Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова татар эстрадасын “чүпли”?

Эстраданың яшь дуэты Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфановага “үз исемнәрегезне татарча яза белмисез”, “эстраданы чүп басты”, дип тәнкыйть белдерделәр. Җырчылар үзләре нинди фикердә, бу сүзләргә үпкәләгәнме, әллә юкмы?

news_top_970_100
Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова татар эстрадасын “чүпли”?

Аңлатып китик, әлеге фикер социаль челтәрдә җырчыларның афишасы чыккач барлыкка килгән. Янәсе артистлар анда үз исемнәрен татарча дөрес язмаган – Рафиль Җәләлиев, Эльмира Гильфанова. Җырчылар исем-фамилияләрен паспорттагыча язуын әйтте.

“Килешәм, татар телендә Рафил дигән сүздә нечкәлек билгесе язылмый. Анысы - безнең хата. Ләкин әгәр исем-фамилияләрдә хата булган икән, нигә бу турыда җәмәгатьчелек алдында әйтергә, безне наданлыкта гаепләргә? Ә бит ул исемне һәркем төрлечә яза. Минемчә, бу шәхси мәсьәлә һәм бу хактагы фикерләрне шәхси хат итеп директка язарга кирәк иде. “Дусларым, мин – тел белгече, сезнең исем-фамилияләр татарча менә шулай язылырга тиеш, бәлки төзәтерсез?” - дип язса, без дә моны дөрес итеп кабул итәр идек”, - дип сөйләде Интертатка Рафил Җәләлиев.

Эльмира хата табучыга үз фикерен аңлатып язгач, “тел белгече” артистларны икенче яктан, “эстраданы чүп басты” дип тәнкыйтьли башлаган. 

“Барлыгы 27 комментарий язды! Ә икенче көнне барысын да алып аткан. Миндә аларның кайберләре бар, үземә саклап калдырдым. “Салаватны да, Венера апагызны да беләм, тагын шундый җавап алсам, үпкәләмәгез”, “үзегезне белемсез итеп күрсәтәсез”, дип язды. Иң кызыгы шул: ул үзенең кем икәнен яшерә, яшь кыз аккаунтыннан аноним яза. Безнең иҗат белән таныш булмаган килеш безнең хакта шундый сүзләр сөйли”, - ди Эльмира.

“Тел белгече” кызыгызга тиешле тәрбия бирмәгәнсез, сөйләшергә өйрәтегез дип, Эльмираның әти-әнисенә дә шелтә белдергән. Билгеле, бу нахак сүзләр ана йөрәгенә ук булып кадалган. Ул Эльмираны чүп арасыннан тапмавын, кызының акыллы бала булып үсүен, уңышлы гына мәктәптә һәм югары уку йортында укуын, үз тырышлыгы белән зур уңышларга ирешүен аңлаткан. Хәер, бу парның иң эчкерсез, тырыш булуын дәлилләргә кирәкми дә. “Эт өрә тора, бүри йөри тора” дигәндәй, Рафил белән Эльмира көннән-көн моңлы тавышлары белән халык мәхәббәтен яулый бара... 





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100