Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанованың гаиләсе ишәйгән?!

13 Ноября 2017

Укылган: 4466 тапкыр

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Эстраданың яшь җырлы-моңлы гаиләсе Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова Казанда фатир алган. Бүген алар яңа фатирларына күченү белән мәшгуль.
Халыкта “Йортка иң беренче песи кертсәң, нигезең тыныч булыр”, дигән ышану бар. Рафил белән Эльмира да фатирларына иң беренче булып песине кертергә уйлый. “Мин Рафилгә караганда, хорафатларга күбрәк ышансам да, фатирыбызга песи кертү идеясен ул тәкъдим итте. Песине шәһәр читендә яшәүче туганнарыбыздан алып тордык. Үзебезгә алып килгәч, куркып калды, өйгә керергә кыймады. Әнием сөйләвенчә, песи кайсы урынга барып ята, өйдәге иң тыныч урын шул булачак, ягъни йокы бүлмәсе шунда булырга тиеш. Ләкин песиебез туп-туры аш бүлмәсенә кереп китте. Мөгаен, фатирдагы иң тыныч урын шулдыр”, - дип сөйләде Интертатка Эльмира.



Яшь гаилә фатирны Казанның “Азино” микрорайонында ипотекага алган. “Фатирда ремонт ясалган, чиста, якты. Хуҗасы хәтта кайбер җиһазларны да калдырды. Сүз уңаеннан, бу фатирның хуҗасы әниемнең якташы булып чыкты. Ул – Чувашия Республикасының Озын Куак авылыннан. Күченү мәшәкате - рәхәт, әлбәттә, тик киемнәребез бик күп, аларны ташый-ташый арып беттек”, - диде җырчы.

Рафил белән Эльмираның өйләнешүенә әле күпме генә вакыт үтте, инде яшьләрне “кайчан гаиләгез ишәя?” кебек сораулар биреп аптыралар икән. “Менә мәчеле булдык, гаиләбез ишәйде!” – дип белдерде уены-чыны белән бергә Эльмира Гыйльфанова.


Фикерләр








Шоу-бизнес

Гөлсирин белән Айсылуның икесен бер үк ир кияүгә алырга җыена, Азат күзлек кигән, Рәнис иң конфликтлы җырчы

Ваһапов фестивале җырчылары - Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова һәм Рәнис Габбазов әле анда, әле монда җыелышып, нәрсәдер уйлап чыгара. Дүрт җырчы үзләре белән бергә боулинг уйнарга чакыргач, каршы килә алмадым. Уйнаган арада сөйләшкәндә шундый нәтиҗәгә килдем – шушы арада гына да әллә ниләр булып беткән болар белән!

Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин "Ел буйдагы" буларак бөтен илгә танылган

Women Day хатын-кызлар журналы җырчы Ришат Төхвәтуллинга “Ел буйдагы” номинациясен тапшырган. 2017-нче елда популяр басма үзенең 10-еллык юбилеен билгеләде. Шул уңайдан, журнал "WDay-сайлавы" дигән бәйге игълан итте. 5 номинацияле конкурсның этаплары илнең зур шәһәрләрендә үткән. Халык биргән тавыш исәбе буенча Ришат Төхвәтуллин федераль турга узып, номинацияне яулауга ирешкән.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла