Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимерова: Кызым кияүгә чыкмый калыр дип куркам

Рөстәмнең хатыны Айгөл белән концертта беренче тапкыр күрешәчәкбез, ди Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимирова. Ике гаилә дустанә мөнәсәбәттә яшәсәләр дә, хатыннарның моңарчы күзгә-күз күрешкәннәре булмаган икән...

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимерова: Кызым кияүгә чыкмый калыр дип куркам
- Лилия ханым, Гөлназның Казанда узачак концертына әзерлек башландымы әле?

- Әйе, әзерләнәбез. Гөлназның концертын ике әтисе бергә алып барачаклар. Бу фикерне Рөстәм тәкъдим итте, Фәдис каршы килмәде. Бик матур килеп чыгар дип өметләнеп калабыз.

- Асаевлар гаиләсе белән аралашып яшисезме?

- Әлбәттә, дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Мин Рөстәмнең әти-әнисенә әле һаман да әткәй-әнкәй дип эндәшәм. Рөстәмнең гаиләсе белән "заочно" таныш. Улы Мөслимне күргәнем бар, ә Әминәне Гөлназ күрсәтте. Хатыны Айгөл белән концертта беренче тапкыр күрешәчәкбез.

- Ике әтиле Гөлназны балалар ничек кабул итә?

- Улыбыз Кәрим Рөстәмне телевизордан күргәч, апаның әтисе, ди. Ә Рөстәмнең балалары Фәдисне күргәч, Гөлназ апаның әтисе, диләр икән. Менә шулай бик күңелле бездә.

- Гөлназ турында начар сүз әйтсәләр, сез ничек кабул итәсез? Каршы як белән элемтәгә кереп, якаларына ябышканыгыз бармы?

- Юк. Бервакытта да Гөлназ өчен кеше белән ачуланышып йөргән булмады. Без аны кечкенәдән үзе өчен үзе җавап бирә ала торган итеп тәрбияләдек. Мин, мәсәлән, 10 яшьтә әнисез калгач, шул яшемдә үк үзем өчен җавап бирергә өйрәнгән идем.

- Кызыгызның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

- Һәр ата-ана баласының биек үрләр яулавын тели. Барысы да Аллаһ кулында. Иң мөһиме - исән-сау булсыннар, акыллы, иманлы булып яшәсеннәр.

- Сез ана кеше буларак Гөлназга тормыш итү өчен нинди ир сайларга кирәклеге турында киңәшләр бирәсезме?

- Баштарак киңәшләр бирә идем. Бервакыт Гөлназ "Әни, ирне үзең генә сайлап бир дә инде алайса" дигәннән соң кысылмый башладым.

- Хатын-кыз иҗатка баш-аягы белән чумса, гаилә икенче планга күчә. Гөлназ кияүгә чыкмый калыр, дип курыкмыйсызмы?

- Куркам. Бүгенге көндә аның өчен иҗат беренче урында тора. Әтисе Фәдис аңа "кызым, хатын-кыз өчен иң әйбәт һөнәр, уңышлы итеп кияүгә чыгу, матур гаилә корып, иманлы балалар тәрбияләү" дип көне-төне тукый инде. Барысы да Аллаһ кулында, хәерлесен насыйп итсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100