Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Газизов: Мине "Башкирский Салават Фәтхетдинов" дип йөртәләр

Башкортстанның популяр җырчысы Искәндәр Газизов Татарстанга, татар эстрадасына "Наз" җыры белән килеп керде. Әлеге җырны татар музыкаль каналында еш күрсәтәләр. Башкортстан сәхнәсендә 17 ел хезмәт куйса да, татарстанлылар өчен Искәндәр үзенә күрә бер ачыш булды. Уфада узган TTstarparty кичәсендә күрешкәч, үзе белән әңгәмә кордык һәм хәтта җырлашып та алдык.

news_top_970_100
Искәндәр Газизов: Мине "Башкирский Салават Фәтхетдинов" дип йөртәләр

- Искәндәр, тумышың белән кайсы яктан үзең?

- Мин - Белорет районы Зөяк авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага укырга киттем. Башта Уфаның сәнгать училищесын, аннары Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамладым. Бүгенге көндә Уфада яшим, Башкорт дәүләт филармониясендә эшлим.

- Белүемчә, син икенче тапкыр өйләнгәнсең. Беренче хатының белән ни өчен аерылыштыгыз?

- Иҗатыма гашыйк булган кызларга, аларның миңа җибәргән хатларына көнләште.

- Озак яшәдегезме?

- Ярты ел очрашып йөреп, ике ел яшәдек.

- Икенче никахтан кызыгыз туган. Аңа хәзер ничә яшь?

- Кызыбыз Эльвинага 3 яшь. Балалар бакчасына йөри.

- Хатының кая эшли?

- Телецентрда.

- Тавышың бигрәк моңлы. Кемнең тавышына охшаган дисәм, Салават Фәтхетдиновныкына бугай...

- Бу хакта еш әйтәләр миңа. Башкортстанда мине "Башкирский Салават Фәтхетдинов" дип тә йөртәләр. Мин моның белән килешәм. Чынлап та, безнең тембрлар охшаш. Салават Зәкиевич үзе дә бу турыда әйткән иде.

- Искәндәр, ни өчен Татарстанда танылырга телисең?

- Бүгенге көндә популяр булу - һәрбер артист өчен бик мөһим. Татарстанда оештырыла торган концертларда катнашырга телим, Алла боерса. Татарстан Республикасын үз итәм, яратам. Ут күршебез белән бердәм булып яшәргә кирәк. Балачактан ук Башкортстан һәм Татарстан дип янып яшәдем. Ике республиканың яраткан җырчысы булырга телим. Теләкләрем кабул булсын иде!

- Синеңчә, Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы арасында көндәшлек бармы?

- Әлбәттә, бар. Ул элек-электән булды. Ләкин ничек кенә булмасын, тырышып эшләргә кирәк. Әгәр Аллаһы Тәгалә тарафыннан тавыш бирелгән икән, артист тырышырга, көч куярга тиеш. Халык күңелен яуларга кирәк!

- Искәндәр, "Наз" җырың белән Татарстан тамашачысының күңелен яуладың. Инде синнән чираттагы клибыңны көтәбез.

- Хәзерге вакытта яңа клип эшлибез. "Кермә минем төшләремә" җырының көен һәм сүзләрен Родион Мортазин иҗат итте. Кайбер күренешләр аэропортта төшерелде. Очкычлар һәм башка локацияләр алынды. Минемчә, бик матур, сыйфатлы клип килеп чыкты. Шушы көннәрдә дөнья күрер дип көтелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100