Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сәхнәгә чыгып җырлау өчен миңа моң кирәкми". Татар эстрадасы җырчылары моң турында

Соңгы вакытта тамашачылар татар эстрадасын тавышсыз җырчылар, мәгънәсез җырлар "басты" дип зарлана. Чыннан да, акчаңны түләсәң, тавышыңны көйләп "менә дигән" җырчы ясыйлар үзеңнән! Хәзер көн аралаш телевизор экранында пәйда булган җырчыларны хәтта истә калдыру да мөмкин түгел. Бүгенге татар эстрадасы күренешләре - замана таләбеме? “Интертат” шул хакта сораштыру үткәрде.

news_top_970_100
"Сәхнәгә чыгып җырлау өчен миңа моң кирәкми". Татар эстрадасы җырчылары моң турында

Күп кенә җырчылар, җырлый белсә-белмәсә дә, зур сәхнәгә менә, барысының “йолдыз” буласы килә. Җырчылар әкренләп икегә бүленеп бара кебек. Кемдер тере тавышка җырлауны сайлый, кемдер – фонограммага. Гомумән, җырчыларның фонограммага җырлауга мөнәсәбәтләре нинди? Тавышсыз һәм моңсыз җырчы дигән гаепләүләргә алар нәрсә дип җавап бирә?

Ленар Яшен: “Хәзер яшьләргә моң кирәкми”

Таякның авыр башы яшь җырчы Ленар Яшенгә төшми калмагандыр. Аны җырчы түгел, ә так­ма­за сөй­ләү­че дип атаучылар күп булды.  

- Сәхнәгә күтәрелгәндә мине “халык дошманы” буларак кабул итәләр иде. Үзем җыр сәнгатен икегә бүлеп карыйм. Беренчесе – олылар өчен, икенчесе – яшьләргә. Әйе, өлкән буын вәкилләре баянда уйнап моңланганнар, халык җырларын башкарганнар. Гомер буе татар халкы “иллә-иллә” дип җырлап йөри алмый бит инде. Татар эстрадасы шактый артта калган. Хәзер яшьләргә моң кирәкми. Без үсәбез, замана үзгәрә. Радиода нинди генә җыр тыңласак та берсендә дә моң юк, музыканың яңа жанрын ишетәбез. Яшьләр заманча, дәртле җырларга өстенлек бирә. Мин моңлы җырлар җырларга тырышмыйм. Филүс Каһиров, Салават Фәтхетдинов кебек җырларга омтылмыйм...



Эстраданы җырлый белмәүче артистлар басты дигән фикер белән килешәм. Минем үземә дә кайбер артистлар, аларның җырлары ошап бетми. Күбесенең ни тавышлары юк, ни көйне профессиональ дәрәҗәдә эшли белмиләр. Мин җырчы түгел, ә музыкант һәм композитор. Моңлы җырчыларны хөрмәт итәм. Раяз Фасыйхов һәм Филүс Каһировның җырларын яратып тыңлыйм.

Фонограммага җырлауга уңай карыйм. Кайбер чакта тамак беткән һәм авырган очрак була, аппаратураның көйсез яклары булса да фонограмма кулланасың. Чыгып басып фонограммага авыз ачып тору әйбәт күренеш түгел үзе. Музыкада бэк-вокал дигән күренешләр бар, тамашачы аны фонограмма белән бутый. Ул җырның сыйфатын гына яхшырта.

Безнең халык иске карашлы, минем җырларны озак вакыт кабул итмәделәр. Татар эстрадасына рэп стиле алып килдем, аннан соң попса стилендә эшләп карадым. Хәзер татар эстрадасына тагын бер юнәлеш кертеп карарга телим. Тамашачы аны да уңай кабул итәр дип уйламыйм.



Хәзер татар эстрадасында Альберт Нурминский рэп стилен үстерә. Альберт минем студиядә чыныгу алды, аның беренче җырларын мин эшләдем. Аны шундый популяр булып китәр дип уйламадык, әле бүген дә эшли башлаган вакытларны искә алабыз. Көндәшлекне күрмим, сөенәм генә. Татар эстрадасына яшьләр килә, бу яхшы күренеш.

Искәндәр Шакиров: “Үземнең иҗатымны югары бәялим”

Үзен яңа буын җырчысы дип атаган Искәндәр Шакиров та сәхнәгә чыгып җырлау өчен моң кирәк түгел дип саный.

