Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакировның улы Искәндәр "Интертат"ка дәгъва белдерә: “Вилли - Элвин Грей булса, мин - Доминик Джокер!”

Вилли псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчының кыяфәте, кыланмышлары Элвин Грейга охшавы турында язган идек. Вилли-Вилданның дусты Искәндәр Шакиров "Интертат"ка дәгъвасын белдерде. Аның әйтүенчә, Вилли Элвинга бөтенләй охшамаган, ә "Интертат" сенсация артыннан куа.

news_top_970_100
Җәвит Шакировның улы Искәндәр "Интертат"ка дәгъва белдерә: “Вилли - Элвин Грей булса, мин - Доминик Джокер!”
"Татарстанда Элвин Грейның тигезәге барлыкка килгән. Вилли дигән тәхәллүс белән чыгыш ясап йөрүче Вилдан Шәмсетдиновның үз-үзен тотышы да, чәче дә, тавышы да, биюе дә, киеме дә нәкъ Элвинныкы кебек", -дип язган идек.



Хөрмәтле укучылар, Сез дә бәяләгез әле. Безнең фикеребезчә, нәкъ Элвин Грейныкы кебек бит инде кыланмышлары!



Элвин Грейның "Татар-информ" түбәсендә клип төшергәндәге кыланмышлары белән чагыштырып карагыз әле.



Әмма Виллиның якын дусты, Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы Искәндәр "Интертат" белән риза түгел. Искәндәрдә күрәзәчелек сәләте дә бар ахыры - ул безнең киләчәктә үзе хакында нәрсә язасыбызны да белә булып чыкты! Ул укучыларга һәм "Интертат"ка мондый мөрәҗәгать белән чыкты:


“Кадерле дуслар һәм intertat.tatar!

Беренчедән, мин үзем – татар эстрадасын үзгәртү юлындагы яңа буын артисты. Икенчедән, Вилли – минем якын дустым. Шуңа күрә “Вилли - Элвин Грейның клоны” дигән сүз турында үз фикеремне әйтергә телим.

Вилдан белән Радик – икесе ике төрле образ, ике төрле тавыш һәм бер-берсенә бөтенләй охшамаган ике музыка. Вилдан эстрадабызга хас булмаган заманча музыка иҗат итә. Вилданның җырлары Радик иҗат итә торган музыкадан күпкә кызыграк. Ышаныгыз, без Вилли белән заманча музыканы аңлыйбыз. Элвин Грейга карата бер начар сүз дә әйтергә теләмим.

Ләкин сез, intertat.tatar, журналистлар буларак, минем сүзләрне әйләндереп, алай гына да түгел, мине Доминик Джокерның клоны дип тә әйтәчәксез. Кыскасы, Вилли, брат, мин синең белән!” - дип язды Искәндәр.


Ә без, хөрмәтле укучыларыбыз, Искәндәр белән килешмибез. Безнеңчә, Искәндәр Доминик Джокерга бөтенләй охшамаган. Ул, безнеңчә, Оксимиронга охшаган кебек. Сезнеңчә, кем хаклы?








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100