Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Интертат" журналисты авыл дискотекасында булды: "Татар балалары Нурминскийны тыңлый икән"

"Эх, нинди заманнар килде бит!" - дип кайттым мин дискотекадан.

news_top_970_100
"Интертат" журналисты авыл дискотекасында булды: "Татар балалары Нурминскийны тыңлый икән"

«Альберт Нурминский Апаска килә» дигән сүзне 15 яшьлек күрше кызыннан ишеттем.  И җыенды, и бизәнде инде. 5 гыйнварны бармак бөгеп көтте дисәм дә ялгышмам. Оят булса да әйтим (журналист буларак мин һәр мәдәни һәм әдәби хәрәкәттән хәбәрдар булырга тиеш), Нурминскийның бер генә җырын да белмим икән. Дөресрәге, бер җырын ишеткәнем бар, әмма аны ул башкаруын белми идем.  Ярый, хуш, билгеләнгән көн килеп җитте. Алда әйткән күрше кызы да, тагын әллә ничә мәктәп укучысы төштән соң ук чәчләрен бөдрәләтеп, караңгы төшә башлауга Апаска китте. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: ара якын түгел, безнең авыл район үзәгеннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан.

"Дискотека" сүзенә без дә алдандык, «мәктәп укучылары барган җирдән нигә калырга тиеш әле без?» -  дип, чыгып киттек. Без барганда инде район мәдәният йорты тирәсе эреле-ваклы малай-кызлар белән куерып килә иде. 

"Яшьләр соңрак чыга икән" дигән уйларны эчкә йотып, танцполга узабыз. Сәхнә алдына бал сылап куйганнар диярсең, бар халык шунда. Дежавю: "Пирамида"да Элвин Грей концерт-дискотекасы күз алдыма килде. Кемнәр булган, шулар белә: кызларны келәй белән ябыштырып куйган төсле иде. Ә бит монда егетләр дә бар: малайлар да, егетләр дә.

Менә Альберт Нурминский сәхнәгә чыкты. Теге сәхнә каршындагы яшь буынның аны күрү шатлыгының иге-чиге булмады. Бер ел солдат хезмәтен үтәп, туган өенә кайткан егетләргә дә алай шатланмыйлардыр. Нурминский сәхнәгә чыккач исә этеш-төртеш башланды. Барысы да аны якыннанрак күрергә, бармак очларына булса да кагылырга тели.

Нурминский җырлый башлау белән (җырлыймы, сүзләрне көйгә салып укыймы - бу берәүгә дә мөһим түгел иде) зал тагын да җанланды. Беләсезме, яшьләр аның һәр җырын яттан белә! Беренче рәттә торган кызлар үзләренең белгәнлекләрен укытучыга раслагандай, кычкырып-кычкырып җырлый.

Альберт яшьләрдән кайлардан килүләрен сорады: Апаска якын күрше-тирә авыллар гына түгел, 30-40 чакрымнан килүчеләр дә буа буарлык. Тәтеш районыннан да Нурминскийны күрергә килүчеләр бар иде.

Альбертның программада 10 җыры каралган. Бишесен ул беренче җырлады, калган яртысын икенче бүлектә.


Үз бурычын үтәп, сәхнә артына кереп киткәч, журналист вазыйфамны алга куеп, мин дә аның янына үттем. Анда керү җиңел димәс идем, Нурминскийның фанатлары әле минем итәккә дә тагылып керергә маташты.

Шунысын әйтергә онытып торам икән, алдагы көнне Альберт Буада чыгыш ясаган иде. Үзем анда булмасам да, дискотеканың ничек узуы көн кебек ачык: социаль челтәрләр шуның белән генә тулды. Дусларым арасында да Буага баручылар булды. Алар инде “ай да вай” килделәр.

–       Кичерешләрем шундый шәп. Кичә Буада кеше күбрәк иде, аның каравы, Апаста яшьләр активрак. Бүген җайлырак, рәхәтрәк. Менә карап торам, монда яшь чикләве юк. Минем тыңлаучыларның күбесе 14 яшьтән 18 яшькәчә. Яхшы кабул итәләр, мине яраталар икән. Алгы рәтләрдәгеләргә “везет”. Арттагылар да кул суза, күрешмәкче була. Әмма барысына да буем җитми. Тик ахырдан фотога төшү вакыты булачак. Кичә Буада 200 кеше бар иде, шуның 150се белән фотога төшкәнмендер, билләһи, – диде Нурминский.

Ул шулай дигәч, мин дә Нурминский белән фотога төштем.

Апаслылылар Альбертның “Ә  мин, ә син, ә без” “105 километр” җырларын кабат-кабат сорады.

–      Без эшли башлаганга бер ел, узган елның гыйнварыннан башладык. Инде ятып калганчы атып калыйк. Бу әле – минем иҗатымның башы гынадыр дип уйлыйм”, – диде Альберт Нурминский “Татар-информ” хәбәрчесенә һәм яшь тыңлаучылары янына ашыкты.

Альберт Нурминский – гади авыл егете. Балтач районыннан. Әмма аны йөзләрчә чакрым ераклыктагы гади авылларда яшәүче кызлар ярата, тыңлый, гашыйк була. Җырлары чыннан да вирус, юкса бүген иртәдән башта шул көй әйләнүен, телгә җыр сүзләре керүен ничек аңлатасың?

Дискотекадан уйланып кайттым. Татар балалары ике сәгатьтән артык рәхәтләнеп татарча җырлады, биеде. Яраткан җырчылары белән татарча аралашты.

Эх, минәйтәм, нинди заманнар килде бит, ә! Безнең дә булды инде ул үсмер чаклар, мәктәп чаклары. Бүлмә диварларына Зөлфәт Зиннуров, “Эссе” төркеме егетләре, Илназ Сафиуллин постерларын ябыштырып, төннәр буе шулар турында уйланып яткан чаклар. “Җавапсыз мәхәббәт” утында көйгән вакытларда шулай берәрсе авылга, һичьюгы район үзәгенә килсә, без шатланмас идекме?

Ә хәзерге яшьләр бәхетле. Алар Нурминскийны уйлап, тыңлап кына калмый, аның үзен якыннан күрү бәхетенә дә ирешә, аңа кушылып җырлый һәм фотога төшә. Яраткан кумирың соңыннан күз дә кысып алса, 14-15 яшьлек яшь җилкенчәккә күп кирәкме соң?

Дискотека кичке сәгать 10га кадәр барды. Чөнки 18 яше тулмаган балаларга озатучылардан башка соңга кадәр йөрергә ярамый. Альберт Нурминский моны әңгәмәбез вакытында да әйтеп узган иде. Кызлар кумирлары белән фотога төшкәч тә, теләр теләмәс аерылды.

Шуны аңладым: район-авыл баласына менә шундый ял кирәк икән!

P.S. Чыннан да, Альберт Нурминскийның тамашачысы - 14 яшьтән 18 яшькәчә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100