Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Син Асаева түгел, Араева, чөнки гел акырасың!" Гөлназ Асаева рус эстрадасында нинди исем белән танылмакчы?

Популяр җырчы Гөлназ Асаева сәхнә исемен тәкъдим итте. Хәзер ул - Джаннат, ягъни Җәннәт. Эш шунда ки, Гөлназны Мәскәүгә чакырганнар. Ул хәзер татарча һәм башкортча гына түгел, рус телендә дә җырлаячак. Ләкин продюсеры Гөлназның үз исеме белән чыгуына каршы килгән.

news_top_970_100
"Син Асаева түгел, Араева, чөнки гел акырасың!" Гөлназ Асаева рус эстрадасында нинди исем белән танылмакчы?

“Мәскәү продюсеры белән өч елга килешү төзедек. Ул русча акцент белән җырлавымны да, тышкы кыяфәтемне дә ошаткан. Мине шәрык кызы образында күрүен белдерде. Шул сәбәпле, чәчемне яңадан кара төскә буярга туры килде. Беренче иҗат җимешебез - “Украду” исемле җыр. Тиздән Казахстанда диск яздырырга җыенабыз”, - дип сөйләде Интертатка Гөлназ Асаева.

Җырчы хәзер күп вакытын Мәскәүдә, студиядә үткәрә икән. “Татар эстрадасыннан китәргә уйламыйсыңдыр бит?” - дигән сорауга ул: “Юк, әлбәттә! Татарча җырлар да иҗат ителәчәк. Алар минеке булачак, ә рус телендә яздырылачак җырлар – продюсерныкы”, - дип аңлатты Гөлназ.

Гөлназны татар эстрадасында Гөлназ Асаева дип белсәләр, рус эстрадасында ул Джаннат буларак танылачак. Продюсеры аңа барлык афишларына ике исемен дә язарга киңәш иткән. “Холкымның җиңел түгеллеген продюсерым да аңлап өлгерде инде. Уртак танышыбызга “холкы бик авыр” дигән. Ә бервакыт смс-хәбәрдә “Араева” дип язган. “Мин – Араева түгел, Асаева” дигәч, “Араева! Чөнки гел акырасың”, - диде”, - ди Гөлназ Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100