Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлия һәм Хәким: "Әйтер сүзем калды" җыры - ВКонтактеда башланган иҗади дуслык җимеше

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Шәрәфетдинова (күпләргә ул җырчы Гүзәлия буларак таныш) Хәким исемле талантлы егет белән дуэтлар иҗат итә башлады. Аларның «Әйтер сүзем калган» җыры тиз арада популярлык казанды.

news_top_970_100
Гүзәлия һәм Хәким: "Әйтер сүзем калды" җыры - ВКонтактеда башланган иҗади дуслык җимеше


Гүзәлия: Хәкимне Вконтакте социаль челтәреннән күреп алдым

Татар эстрадасына яңа гына аяк баскан Әлмәт егете Хәким Акмалеев белән якынрак танышу өчен, без иң беренче чиратта аның продюсеры Гүзәлия белән аралаштык.

- Гүзәлия, Хәким белән ничек таныштыгыз?

- Хәкимне очраклы рәвештә генә Вконтакте социаль челтәреннән күреп алдым мин. Шәхси битенә эленгән җырларын тыңлагач, тембры ошады. Тавышы да бүтән җырчыларныкыннан аерылып тора. Шул ук көнне үзенә дә матур җырлыйсын диеп язып җибәрдем.

- Хәким өчен бу көтелмәгән хәбәр булгандыр. Ул нәрсә диеп җавап бирде?

- Хәбәремә аның продюсеры Артур Җәмәлетдинов җавап юллады. Ул Хәким белән икебезгә уртак җыр яздырып карарга тәкъдим ясады. Мин бик теләп ризалаштым.

- «Әйтер сүзем калган» җырын кемнәр иҗат итте?

- Җырның сузләрен минем дустым, автордаш дустым Гөлүсә Әхмәтҗанова язып бирде. Шигырьне бер укып чыгуда ук ошаттым. Хәкимнең жырлавы тәэсиреннән соңмы, бу сүзләргә тиз арада көй дә иҗат иттем. Хәкимгә дә бик ошады, күп тә үтмәде, җырны яздырып та куйдык. Җырны халык бик яратты, шуңа без озакка сузмыйча клип та төшердек.

- Белүебезчә, сез хәзер Хәкимнең продюсеры да?

- Берничә концертта чыгыш ясап, Хәким белән аралашканнан соң, аның продюсеры булып эшләп киттем. Февраль аенда уртак концертларыбыз белән чыгарга планнар кордык, шуңа әзерлек бара. Тагын да яңа, матур дуэтлар яздырып, клиплар төшерергә уйлыйбыз.

Хәким: Джаз стилендә булган җырларны яратып башкарам

"Синең күзләрең", "Карлы яңгыр", "Киләм димә", "Синең белән" һәм башка җырлар башкаручы яшь җырчы Хәким Акмалеев - креатив, үз фикере, үз стиле булган җырчы. Бүгенге көндә иҗат аның өчен -  беренче урында.

- Хәким, тормышыңны кайчаннан җыр белән бәйләдең?

- Балачактан ук җырларга яратам. 14 ел вокал дәресләре алдым. Джаз стилендә булган җырларны яратып башкарам.

- ​Үзеңә характеристика бирә аласыңмы?

- Тырышлык, максатчанлык кебек сыйфатлар хас миңа.

- Яңа елга нинди өметләр баглыйсың?

- Иҗади планнарымны тормышка ашырасым килә. Тамашачыларымны гел яңа җырлар белән сөендерсә иде.

Иҗат юлыңда уңышлар юлдаш булсын, Хәким!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100