Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева ни өчен Ришат Төхвәтуллин белән җырлаган?

Халыкны аңламассың: әле күптән түгел генә җырчы Гөлназ Асаеваны Элвин Грейга "кияүгә биргәннәр" иде. Инде хәзер Ришат Төхвәтуллин белән ярәштереп куйдылар.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева ни өчен Ришат Төхвәтуллин белән җырлаган?
Гөлназ үзе бу хакта ниләр уйлый икән?

– Гөлназ, утсыз төтен булмый, Ришат белән синең турындагы имеш-мимешләр каян барлыкка килде?

– Туймазы районында узган концертыма Ришат гаиләсе белән килде. Мин бу хакта бөтенләй белмәдем. Аннан соң гына Ришатның гаиләсе белән залда утыруын администратор килеп әйтте. Минем программада "Кил, җаным" исемле җыр бар. Аның авторы – Ришатның әнисе Розалия апа. Заманында ул җырны Ришат белән бергә башкарган идек. Залга төшеп җырлаганда, Розалия апага җыр өчен рәхмәт әйттем. Һәм инде концертыма Ришат килгәч, бу җырны аның белән бергә башкармасак, дөрес булмас дип уйладым. Микрофонны аңа тапшырдым, шулай итеп, җырны бергә җырлап бетердек.

 Репетицияләрнең берсендә Ришатның "Мәхәббәтем" җырын башкаргансың. Анысы да очраклы хәлме?

– Микрофонны көйләгәндә, гадәттә, төрле-төрле җырлар җырлыйм. Ә монда баянчы Руслан "Мәхәббәтем" дип җырлый башлагач, мин җырны дәвам иттем. Кемдер видеога төшереп, Руслан аны интернетка чыгарган. Видео Ришатның үзенә дә барып җиткән.



 Элегрәк Ришат белән очрашып йөрдегез. Хәзер сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

– Хәзер без бик яхшы дуслар. Тамашачы минем үткән тормышымны искә алмасын, минем алга атлавымны аңласын иде.

 "Гөлназ Асаева "пиар" өчен Радик Юльякшин белән дус булып йөри" дигән сүзгә ничек карыйсың?

– Битараф карыйм. Без Радик белән ике төрле жанрда эшләүче җырчылар. Аудиториябез дә төрле.

 Радик белән еш очрашасызмы?

– Гадәттә, концертларда һәм шундый рухтагы чараларда.

 Гөлназ, гайбәтләр, имеш-мимешләр шәхси тормышыңны яшерү аркасында килеп чыга түгелме?

– Бездә шулай бит инде ул: берәрсе белән фотога төшсәң, димәк, аның белән йөрисең. Икенче берәү белән дуэт җырласаң, димәк, аңа кияүгә чыгасың. Артист булгач, сөйлиләр инде, моңа игътибар итмәскә тырышам. Кемне яратуымны вакыты җиткәч барысы да белер. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләрме әле?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100