Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Уфадагы җәнҗал турында: “Мин – кызу канлы кеше”

Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева Уфадагы җәнҗал турында: “Мин – кызу канлы кеше”
- Дусларым белән Уфада төнге клубка бардык. Гадәттә, төнге клубларга керткәндә, кулга беләзек кидерәләр. Без аны сатып алдык, ләкин "озакка килмәдек" дип, беләзекне кимәскә рөхсәт сорадык. Тәртип саклаучылар каршы килмәде. Бераздан дус кызым белән урамга чыктык, ә яңадан клубка инде безне кертмәделәр. Янәсе кулыбызда беләзек юк. Күңеле булсын дип, беләзекне кулыма кидем, тик тәртип саклаучы егет барыбер кертмәде. Минемчә, алар мине танып, юри шулай эшләде. Җитмәсә әйткәләшә башлады. Миңа карата тупас сүзләренә түзә алмадым. Холкымны үзең беләсең, мин - кызу канлы кеше. Кулын каерып алып, берне тонтырдым, - дип сөйләде Гөлназ Асаева.


Җырчы әйтүенчә, бу хәлдән соң кайбер матбугат чараларында Гөлназга яла ягылган язмалар чыккан. "Имеш, мин наркотик маддәләр кулланганмын, исерек булганмын. Ә ул көнне мин рульдә идем. Миңа тап төшерергә теләделәр. Ялган мәгълүмат һәм фотосурәтләремне таратканнары, яла якканнары өчен судка бирдем. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатып, дөреслекне ачыклауларын телим", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.


Искәртеп үтик, Башкортстандагы кайбер мәгълүмат чаралары "Невеста Элвина Грея устроила скандал в ночном клубе" дигән яңалык таратты. Анда җәнҗалның төп гаепчесе итеп Гөлназ Асаева сурәтләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100