Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина: Эстрадада артистлар берсен-берсе ашарга гына тора

Римманы туй алдыннан дүрт ел ярым йөргән егете ташлаган. Алар сентябрь аенда Дубайга барып язылышырга тиеш булганнар. Егет кеше булачак хатынының иҗатын яратмаган. "Җырлавың сиңа бер вакытта да зур акчалар китермәячәк", - дигән ул. Римма аңа Бузова кебек җавап кайтарды.

news_top_970_100
Римма Никитина: Эстрадада артистлар берсен-берсе ашарга гына тора

 - Бирегез миңа бераз вакыт. Үземнең супер популяр җырчы булачагымны беләм, татар эстрадасы белән генә чикләнергә дә җыенмыйм! - дип сөйләде Римма Никитина Интертатка.

- Римма сиңа күпләр ышанмый, үзеңнән дә, җырларыңнан да көләләр, беләсеңме?

- Беләм, кемнәр көлгәнен дә чамалыйм. Чөнки минем фанатларым барысын да фотога төшереп үземә җибәреп тора. Чәйнәсеннәр, көлсеннәр, миңа барыбер. Минем аларны карап утырырга вакытым юк, вакытлары бар икән, шул вакытларын кызганмыйча мине тикшерәләр икән, рәхмәт. Эстрада бит ул джунгли кебек. Анда артистлар берсен-берсе ашарга гына тора.

- Сине чәйнәүләре эчеңне пошырмыймы?

- Юк, пошырмый, чәйнәсеннәр, сөйләсеннәр. Мине сөйлиләр икән, димәк мин алда, мин популяр.

- Тыйнак кызлар матур күренә, егетләр дә тыйнакларны ярата, син ничек уйлыйсың?

- Шулайдыр, ләкин барысына да тыйнак кызлар кирәк димәс идем, мине яратучылар да аз түгел.

- Яратып йөргән егетең бармы?

- Бар иде. Дүрт ел ярым йөрдек. Узган елны кияүгә чыгарга тиеш идем. Туй алдыннан аралар бозылды. Иҗатымны ошатмады, "Җырлавың сиңа бер вакытта да зур акчалар китермәячәк" диде. Карарбыз. Ул минем кем икәнемне күрәчәк әле!

- Туй көнегез дә билгеле идеме әллә?

- Билгеле иде. Без сентябрьдә Дубайга барып язылышырга тиеш идек.

- Димәк, син дә Бузова кебек үч итергә булдың?

- Мин ун ел Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләдем. Кайчан да булса сольный карьера төзермен дип башыма да китерми идем. Егетем белән аерылышканнан соң бик авыр булды. Депрессиядән чыгу өчен бер туктаусыз җырларым өстендә эшли башладым. Шуннан китте барысы да...

- Егетең гаебен аңлап кире килмәдеме?

- Килде. Бер ел үткәч, декабрь аенда кайтырга теләде. Аралар бозылган иде, кабул итмәдем.

- Ярата идеңме?

- Үлеп ярата идем. Күп җырларым аңа багышлап язылган.

- Ә хәзер яратмыйсыңмы?

- Юк. Ике ел була бит инде. Аерылышкан вакытта авыр булды. Аны беркайчан да оныта алмам дип уйлаган идем.

- Ул егет хәзер кайда?

- Казанда.

- Аңлавымча, син җырларныүзеңязасың?

- Әйе, минем репертуардагы җырларның 90%ы үземнеке. Көе дә, сүзләре дә. Җырларны теләсә ничек яза алмыйм, бик шатлыклы, яисә бик авыр вакытта гына язам.

- Музыкаль белемең бармы соң?

- Юк.

- Кайда укыдың?

- КГУКИда иҗтимагый мәдәни эшчәнлек факультетын тәмамладым. Минем вокал дәресем дә, бию дәресем дә булмады. Без тарих укыдык. Музыкаль төшенчәләрне дә белмим, нинди тональностьта җырлыйсың дип сорасалар, нормальный, дип җавап бирәм.

- Син үзеңнеяхшы җырчыдип саныйсыңмы?

- Мин үземне профессиональ җырчы дип санамыйм. Белемем юк. Җырлаганда дөрес итеп ничек сулыш алырга икәнен дә белмим һәм мин моны яшермим!

- Белемең юк, супер-пупер талантың юк, арттан этүче кешең дә, продюсерың да, миллионнарың да юк. Нәрсә уйлап чыктың син һәм киләчәктә нәрсә көтәсең?

- Мин беләм, мин үз йолдызымны кабызачакмын. Бирегез миңа бераз вакыт. Үземнең супер популяр җырчы булачагымны беләм һәм мин алга таба барам. Кабатлап әйтәм, мин үз йолдызымны кабызачакмын һәм татар эстрадасы белән генә чикләнергә җыенмыйм!

- Һаман да сәхнәдә чишенәсеңме?

- Әйе. Бу минем фишка. Тамашачы шуны көтә, мин сәхнәгә чыгу белән, бу юлы нәрсәсен салыр икән, дип утыра алар. Әлегә фигурам шәп, рәхәтләнеп күрсәтәм!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100