Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваның ике әтисе 20 яшьлек җырчы кызны кияүгә бирергә әзерме?

Эстраданың иң яшь артистларының берсе, ике әтиле җырчы кыз Гөлназ Асаевага 20 яшь тулды. Үзенең туган көнен ул Казанда филармония залында концерт куеп үткәрде. Шул концерттан репортаж тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваның ике әтисе 20 яшьлек җырчы кызны кияүгә бирергә әзерме?

Концерт экранда Рөстәм Асаев һәм Лилия Биктимерованың яшь чагындагы дуэты белән башланып китте. Аларны мәхәббәт җимешләре – нәни Гөлназның өй концертлары алыштырды. Шуннан соң сәхнәгә “юбиляр” үзе чыкты.


Алып баручы ике әти: "Главное" баҗай димәсен

“Кызым, мин бит нәкъ синең кебек яшьтә – 20дә әти булдым. 8е көнне сине бала тудыру йортыннан алып чыктык, 9ы диплом алдым. Дипломым синең костюм кебек кызыл булмаса да, ул вакытта инде әти статусын алуым белән бәхетле идем. Мин синең белән горурланам!” – дип концертны ачты Рөстәм Асаев.

Әтиле-кызлы Асаевларның “Син – гомер агышларым” дуэты тамашачы тарафыннан иң җылы алкышларны да, иң күп чәчәкләрне дә җыйган номер булды.

Гөлназны тапканда әнисе Лилия ханымга нибары 17 яшь була. Тормыш бер салган эз буенча гына бармый: Гөлназга 5 яшь чагында гаилә таркала һәм Гөлназның тормышында икенче әти пәйда була.

Башкортстанның атказанган артисты Фәдис Ганиевны Рөстәм Асаев якын туганыдай дәшеп чыгарды.

“Туганлашып беттек инде, “главное” баҗай димәсен”, - диде Фәдис Ганиев.

“Гөлназ ничек теләде, шулай үсте. Без аңа каршы килмәдек. 4 сыйныфны тәмамлагач, хореография буенча укыды, 9дан соң “мин җырчы булам” диде. Мин аның белән бер-ике тапкыр математика фәненнән өй эшләре эшләп, шөгыльләнеп карадым да, бу баланың башын төгәл фәннәр белән катырмаска кирәк икән дип тынычландым. Мин, кызганычка, үз кызымны үзем үстерә алмадым. Шуңадырмы, мин Гөлназга үз балама бирәсе җылыны, мәхәббәтне күбрәк тә биргәнмендер. Бәлки артыграк та булгандыр. Инде үсте, буй җитте, Аллага шөкер. Картлыгымда да кызым янымда булыр дип ышанам", - диде Фәдис Ганиев.

Гөлназ белән ул “Үз әтием булмасаң да" җырын башкарды.

Тамашачы бер генә номерга да алкышларны жәлләмәде, кушылып җырлады, биеде – актив булды.


Җәвит кебек ир кирәк

Залда күренекле шәхесләрдән Салават Фәтхетдинов һәм аның тормыш иптәше Ләйсән ханым, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Раяз Фасыйхов һәм аның хатыны Люция ханым да бар иде.

Алар арасыннан Гөлназны туган көне белән котларга, беренчеләрдән булып, Зәйнәб ханым белән Зөфәр әфәнде күтәрелде.

“Гөлназ, туган көнең котлы булсын. Юлыңда гел яхшы кешеләр генә очрасын. Иң мөһиме: ике әтиеңне дә 20 яшендә эшкә җиккәнсең, молодец”, – диде Зөфәр Билалов.

Марат Нуриев чәчәк бәйләмен сәхнәгә менгезде, Раяз Фасыйхов сәхнә алдыннан гына сузды. Салаватның чәчәк бирмәвенә тамашачы әлләни гаҗәпләнмәде дә.

Зөлфия Шакирова Гөлназны туган көне белән котлаганда: “Мин сиңа Җәвит абыең кебек әйбәт ир телим” дигәч, Фәдис Ганиев: “Кайсысы?” дип сорап куйды. Зөлфия ханым исә: “Монысы да әйбәт түгел, монысы да әйбәт түгел. Уйлап тордым-тордым да, барыбер Җәвит абыең кебеккә чык, мәңге бәхетле булырсың, Гөлназ!” диде.

“Татар-информ” хәбәрчесе тәнәфестә сәхнә артына үтеп, Гөлназ Асаеваның ике әтисе һәм әнисе белән сөйләшеп, татулык серләре, кызларына биргән киңәшләр турында сорашты.

Лилия Биктимерова: "Кызыма киңәшләр бирмим"

Сәхнә артында нәни улы – Кәримне эзләп йөрүче Лилия Биктимеровага юлыктык.

-  Мин бик нык дулкынланам. Ничек барып чыгар икән, ничек булыр икән дип хафаланам. Сәхнәдә, алып баручы буларак, Фәдис белән Рөстәм ярашып китә алырмы дип уйлыйм. Чөнки бу концерт имровизациягә корылган. Бернинди әзерлексез дияргә дә була. Фәдис белән Рөстәм кайбер моментларны телефоннан гына сөйләште. Бүген көндез беренче тапкыр репитиция ясадылар, - диде ул.

-  Лилия ханым, инде сез аерылышканда шактый еллар узган, ике гаилә, Гөлназның ике әтисе белән дус-тату яшәүнең сере нидә?

-  Арабызда бернинди көнләшү юк. Рөстәмнең үз гаиләсе, безнең үзебезнеке. Без бит инде тик торганнан гына аерылышмаган. Рөстәм менә үзенең яртысын тапкан, мин үземнекен. Дус булып яшәргә тырышабыз, бүлешер нәрсәбез юк. Кызыбыз уртак.

-  Әле алай гына да түгел, Фәдис абый Рөстәм абыйның әти-әнисе янына да кайтып йөри бит.

-  Әйе. Баштарак бит инде Гөлназны әби-бабасы янына кайтарып йөри идем. Аны кайтаргач, “Балакай, икегез дә кайтыгыз” диделәр. Фәдис белән кайттык. Икебезгә урыннар җәеп йоклаттылар. Мин алар өчен кыз, Фәдис – кияү.

-  Гөлназны инде елына әллә ничә тапкыр кияүгә бирәләр. Әле Ришат Төхвәтуллинга, әле Радик Юльякшинга. Үзегез кызыгызга егет сайлау буенча киңәшләр бирәсезме?

-  Үзе беләдер. Аллаһы Тәгалә акыл бирсен. Бернинди киңәш биргәнем юк, үз ихтыярында.

 Ирләр гримеркасының ишеген шакып, “Ике әтинең кайсының сөйләшергә вакыты бар икән?” дип эндәштем. Фәдис Ганиев: “Рөстәм, минем киенәсем бар, син сөйли тор әле”, - дип, фатыйхасын бирде.

Рөстәм Асаев: “Кызымны ясалма үсендермим, минусларын әйтә киләм”


- Рөстәм әфәнде, кайбер кызлар 20 яшьтә әти-әнисе куеныннан да чыкмый, сезнең кызыгыз инде ничәнче тапкыр “сольный” концерт бирә. Горурланасызмы?

- Гөлназ әле ул бала гына, аның башында әле бала-чага уе. Җырлары олыларча булса да, башында әле җилләр уйный. Шуңа күрә шушы вакытын йолдыз чире белән чирләтмичә, матур җырлар аша, беренче чиратта, үзен тәрбияләп, әти-әнисе тарафыннан киңәшләр биреп үткәрергә кирәк. Әмма үзенең акылы, моңы белән генә озын гомерле, тамашачыга кирәкле җырчы булырга мөмкин. Мин аны беркайчан да: “Ой, кызым, шикарно” дип, ясалма үсендермим. Һәрвакыт аның минусларын әйтеп барам. Репертуар, сәхнә киемнәре, үз-үзен тотышы буенча да киңәшләр бирәм, үзем белгәнне әйтәм.

-  Кызыгызның җырга сәләте балачактан сизелдеме?

- Өч яшь вакытында, музыкаль гаилә буларак, Лилия белән мине мәктәпләргә чакыралар иде. Бервакыт чираттагы кичәдә Гөлназ тамашачы, без сәхнәдә. Җырның яртысына җиткәч, йөгереп менде дә, микрофонны кулына алып, үзе җырлап җибәрде. Ул үскәндә видеокассеталар заманы иде. Гөлназ мультфильмның ни икәнен дә белмәде, гел концертлар карады ул.

-  Ике гаилә дус-тату яшәүнең сере нидә?

-  Лилиянең өлеше зур. Хатын-кыз ничек борса, шулай бара бит ул. Хатын-кызның уңай ягын тыңлый да белергә кирәк. Әмма монда чик бик нәзек. Чак кына үзгәрешне борсаң... Әлбәттә, әле үз гаиләңдә дә төрле вакытлар була, әти-әни белән дә, туганнар белән дә. Монда бит бөтенләй икенче гаиләләр. Ләкин безнең Гөлназыбыз бар, ул безне берләштерә. Шуңа күрә мөмкин булмаган әйберләрне эшлибез. Матур яшәүгә ни җитә бу өч көнлек дөньяда, мин бик шат. Исән-сау яшәргә язсын!

Фәдис Ганиев: "Көчләп "әти" дип әйттермәдем

Ул арада икенче бүлеккә яңа костюмнарын киеп, Фәдис әфәнде дә чыкты. Әңгәмәне аның белән дәвам иттек.

