Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Немкалар аш-суга оста түгел". Муса Маликов өйләнергә җыенамы?

Германиядә яшәгән Муса Маликов һаман да сайлануда. Татар кызларының да, немец кызларының да өстен яклары бар дип сөйләде ул "Интертат"ка.

news_top_970_100
"Немкалар аш-суга оста түгел". Муса Маликов өйләнергә җыенамы?

- Муса, Казаннан китүегезгә ничә ел булды инде?

- 17 ел булды.

- Кайсы шәһәр якынрак сезнең өчен? Гомер буе ике арада йөрмәссез бит инде, кайда төпләнеп калырга җыенасыз?

- Йөри алганда йөриячәкмен әле. Франкфурт-Казан рейслары, Аллага шөкер, йөреп тора. Гомумән, сәнгать кешесе бер жирдә генә тора алмый, аңа хәрәкәт кирәк. Мин төрле илләрдә чыгышлар ясыйм, мастер класслар күрсәтәм, үзебезнең татар сәнгатен яктыртам.

- "Йөри алганда йөриячәкмен", - дисез, ләкин кешенең торган җире бер генә була, минемчә. Кызык, кайсы илдә картаячагыгызны беләсем килә.

- Беләсезме, картаю турында уйланырга миңа әле иртәрәк. Бер 30 елдан бу сорауга төгәл жавап бирә алырмын дип уйлыйм.

- Иҗат кешеләре, танылган даһи җырчылар арасында үзләрен сәнгатькә багышлап, гаиләсез, балаларсыз калучылар бихисап күп. Муса, сезнең дә яшегез бара, гаилә кору турында уйланасызмы?

- Әйе, килешәм, яшем бара. Гаилә корырга бәлки вакыты җитмәгәндер әле, барысы да Ходай кулында!

- Франкфурттагы яшьләр белән татар яшьләре арасында аерма бармы? Тормыш корган вакытта кайсы илдән кыз сайлаячаксыз?

- Татарстан белән чагыштырганда, Европадагы яшьләр бик мөстәкыйль. Тик әлегә мин гаиләле булырга планлаштырмыйм, шуңа күрә бу сорауга җавапны бирми торам.

- Яхшы, ә Франкфурт кызлары токмачлы аш пешерә беләме соң?

- Немкалар аш-суга бик оста түгел. Гомумән, монда өйдә ашау дигән әйбер бик сирәк. Татар кызларын, әлбәттә, беркем белән дә чагыштырып булмый. Алар кая гына торсалар да, уңганнар, аш-суга да осталар.

- Муса, ә сез балалар яратасызмы?

- Монысы нинди сорау инде? Беренче тапкыр бирәләр бу сорауны. Ә сез ничек уйлыйсыз?

- Бәлки шундый сораулар белән мин сездә аталык хисләре уятырмын да, сез өйләнеп куярсыз һәм гомерегез буе шушы әңгәмәгә рәхмәтле булып яшәрсез...

Муса бу сорауга җавап бирмәде, елмаеп кына куйды.

- Муса, сез бик талантлы, дәрәҗәле, танылган булуга да карамастан, шулкадәр гади. Йолдызлык чире сезне урап үткән икән, афәрин...

- Йолдызлык чире - кичә-бүген танылып киткәннәрдә генә кабына ала. Озак еллар буе үз өстендә эшләп, бик күп тир түккән кешеләр беркайчан да борын чөймәс, минемчә. Музыкант булу өченгомер буе укырга, бертуктаусыз үз өстеңдә эшләп торырга кирәк!

Белешмә: Муса Маликов 1983 елның 16 мартында Казанда җырчы Гүзәл һәм Рөстәм Маликовлар гаиләсендә туган. 7 яшендә, 1990 елда илкүләм дәрәҗәдәге "Утренняя звезда" телеконкурсында Гран-при иясе булды. Җырчы, музыкант, композитор, Германиядә яши. Supertatar музыкаль төркеме әгъзасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100