Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Килер бер көн, Радик миннән үзе сораячак". Римма Никитина Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре турында

Күптән түгел җырчы Римма Никитинага Уфада яшәүче бер бизнесмен кызыклы тәкъдим ясаган. "Минем сольный концертлар белән чыкканыма ярты ел гына әле. Шушы кыска вакыт эчендә иҗатыма битараф булмаган, шактый дәрәҗәле кешеләрдән тәкъдимнәр килә башлады. Уфадан бер бизнесмен шалтыратып, минем синнән "Римма Грей" проекты ясыйсым килә, диде", - дип сөйләде җырчы Интертат хәбәрчесенә.

news_top_970_100
"Килер бер көн, Радик миннән үзе сораячак". Римма Никитина Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре турында

- Бик кызыклы тәкъдим булган бу, кабул иттеңме?

- Юк, әлбәттә! Әгәр сезне Римма Никитина проекты кызыксындырса, без сезнең белән күрешеп, сөйләшә алабыз. Кеше кабатлап таныласым килми, дидем. Минем продюсер белән эшлисем килә, яшермим: контракт төзергә дә әзермен. Тик мин беркайчан да Римма Грей булмаячакмын!

- Ә нигә сиңа Грей булырга кушалар?

- Кая барсам да, мине гел Элвин Грей белән чагыштыралар. Безнең икебезне дә яшьләр ярата бит. Күп җирдә мине "итәкле Грей" дип йөртәләр. Дискотекаларда миңа да кеше күп җыела. Тулы залны Радик җыя да, син генә җыясың, диләр.

- Радик Юлъякшин белән нинди мөнәсәбәттә сез, аралашасызмы?

- Әйе, аралашабыз. Радикның "Чык син миңа кияүгә" дигән җыры чыккач, аңа җавап итеп, "Син миңа өйлән давай" дигәнне яздым. Шуннан соң Радик белән безнең турында бик күп сүзләр йөрде. Имеш, Радик Гөлназ Асаевага өйләнми, Риммага өйләнә икән, дип сөйләделәр.

- Ул җырны син тик торганнан гына язмагансың бит инде. Димәк, Радикка карата хисләрең булган, шулаймы?

- Юк, аңа карата бернинди дә хисләрем юк. Минем аның белән бары тик дуэт кына җырлыйсым килә иде. Бер күрешкәч, бу хакта үзенә әйттем, ләкин ул миңа бернинди дә җавап бирмәде. Шуннан соң мин аның концертына бардым. Тагын бер кат үзен күреп сөйләшәсем килде. Концерт алдыннан директоры мине күреп алды да, "Син монда үзеңә пиар ясар өчен килгәнсең" дип, мине бөтенләй кертергә теләмәде. Кулымда билетым булгач, кертми чарасы юк иде. Радик җырлый, барысы да аны котлыйлар, сәхнә кырыеннан бүләкләр бирәләр. Минем дә бүләгем бар иде. Бардым, ләкин мине бүләк бирә торган урынга җибәрмәделәр. Ә мин барыбер үзенекен итә торган, бик үҗәт кеше. Радик "Чык син миңа кияүгә" җырын җырлаганнан соң, уртадан йөгереп килдем дә, туп-туры сәхнәгә менеп киттем. Сакчылары тотарга өлгерми калды. Сәхнәгә менгәч, залдагалар, мине танып алып, бер авыздан "син миңа өйлән давай" дип җырлый башлады. Бүләгемне бирдем дә, үз урыныма төшеп киттем. Шуннан соң ул миңа әлеге җырны җырлауны тыйды...

- Ул җырыңны хәзер җырламыйсың мени?

- Җырлыйм, берникадәр вакыттан соң рөхсәт бирделәр.

- Элвин Грей белән Римма Никитина дуэты булачакмы соң?

- Әлегә әйтә алмыйм, Радиктан җавап юк. "Килер бер көн, син минем яныма үзең килеп дуэт җырлауны сораячаксың әле", дидем мин Радикка. Ул көлде. Мин беләм, ул көн җитәчәк, менә күрерсез. Ул вакытта инде Радик белән дуэт җырларгамы, әллә юкмы икәнен мин хәл итәчәкмен!

- Син үзеңә шул кадәр ышанасыңмы?

- Әгәр үзеңә ышанмасаң, татар эстрадасында "делать нечего!" Мин үземә 100% ышанам.

- Күптән түгел туган көнең булды бит әле...

- Әйе, 23 июньдә минем һәм игезәгем Тимофейның туган көне иде, безгә быел 30 тулды. Туган көнемдә бер егет 101 кызыл роза белән йөзек бүләк итте һәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Рәмилә Әхмәтҗанова фотосы

- Нәрсә дип җавап бирдең?

-   Әлегә әйтми торам, тиздән белерсез! Социаль челтәрләрдә миңа күп язалар, кемгә генә димләмиләр. "Сез Радик белән туры килер идегез, Сездән бик матур пар чыгар иде", дип тә әйтәләр.

- Бу турыда уйлаганың булмадымы?

- Мин Радикка кияүгә чыга алмас идем, чөнки егет буларак ул мине бөтенләй кызыксындырмый. Тормышны алып бару өчен миңа иҗат кешесе кирәкми!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100