- Татар эстрадасында бөтенләй җырлый белмәүчеләр дә бар, аеруча яшьләр арасында очрый. Әлбәттә, матур тавышлы җырчылар үз тамашачысын тизрәк таба. Гомумән, татар эстрадасында һәр яшь җырчы сәхнәдә буталып югала. Тавыш, моңга килгәндә, минем үземне дә моңсыз дип атыйлар. Исемнәрен әйтмим, иҗатым турында бик начар фикер йөртүчеләр бар. Үпкәләмим, чөнки максатым моңлы җырлар башкару түгел. Сәхнәгә чыгып җырлау өчен миңа моң кирәкми. “Instagram” челтәренә тискәре, начар сүзләр язалар. Җырлый  белмисең, татар сәхнәсендә сиңа урын юк диләр. Вакытымны әрәм итеп аларга җавап биреп утырмыйм. Ләкин йөземә туры бәреп әйтәләр икән җавапсыз калдырмыйм. Алар әйткәнчә җырлый белмәсәм дә, минем һәр җырым үз тыңлаучысын таба. Җырның сүзләре белән көен үзем язам, алар күңелдән чыга һәм чын хисләрдән туа.



Татар эстрадасында күп кенә җырчыларның иҗаты ошамый, исемнәрен әйтмим. Алар белән аралашам, ләкин ничек җырларга кирәклеген өйрәтмим. Җырчы җырчыга киңәш бирә алмый, безгә дөрес фикерне халык әйтергә тиеш. Үземнең иҗатымны югары бәялим, минем җырларым халыкка хис, эмоцияләр бүләк итә.

Гөлсирин Абдуллина: “Татар эстрадасында мәдәни кыйммәтләр югала бара”

- Тавышка карап тормый, хәзер кемнең акчасы бар шул җырларга чыга. Әлбәттә, бер дә матур күренеш түгел. Авыл, районнарда көчле тавышлы һәм моңлы артистлар бар. Ул егет һәм кызлар финанс яклары кыен булу сәбәпле үзләрен күрсәтә алмый. Ясалма тавышлы җырчылар акча түләп, текә таныш-белешләре аша популярлашып, радио-телевидениядә җырларын әйләндереп таныла. Гомумән, татар эстрадасы акчага корылган. Күпчелек җырчыларны тере тавышка җырлатсак, алар акапелла башкара белми. Безнең татар эстрадасында мәдәни кыйммәтләр югала бара. Фонограммага сикерүчеләрнең концертларына халык күпләп йөри.



Күп булмаса да, моңлы җырчылар татар эстрадасында бар. Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Ришат Төхватуллин, Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова кебек җырчылар эстраданы күтәрә.

Моңлы җырчыларны ачыклау һәм сәхнәгә күтәрер өчен фестиваль, музыкаль проект булдырырга кирәк. Кем җырлый белә - шул иҗатын дәвам итсен, ә кемнәр җырлый белми, төшеп калсын иде. Шул чакта бик күп тавышсыз җырчыларга сәхнәгә юл ябылыр иде.

Үземә дә начар фикерләр әйтүче, җырлый белмәүдә гаепләүчеләр күп булды. “Син чинаган кебек җырлыйсың, сине берәү дә яратмый”, - дип язалар иде. Мине барлык тамашачы да яратып тыңлый дип әйтә алмыйм, һәр җырчының үз тыңлаучысы була.

Гүзәлия: “Үз стиле булган җырчылар аз, татар эстрадасы йөзен югалтты”

- Безнең эстрада да моңлы җырчылар күп, фонограммага җырлаучылар аз дип саныйм. Ришат Төхватуллин, Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Уразова, Эльмира Сөләйманова, Ильмира Нәгыймова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Чулпан Йосыпова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәнис Габбазовны моңлы җырчылар рәтенә кертәм. Яшьләр арасында иң стильле, зәвыклы, бары тик тере тавышка җырлаучы егет – Хәким. Ул татар эсрадасында гына түгел, Европа күләмендә танылырлык җырчы. Киләчәге уңышлы булыр дип ышанам.



Автор-башкаручы буларак, җырчыларга җырлар һәм аранжировкаларның сыйфаты өстендә эшләргә киңәш итәм. Кызганыч, үз стиле булган җырчылар бездә аз. Татар эстрадасы үзенең йөзен югалтты. Үз идея, фантазиясе булмаганнар башка җырчыларны кабатлый. Афиша, җыр сүзләре һәм көе, фотосессия дисеңме...Күптән түгел генә иҗади төркемебез белән фотосессия ясаткан идек. Бер атна да узмады, башка төркем дә безне кабатлап, шундый ук стильдә фотога төшкән.

Лилиана Ирназарова: “Зал тутырып концерт карарга килгән тамашачыны алдарга кирәкми”

- Татар эстрадасында җырлый белмәүче артистларга караганда, моңлылары күбрәк. Елдан-ел җырчылар артып торса да, тамашачыны алдап булмый. Моңсыз җырчыларны тамашачы берара гына тыңлап алырга мөмкин, чөнки алар озын гомерле була алмый. Кайбер артистлар мәгънәсез җырлар сайлый, сәхнәдә үз-үзен тота һәм сөйләшә белми. Ноталарны аңламаган, белмәгән җырчылар да очрый. Ачуымны китерсәләр бу хакта йөзләренә үк бәреп әйтә алам.



