Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризат Рамазанов: "Бәби алып кайтмыйсызмы әле?” дип еш сорыйлар

Җырлы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановларның “Бер пәп итеп үпкәннән” җырына төшерелгән яңа клиплары табадан төште. Клиптагы хәлләрнең артистлар тормышыннан алынганмы, юкмы икәнен Ризат Рамазанов "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Ризат Рамазанов: "Бәби алып кайтмыйсызмы әле?” дип еш сорыйлар
“Җырның көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Гөлүсә Шаһбан иҗат итте. Клипта секретарь ролен минем сеңлем башкара, сакчы ролендә – танылган аранжировщик Марат Мухин. Төп рольдә безнең гаилә - Зинира, мин һәм кызыбыз Айгизә. Аңа 7 декабрьдә 4 яшь тулачак, Алла теләсә. Клипны ТМТВ продакшн төшерде, идея - аларныкы, без исә бераз тулыландырдык”, - ди Ризат.

Клипның сюжеты буенча, Рамазановлар гаиләсендә икенче бала көтелә. Әмма гаилә башлыгы Ризат эш белән мәшгуль булу сәбәпле, хатынының икенчегә авырлы булуы турында ишетми дә, күрми дә. Шуннан соң Зинира иренең секретаре һәм сакчысы аша бу хакта сөекле иренә хәбәр итәргә тырыша...

“Клипны юмор стилендә эшлисе килде. Гадәти булмасын, матур һәм кызыклы булсын дип теләдек. “Бәби алып кайтмыйсызмы әле?” – дип концертларда еш сорыйлар. “Без әле моның өстендә эшлибез, “в процессе», - дип шаярып җавап бирәм. Әмма әлегә бөтен игътибарыбыз иҗатта. Бәлки бер елдан соң бу клипны чынга ашырырбыз”, - дип белдерде Интертатка Ризат Рамазанов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100