Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина: Кәҗә кебек кычкырасың дип язучылар күп

Җырчы Гөлсирин Абдуллина бу көннәрдә Татарстан һәм Башкортстан арасында милли-мәдәни багланышларны ныгытуны максат иткән "Дуслык күпере" фестиваль-турнесында катнаша. Фестивальдә катнашучылар белән юлга "Татар-информ" хәбәрчесе дә чыгып китте. Гөлсирин белән юлда сөйләштек.

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина: Кәҗә кебек кычкырасың дип язучылар күп

"Халык җырларын оста һәм матур итеп башкару - үзе зур сәнгать"

- Гөлсирин, күбрәк халык җырларын җырлыйсың. Бу нәрсәгә бәйле? 

- Кечкенәдән төрле бәйгеләрдә бөтен күңелемне биреп, татар халык җырларын яратып  башкара идем. Минем әти-әнием мәдәният өлкәсендә эшли, алар да тәэсир иткәндер. Әтием – клуб мөдире, баянда уйный, әнием – хореограф, режиссер. Алар – беренче укытучыларым, иҗат белән шөгыльлләнә башлауда аларның өлеше бик зур. Баянда әти өздереп моңлы көйләр уйный, мин хисләнеп җырлый торган идем. 

Чыннан да, репертуар сайлаганда һәрвакыт халык җырларына басым ясыйм. Бүген татар халык җырларының югала баруы, аларга игътибар азаю мине борчый. Шуңа да иң элек шушы юнәлештә эшләргә теләдем. Халык җырларын оста һәм матур итеп башкару – ул үзе бер сәнгать. 


"Артымнан сөйләп йөрүчеләрнең барысын да беләм"

- Татар эстрадасында конкуренция бармы? Очрашканың булдымы?

- Татар эстрадасында конкуренция бар. Исемнәрен әйтмим, тик мине яратмаучылар күп. Артымнан сөйләп йөрүчеләрнең, миннән өстен булырга теләүчеләрнең барысын да беләм. Моңа уңай карыйм. Бу миңа тагын да тырышып, үҗәтләнеп эшләргә һәм яңа, зур үрләр яуларга мөмкинлек бирә. 

- Серләреңне ышанып сөйли торган дус кызларың бармы?

- Дус кызларым бар. Гомумән, дусларым бик күп. Ләкин бөтен серне дә сөйләп бетермим. Күбрәк үзем белән йөртәм мин. Алай ачылып кемгәдер эч серләремне сөйләүнең кирәген тапмыйм.

"Рифат абый миңа "хисеңне бирә алмыйсың" дип әйтә иде..."

- Продюсер Рифат Фәттахов белән эшләү кыен түгелме? 

- Рифат абый белән 2013 елдан бирле эшлибез. Авылдан зур шәһәргә килгәч һәркем югалып кала торгандыр. Продюсер канаты астына килеп кергәч, ияләнеп китүе кыенрак булды. Бүген продюсерыма зур рәхмәт әйтәм. Ул мине беренче тапкыр зур сәхнәгә алып чыкты, халыкка танытты. 

Барлык кешеләрнең дә үз холкы, дөньяга, кешеләргә үз карашы. Рифат абый үзенчәлекле якларыбызны күрә, таба алды. Аңа хөрмәтем бик зур.

- Рифат Фәттахов нинди кеше соң? Тәнкыйть сүзләрен еш әйтәме?

- Рифат абыйның тоемлау хисе бик көчле. Татар эстрадасына Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин кебек җырчыларны алып чыкты ул. Гел мактап кына тора дип әйтә алмыйм. Ул безне үсәргә, эшләргә өнди. Концертлардан соң барыбызны да бергә җыеп, үзенең фикерен әйтә. Аның һәр әйткән сүзен исәпкә алабыз.

Элек Рифат абый миңа "хисеңне бирә алмыйсың" дип әйтә торган иде. Быел бу хисне бирә алдың дип мактады. Ул кайчан мактарга, кайчан тәнкыйтьләргә кирәклеген үзе бик яхшы белә. 


"25 яшьтә кияүгә чыгармын дигән идем, өлгермәдем"

- Ничә яшьтә кияүгә чыгарга хыялланасың?

- Элек 25 яшьтә кияүгә чыгармын дип уйлый идем. Ләкин өлгерә алмадым (көлә). Хәзер 27 яшькә кадәр гаилә корырга телим. Хәер, моны алдан әйтеп булмый шул. Аллаһы Тәгалә кайчан насыйп итә бит инде. 

Сеңлем кияүгә чыкмыйм дип йөргән җиреннән гаиләле булды да куйды. Көтелмәгәндә.

