Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышы җайлана: хатынын өенә кертми, машина бүләк иткәннәр

Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышы әкренләп җайлана башлады, аның йөзендә елмаю күренә. Ул "Интертат"ка хатыныннан аерылуы һәм хәзер йөрәгенең буш булуы турында сөйләде. Ләкин елмаюның сәбәбе башкада. Күптән түгел бер таныш абзые (Ришат үзе хөрмәт иткән кешеләренә шулай эндәшә) аңа машина бүләк иткән. "Минем иҗатымны хөрмәт итүче таныш абзый сабан туенда машина бүләк итте. Ышанырлык та булмады, шаяра дип уйладым башта", - дип шатлыгы белән уртаклашты җырчы.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышы җайлана: хатынын өенә кертми, машина бүләк иткәннәр

- Ришат, Казанны ташлап, яшәргә авылга кайтып киткән дип ишеттек үзеңне, дөресме?

- Эшем Казанда, торуым авылда хәзер. Әни үлгәч, туган нигезне буш калдырасым килмәде. Быел җәй көне авылга кайтып өебезгә һәм мунчага заманча итеп ремонт ясадым, бакчаларны рәткә китереп бәрәңге утырттым. Җәен эшлисе эшләр күп әле. Кышка таба авылда үземә генә күңелсез булачак билгеле, бәрәңгеләр алгач, шәһәргә килермен дип уйлап торам.

- Туган йортыңның һәр почмагы әниеңне хәтерләтә торгандыр. Ул исән чакта шушылай авылда торган булсам икән дигән уйлар керәме башыңа?

- Хәтерләтә, әлбәттә. Авылга кайтып, йортны каравыма әни дә сөенеп ятадыр сыман. Ул исән чакта да авылга яратып кайта идем. Җырчы булып китүемдә әниемнең өлеше бик зур. Ул минем укып чыгып, чын җырчы булуымны теләде, шул ният белән вакытында Казанга чыгарып җибәрде. Бүгенгем өчен аңа рәхмәт әйтеп дога кылам.

- Авылдагы йортта берүзең генә торасыңмы?

- Әйе, үзем генә, төпчек бала бит мин.

- Тормыш иптәшең кайтмыймы? 

- Юк, гаиләне кертү юк хәзер. Бергә түгел бит. Бернишләп тә булмый, тормыш дәвам итә...

- Ришат, син рәсми рәвештә аерылганмы инде хәзер?

- Аерылган. Без никах белән тордык, язылышмаган да идек.

- Димәк, йөрәгең буш?

- Буш!

(Ришат Фазлыйәхмәтов "Интертат"ка аерылышуының сәбәбен сөйләгән иде).

- Әкрен генә тормышың җайлана башлады сыман. Яңа машина да алып җибәргәнсең икән...

- Аллага шөкер. Юк, юк, машинаны үзем алмадым, бүләк иттеләр. Минем иҗатымны хөрмәт итүче таныш абзый Буа районының бер авылына сабан туена чакырды быел. Шул сабан туйда ул миңа Лада Гранта машинасы бүләк итте. Менә шул машинага утырып Казаннан авылга кайтып барышым. Тәрәзәләрне тонировкаладым һәм башка кирәк-яракларын алып куйдым әле, җырчы кеше булгач, яңа машинаны матурлыйсы килә бит.

- Моңа кадәр машинаң юк иде мәллә?

- Юк, кая инде, миңа тагын(көлә).

- Абзый дигәнең кем була соң, сер булмаса әйт әле?

- Сер түгел, Фәйзрахманов Илнар Искәндәр улы. Бик олы йөрәкле, кеше. Җырларымны бик ярата, үземне дә якын итә. Тумышы белән Буа районыныкы ул.

- Шундый кәттә бүләк алган мизгелдә нинди хисләр кичердең?

- Көтелмәгән бүләк булды бу. Сабан туйда батыр калган көрәшчеләргә генә машина бирәләр, дип уйлый идем. Әле моңарчы сабан туйда җырчы кешегә машина биргәннәрен күргәнем юк иде. Ышанырлык та булмады, шаяра дип уйладым башта. Машинаны күргәч кенә ышандым, бик сөендем, әлбәттә. Беренче тапкыр шундый зур бүләк алдым, яшермим. Мактанып әйтүем түгел, кемгәдер айфон бүләк итәләр, кемгәдер машина. Иҗатымны югары бәяләгән кешеләргә һәм тугъры тамашачыма рәхмәтем чиксез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100