Үзешчәннәр арасында да бик моңлы җырчылар бар, аларга игътибар итәргә кирәк. Үзем һәрвакыт тере тавышка җырлыйм, фонограммага җырларга язмасын. Зал тутырып концерт карарга килгән тамашачыны алдарга кирәкми.

Булат Җиһаншин: “Татар җырчылары булганга күрә генә, татар телебез исән”

- Хәзер татар телен кысканда, татар җырчыларының күп булуы әйбәт бит инде. Татар җырчылары булганга күрә генә, татар телебез исән. Абый-апалар: “Җырчылар күбәйде, исемнәрен истә калдырып булмый. Элек телевизордан өч, дүрт җырчы гына чыгыш ясый иде”, - диләр. Соң җырчыларны түгел, җырларны санасыннар. Җырлар никадәр күп булса, арасында матурларын сайлап тыңлау мөмкинлеге бар.

Бернинди дә тәлапләр кертмичә, җырчыларга юлны ачар идем.



Ил түрәләре, депутатлар шуны аңларга тиеш: Россия телеканалларында татар җырлары яңгырасын иде. Мәсәлән, МУЗ ТВ һәм МТВ каналларында. Шуннан соң гына бөтен ил буйлап йөреп концертлар биреп булачак. Әлегә бу өлкәдә дискриминация бара. Инглиз, француз, рус телендәге генә җырлар яңгырый.
Миңа “җырлый белмисең” дисәләр, кычкырып татар халык җырын җырлап бирер идем. Тамашачылар минем тавышымны ягымлы, романтик буларак ишетергә гадәтләнгән. Минем тавышым тирән дә, каты да булгалый.

Ландыш Нигъмәтҗанова: “Җырчыларны тавышсыз дип атаган кешеләрне аңламыйм”

- Безнең халык гел сөйли инде, ләкин шул моңсыз җырчылар һаман сәхнәдә. Аларны чыгаралар икән, димәк кайберәүләр ул җырчыны ярата һәм концертларына йөри булып чыга.



Гомумән, җырчыларны тавышсыз дип атаган кешеләрне аңламыйм. Чөнки алар яратмаган җырчыны, бүтән кеше яратырга мөмкин. Һәрбер җырчының үз тамашачысы. Эстрадада биш кенә кеше булырга тиеш түгел бит инде.

Лилия Гыйматдинова: “Җырчылар Салават Фәтхетдиновны кабатлый”

- Татар эстрадасында 700дән артык җырчы бар диләр, дөрес микән анысын әйтә алмыйм. Җырчыларның барысы да консерватория тәмамлап, югары белемгә ия булырга тиеш дип санамыйм. Мин әлеге фикер белән килешмим. Меңләгән җырчылар арасында үзенчәлекле тавышың булса, сәхнәдә үз урыныңны табырга мөмкин. Мәсәлән, Салават абый Фәтхетдинов уникаль тавышлы кеше. Күпләр әлеге җырчының тавышын кабатлап җырлый, татар эстрадасында алар бик күп. Хатын-кызлар арасында да "копировать" итеп җырлаучылар бар. Мин андый үз репертуарын булдырмаган җырчыларны аңламыйм. Андыйларга татар эстрадасында урын юк, алар беркайчан да танылу ала алмаячаклар. Вакыт барысын да үз урынына куячак. Киләчәктә җырлый белүчеләр калып, җырлый белмәүчеләр эстрададан китәчәк. Берничә җыр белән чыгып тиз арада югалучылар бар.


Марат Фәйрушин: “Җырчыларны бөеклеккә тамашачы һәм акча күтәрә”

- Бүгенге көндә татар эстрадасының өчтән ике өлеше җырлый белми дип әйтсәм, ялгышмамын. Фонограммага җырлауны әйтеп тә торасы юк инде. Бу вакытлыча гына күренеш дип уйлыйм. Аллага Шөкер, эстрадабызда моңлы җырчылар бар. Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин шундыйлардан. Хатын-кызлар арасында Алинә Кәримова белән Гөлсирин Абдуллинаның җырларын яратып тыңлыйм. "Җырлый белмисең" дип әйтүчеләрнең очраганы юк. Әйтсәләр дә үпкәләмәс идем, чөнки һәрбер тамашачының үз иткән җырчысы була. Кызганыч, хәзер җырчыларны бөеклеккә тамашачы һәм акча күтәрә. Эстраданы моңсыз җырчылардан арындырыр өчен, мин радио һәм телевидениягә аларның җырларын кертмәс идем. Ни өчен җырлый белмәгән, белемсез җырчыларны акча түләп көннәр буе җырлаталар? Аңламыйм, ачуым килә шуңа. Минемчә, бу иң зур һәм хәл ителергә тиешле мәсьәлә.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100