Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җирән чәчле парик киеп җырлаган Лилия Хәйруллина тамашачыларның реакциясенә аптырый

Лилия Хәйруллинаның яңа образы интернет челтәрендә берәүне дә битараф калдырмады. Җирән чәчле "галәм" кызына әллә нинди комментарийлар яуды.

news_top_970_100
Җирән чәчле парик киеп җырлаган Лилия Хәйруллина тамашачыларның реакциясенә аптырый

Лилия Хәйруллинаның үзеннән сорадык:

- Лилия, яңа образыңа карата тискәре фикерләр артык күп...

- Дөресен генә әйткәндә, соңгы арада миңа тискәре комментарийларны күп язалар. Бу "Татар җыры"ннан соң башланып китте. Аңламыйм, сәхнәгә ачык кием киеп чыккан юк. Стилистлар белән киңәшләшеп киенәм. Җыр стиле белән кигән киемем туры килә.

- Синеңчә, җырчы ничек киенергә тиеш?

- Минемчә, һәр җырчы килешле итеп киенергә тиеш. Гомумән, эстрада күпкырлы төшенчә. Ул бик күп төрле стильләрне үзенә ала. Безнең халык, кызганыч, әлегә стильләрне аерып карарга өйрәнмәгән. Барлык хатын-кыз җырчылар да сәхнәдә күлмәктән генә җырларга тиеш, дигән кагыйдә юк бит. Һәр кешенең үз стиле, үз образы булырга тиеш.

- Үз образымны булдырам, дип тамашачыны куркытмассыңмы соң?

- Куркытырмын дип уйламыйм. Минем үземнең киенү стиле бар, үземнең сәхнә образымны булдырырга тырышам. Җыр, кием һәм җырчының сәхнәдә үз-үзен тотышы - барысы да бер-берсенә тәңгәл килергә тиеш.

- Синеке туры киләме?

- Мин профессиональ музыкантлар, профессиональ хореографлар, шигырь язучылар, режиссерлар белән эшлим. Алар барысы да үз эшләрен яхшы башкаручы белемле кешеләр. Шуңа күрә үземне дөрес юлдан барам дип уйлыйм.

- Халык җырларын җырлыйсынмы?

- Әлбәттә, бик яратып башкарам. Ләкин бөтен кеше дә сәхнәгә озын күлмәк киеп чыгып, халыкчан җырлар гына җырлый алмый. Чөнки иҗатның юнәлешләре төрле. Минем күп булмаса да үз тамашачым бар һәм алар мине нәкъ шуның өчен ярата. Минем иҗатым ул кешегә яраклашу түгел, үземнең эчке дөньямны җыр һәм башка образлар аша тамашачыга җиткерү.

 



Галәм кызы образы - Лилиянең беренче тапкыр сәер киенү очрагы түгел. Күптән түгел ул сәер киемле җырчылар хит-парадына да эләкте. Анысын моннан укый аласыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100