- Тормыш иптәшен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Беренчедән, тормыш иптәшем мине хөрмәт итәргә тиеш. Иң беренче шуңа игътибар итәчәкмен. Хатын-кызны хөрмәт итмәгән ир-ат, ул аның әти-әнисен дә, үзен дә хөрмәт итми дигән сүз. Хөрмәт булса, ярату һәм саф мәхәббәт тә булачак. Мин шундый фикердә.

Икенчедән, ул хатын-кызга салынып яшәргә тиеш түгел. Гаиләсен алып барырга, тырышып эшләргә тиеш.

Шулай ук мин ялганны өнәмим, аннан куркам.

- Тормыш иптәшең сәнгать кешесе булса, каршы килмәссеңме?

- Юк, каршы килмәячәкмен. Татар эстрадасында парлы, үрнәк булырлык парлар күп бит. Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов ничек матур чыгыш ясыйлар. 

- Хәзерге вакытта сөйгән ярың бармы?

- Минем ул сорауга җавап бирәсем килми. Сер булып калсын, ярыймы?

"Укудан кумасалар ярар иде дип куркып йөрим"

- Гастрольләргә еш йөрү сәбәпле, буш вакытларың каламы? Ничек үткәрәсең?

- Бу вакытым булуга, җай чыккач укырга йөгерәм. Соңгы елым, алда катлаулы имтиханнар көтә. Кумасалар ярар иде дип куркып йөрим. 

Фильмнар карарга, китаплар укырга яратам. Илһам килсә, чигү һәм бәйләү белән шөгыльләнәм. Тагын визажист һөнәрен үзләштерсем килә. 

- Сәхнәдә үзеңне тыйнак тотасың. Син реаль тормышта да шундыймы? 

- Икейөзле кешеләрне яратмыйм. Шуңа күрә тормышта нинди булсам, сәхнәдә дә шундый мин. Тыйнаклык миндә бар. Шул ук вакытта үз сүземне әйтергә тырышам. Чөнки изеп, таптап китүләре ихтимал.  

- Шулай да, нәрсә сине чыгырдан чыгара ала?

- Кызып киткән чаклар була. Мине ялган, гәйбәт сүз чыгырдан чыгара. 

"Әти-әнием тәрбиясеннән тайпылмасам иде"

- Татар эстрадасында кайсы җырчыларның җырларын яратып тыңлыйсың?

- Мин ир-ат башкаручыларның җырларын яратам. Раяз Фасыйхов, Ришат Төхватуллинның иҗатына битараф кала алмыйм. 

- "Кошлар" дигән җырыңны халык яратып кабул итте. Син үзеңне нинди кош белән чагыштырыр идең?

- Белмим шул. Тамашачылар тургай, сандугач, сыерчык белән чагыштыралар. 

- Бу тормышта иң зур хыялың нинди?

- Кеше булып калу иң зур хыялым. Тормыш баскычыннан тәгәрәп төшмәсәм, әти-әнием тәрбиясеннән тайпылмасам иде. 

- Яңа гына сәхнәгә аяк баскан яшьләргә нинди киңәшләр бирер идең? 

- Татар эстрадасында җырчылар бик күп. Шуңа күрә тырышырга, үз сукмакларын табарга киңәш итәм. Танылыр өчен сәхнәгә ялангыч чыгып, тозсыз сүз сөйләмәсеннәр иде.

- Социаль челтәрдә еш утырасың. Начар, әшәке сүзләр язып үпкәләтүчеләр булдымы? Андый кешеләргә мөнәсәбәтең нинди?

- Бар, әлбәттә. Элек андый хәбәрләрне укыгач, күңел төшә иде. Кәҗә кебек кычкырасың дип язучылар күп. Күлмәкләремә бәйләнүчеләр дә булды.

- Күп кенә җырчылар туй алып бару, тамадалык эше белән шөгыльләнү артистның дәрәҗәсен төшерә дип саный. Син моңа ничек карыйсың? 

- Тамадалыкка каршы түгел. Артистның дәрәҗәсе алай гына төшә алыр дип уйламыйм.


Җырчы булуның уңай һәм тискәре яклары. Гөлсирин Абдуллина фикере

Уңай яклары:
  1. Җырлау күңелгә рәхәтлек бирә.
  2. Халык белән аралашудан рухи азык аласың.
  3. Легендар җырчылар белән танышасың.
  4. Сине таныйлар.
  5. Җырлау - ул матурлык. 
Тискәре яклары күп түгел:
  1. Гастрольләрдә, юлда йөрү генә арыта.
  2. Безне халык үстерә һәм төшерә. Күпме генә тырышсаң да, халык сине кабул итмәскә, яратмаска мөмкин. Менә анысы иң авыры, минемчә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100