Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Режиссер Нурания Җамали һәр чәршәмбе ресторанда нишли?

Режиссер, күп кенә сценарийлар авторы Нурания Җамали “Чәршәмбе көн кич белән” дип аталган яңа проект башлаган. Хәзер ул һәр чәршәмбе ресторанда әдәби-музыкаль кичәләр оештыра.

news_top_970_100
Режиссер Нурания Җамали һәр чәршәмбе ресторанда нишли?

“Яңа проектымны октябрь аенда тормышка ашыра башладым. “Чәршәмбе көн кич белән” исеме астында әдәби-музыкаль кичәләр оештырам. Алар сәнгать осталары, язучы-шагыйрьләр, абруйлы шәхесләр катнашында уза. Проектымның төп максаты - шигърияткә, җыр-моңга, иҗатка, сәнгатькә сусаган кешеләрне җыю”, - ди автор.

- Мондый проект башларга нәрсә этәргеч бирде?

-  “Ышанасым килми” дигән татарча кинофильмым тәэсир итте. Анда төп герой төрле кичәләр оештыру белән шөгыльләнә башлый. Шуннан мин дә, озак уйлап тормыйча, тәвәкәлләдем әле. Булыр микән, юк микән дип уйлап ята торган кеше түгел мин. Берәр идея белән яна башласам, шунда ук аны тормышка ашырырга керешәм.

- Проектның уникальлеге нәрсәдә?

- Гәдәттә, әдәби-музыкаль кичәләрне сәхнәдә уздыралар. Килгән кунаклар рәхәтләнеп аралаша, фикер алыша, тәэсирләре белән уртаклаша алмый калырга мөмкиннәр. Шуңа күрә проектымны ресторанда оештырып карыйсым килде. Табын артында сөйләшеп, җырлап, шигырь сөйләп утыру бөтенләй башка инде. Монда ниндидер җылы атмосфера барлыкка килә.

- Проект кысаларында нинди чаралар үткәрдегез?

- Темаларны һәрвакыт төрлеләндереп торырга тырышам. Күптән түгел “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыеның һәм Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллинаның иҗат кичәсен оештырдык. Алга таба Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат һәм Дамир Имамиевлар, Эльмира Сөләйманова башкара торган «Балан ачы шул, балам!» җырының авторы Әлфирә Гайнуллина белән очрашулар оештырачакмын.

- Проектның киләчәге бармы?

- Анысын алдан әйтә алмыйм. Вакыт күрсәтер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100