш җиле”, “Дуслык күпере”, ТМТВ премиясе” - болар барысы да төрле форматтагы фестивальләр. Аларның бер-берсен чагыштырып булмый. Миңа һәрберсе кызык. Мин аларның төрлесендә төрле яктан ачылырга тырышам. Әлбәттә, сценариясен үзем язган концертны алып бару күпкә җиңелрәк. Чөнки мин аны үзем аша үткәрәм. Күңелемә кереп урнашкан фестивальләрдән “Татар җыры”н аерып әйтер идем. Чөнки мин аны 18 яшемнән алып барам. Мин аның белән үстем, икенче кешегә әйләндем”, - диде Гөлназ.



5. ТМТМ премиясе тапшыру тантанасын турыдан-туры карап булачак. Әйтергә кирәк, фестивальне онлайн күрсәтү хокукы да бары тик ТМТВ каналында. Хәтерләсәгез, узган ел “Татар җыры” фестивален диванга ятып тамаша кылучылар турыдан-туры эфир вакытында хилафлыклар чыгуы турында сүзләр җиткерде. Телеканалның баш мөхәррире Алмаз Гыйлметдинов бу хакта үз фикерен әйтте. “Татар җыры” башланып китә алмады”, “экран катып калды” кебек проблемалар турында үзебез дә ишеттек. Бу төрле техник сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Турыдан-туры трансляция - бик зур эш. Быел ТМТВ премиясе тапшыру тантанасын күрсәткәндә андый проблемалар булмас дип вәгъдә итәбез. Чын күңелдән әйтәм, барысы да әйбәт булачак. Турыдан-туры трансляция кичке 5тә башлана. Әмма иң элек артистларның кызыл келәмнән узуы, ягъни тантана телевизордан ике сәгать аерма белән күрсәтелә. Телевизион форматның үз кагыйдәләре, без аннан китә алмыйбыз”, – диде баш мөхәррир.

6. ТМТВ премиясе лауреатларының нинди номинацияләрдә җиңәсен телеканал ахырга кадәр сер итеп саклый. Әмма премиягә сәхнә мэтрлары белән беррәттән, яшь җырчылар да дәгъва кыла. Салават Фәтхетдинов та, Элвин Грей да катнашачак. Узган “Татар җыры”нда Салават: “Энемне таптым” дисә дә, алар әлегә “ахирәтләр” түгел. “Без аларны әзерләп, дуслаштырып, туганлаштырып “Татар җыры” фестиваленә алып чыгарга уйлыйбыз. Әлегә алар аерым гримерка бүлмәләрендә булачак”, – диде Гөлназ Сәфәрова.

7. ТМТВ премиясе тапшыру тантанасында, башка фестивальләр кебек, чикләүләр юк. Бу хакта Илсөя Бәдретдинова искәртте. “ТМТВны бик күп җирдә бик яратып карыйлар. Премиянең үз юнәлеше. ТМТВ каналы ничек бар шулай күрсәтә. Анда чикләүләр юк. Башка фестивальләрдә чикләүләр булса, монда кысалар юк. Монда җырчыларга үзләре булырга мөмкинчелек бирәләр. Бер генә таләп: сыйфат булырга тиеш. Бары шул гына. Кайбер яшьләргә формат түгел дип әйтәләр. Монда бөтенесе дә формат. Монда тамашачыларның сайлау мөмкинчелеге зур. Бәйрәмдә төрле юнәлештәге җырчылар катнаша. Премиянең үз юнәлеше, үз йөзе”, – бар диде ул.



8. Тантананың режиссеры - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозубов. Ул әзерлек эшләре Яңа елдан соң ук башлануын әйтте. “Ел башыннан ук үз эшләренең осталарыннан торган көчле армия әлеге проектны чынга ашыру юнәлешендә эшли. Тантананың эчтәлеген сәнгать һәм техник ягы белән тәңгәлләшетрү күп көч һәм вакыт ала. Бүген инде әзерлек эшләре финиш сызыгына якынлаша”, – диде Скалозубов.

9. ТМТВ премиясе тапшыру концертында һәр җырчы үз тавышына җырлаячак. Хәмдүнә Тимергалиеваның йодрыгы саллы. Хәтерегездә булса, “ХәмдНюша” фонограммага авыз ачып торучыларга “ут” ачкан иде. “Бәлки элегрәк, без яшьрәк вакытларда фонограммага җырлау булгандыр. Әмма хәзер бездә бу мәсьәлә бик җитди куелган, - диде Иркә. – Җитәкчелек безгә: “Сез үз тавышыгыз белән җырларга тиеш” дип әйтә килә. Кем “Барс-медиа” компаниясендә эшли, без барыбыз да үз тавышыбызга җырлыйбыз. Ә менә өлкәнрәк, урта буын артистлары, фонограммага чыгып җырлый да аннары яшьләрне ук шул эштә гаепләп йөри. Әле аларның язмалары да 15-20 еллык”, – диде Иркә ачынып.

10. ТМТВ премиясе тапшыру тантанасы – иң озак бара торган концертлар рекордсмены. Быел да искәрмә түгел. Көндезге сәгать 3тә кызыл келәмнән башланган чара, кичке 5тә концерт белән дәвам итәчәк. Концерт өлеше исә 6 сәгатькә исәпләнгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100