-  Фәдис абый, сез Гөлназны 5 яшьтән тәрбияләп үстергән. Балачакта нинди иде ул?

- Гөлназда җырчы булу сәләте тумыштан салынган, ул күренеп тора иде. Элек бездә фигуралардан көрән тау-тау өелгән сыман обой бар иде. Ерактан карасаң, ул кресло кебек күренә. Бер вакыт кайтып керсәк, Гөлназ минем кырынгычны тотып, шул стенага каршы башын иеп тора. “Балакаем, нишлисең?” дидем. “Монда шулчаклы күп тамашачы утыра, аларга җырладым, хәзер баш иям”, - ди. Аның кем буласы билгеле иде. Гөлназның характеры нык. Бәлки мин аны тагын да ныклырак итеп үстергәнмендер. Начар түгел бит.

-  Сез Гөлназга нинди әти?

-  Минем өчен “кеше баласы” дигән төшенчә юк. Лилия белән кавышкач, миңа: “Эх, баласы булмаса, тагын да әйбәтрәк булыр иде”, - дип әйткән кешеләр дә булды. Урысларның мәгълүм гыйбарәсе бар: “Чужих детей не бывает”. Үз әтиләре белән яшәп тә, начар мөгамәләдә булучылар бар. Балаларга мин мөкиббән. Әле һаман да, урамнан үтеп барганда да һәр бала якын миңа. Алар үзләре дә миңа борылып карыйм. Бу – беренчедән. Икенчедән, Гөлназ үзе шундый булды. Ул – үзенә тартып тора торган бала. Ул үзе дә урамда теләсә кем белән уртак тел табып, сөйләшеп китә иде.

-  Гөлназ ике кешегә әти дип эндәшә. Бу гамәлен үзе сайладымы?

-  Әлбәттә, мин аны мәҗбүри әйттермәс тә идем. Бервакыт балалар мәйданчыгында мин Гөлназны таган атындырам. Шулчак ул: “Әнә, тегендәрәк китеп тор әле”, - диде. Киттем. Шуннан бер заман: “Пап” дип кычкыра. Килдем инде. “Нигә алай әйттең, кызым? Фәдис абый дия идең бит”, - дим. – “Монда барысы да бит “папа-папа” дип эндәшә, мине әтисе юк икән” дип уйламасыннар” дидем ди. Менә шулай итеп ул миңа “әти” дия башлады. Гөлназ фантазиягә бай булды. Лилия белән уртак балабыз Кәримдә дә бар ул сыйфат. Артист итәсе килми, әлбәттә. Без Гөлназны үскән авылына, әби-бабасы янына кайтармыйча үстерсәк, чикләр куйсак, каршы төшсәк, икенче төрле булыр иде. Лилиягә рәхмәт. Минем яктан да өлеш булгандыр. Мин дә бит: “Нигә аны авылга кайтарабыз, ике төрле тәрбия алмасын”, - дип каршы төшә ала идем. Мондый нәрсә булмады. Без – бөтенебез бер зур гаилә”, - диде Фәдис Ганиев.

Радик Юльякшин Гөлназга тәкъдим... ясамады

Традициягә туры килеп, Гөлназ Асаева концертына Радик Юльякшин да килгән иде. 100 данә кызыл роза бәйләме бар, әмма зур йомшак аюы юк иде быел. “Кияүгә чык син миңа” җырын да башкармады. Зал белән бергә “Уфтанма” һәм “Красивая, хороший”ны җырлады ул.

– Инде шушында тезләнер дә, тәкъдим ясар дип, йөрәк урыныннан төшеп китте, - диде Фәдис Ганиев.

Гөлназга чәчәк бүләк итүче егетләр – иҗатташ дуслары тагын да булды. Ни гаҗәп, алар кызылдан киенгән иде. Гөлназ үзе дә ике кызыл костюм алыштырды.

-  Болар кызылдан киенеп, кызыл туй өмет итеп йөрмиләрме икән? – диде Рөстәм Асаев.

- Тфү, тфү, яшь әле ул, - дип җөпләде икенче әтисе.

Шулай итеп, 20 яшьлек Гөлназның туган көнендә ике әтисе кызларын башлы-күзле итү хакында да борчыла башлады. Әмма әле Гөлназның барысы да алда. Ришат Төхфәтуллин, Радик Юльякшиннар белән пар булу инде туйдырды, тагын бер популяр артист пәйда булыр әле.

 Гөлназның Радик Юлъякшин белән очрашуына карата Рөстәм Асаевның мөнәсәбәтен “Интертат”тан соңрак укый аласыз.

***

Тагын укыгыз: Гөлназ Асаева белән интервью.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100