Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны тетрәндергән, Гөлсиринне елаткан, Ришат Төхвәтуллинның күңелен чистарткан - нәрсә ул?

Бүгенге көндә китап уку – сирәк күренеш, әмма китап укыган кешенең теле бай, акыл дәрәҗәсе югары була, диләр. Һәрвакыт халык белән элемтәдә булган артистлар өчен мөһим бу. Без җырчыларга "Соңгы укыган китабыгыз нинди?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевны тетрәндергән, Гөлсиринне елаткан, Ришат Төхвәтуллинның күңелен чистарткан - нәрсә ул?


Ришат Төхвәтуллин: Соңгы вакытта берничә тапкыр Әнгәм Атнабаевның шигырьләр җыентыгын укыдым. Мин аны һәрвакыт соклану хисләре белән укыйм һәм һәрчак аның шигырләрендә үзем өчен яңалык табам, яңа фикерләр күрәм. Авторның зирәк һәм талантлы булуы шаккатыра. Сүзләре бик гади һәм төгәл, уйланырга мәҗбүр итә. Аның шигырьләрен укыганда, күңелең тагын да чистара. Бу китапны, беренче чиратта, үз яшьтәшләремә укырга киңәш итәр идем.

Гүзәлия: Соңгы укыган китабым - Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре. Кечкенә чагымда аны миңа әби укый иде, шуңа да аны сагынып укыдым. Бу китапны бүләк иткәннәр иде, укып чыгарга булдым, бик ошады. Мондый әсәрләрне тарих һәм элеккеге язучылар белән танышу өчен укырга кирәк дип уйлыйм. Әкият укыган кебек, ә теле - бик кызыклы. Иске татар теле бик матур булган, миңа ошады. Анда матур мәхәббәт тә бар, әсәрне хыялланып укыйсың. 

Публицистиканы, автобиографик әсәрләрне күп укыйм. Күбрәк - рус телендә, татар телендә китапларым бик аз. Мишель Монтень миңа ошый, фикерләрен матур итеп җиткерә белә. Үзем матур сөйли белмәгәч, андый әйберләрне сокланып укыйм. 

Күптән түгел Сальвадор Дали турында автобиографик китап укыдым. Талантлы һәм бик сәер кеше булган ул. Аның кыланмышлары башка сыймаслык. 

Миңа автобиографик әсәрләр күбрәк ошый. Аларны укыгач, кешенең нинди үрләр яулавын, нинди авырлыклар кичерүен беләсең, үзең белән чагыштырасың. Күп кенә кешеләр белән охшаш якларны күрәм. Мария Арбатова китабын яраттым. Волочкованы да укыдым, андый китапларны да укырга кирәк. 

Китап киштәсендә нинди генә китаплар юк. Есенин, Ахматова, Заболоцкий, Рубцов, Зөлфәтнең һәм башкаларның шигырьләр җыентыгы бар. Китапны тотып укырга яратам, электрон китапны бөтенләй аңламыйм. Китапны кәгазьнең исен тоеп укырга кирәк, шул вакытта гына зур ләззәт аласың. Мин китаплар турында озак сөйли алам. 25 яшемә кадәр баш күтәрми китап укыган кеше мин. Фантастиканы гына яратмыйм. Һәр автор белән ниндидер ассоциация бар. Әйтик, Чехов Питерны хәтерләтә, шундый ук соры, моңсу һәм күңелсез. 26 яшьтән соң психология китапларын укый башладым. Үземне, холкымны белү, өйрәнү, проблемаларның каян килеп чыкканын аңлау өчен укыдым. Һәм үземне аңладым, шуңа күрә китап укырга кирәк. Аннары психолог ярдәме дә кирәк булмаячак.   

Фирдүс Тямаев: Соңгы укыган китабым - Ринат Мөхәммәдиевнең “Сират күпере” романы. Бу – тарихи әсәр. Тетрәндергеч һәм күңелгә үтеп керерлек итеп язылган. Мирсәет Солтангалиев образы аеруча ошады. Гомумән, тарихка, татар халкының язмышына бәйле әсәрләрне укырга кирәк дип саныйм.

Гөлсирин Абдуллина: Соңгы тапкыр гастрольләр вакытында Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан?!» китабын елый-елый укыдым. Дөресен генэ әйткәндә, аның китабын еламыйча укып булмый, бөтен әсәре дә тормыштан алынган, бик уйландыра торган әсәрләр. Аның китапларын укып, ашыкмаска, җиде кат уйларга дигән фикергә киләм. Без, кызлар, кайвакыт мәхәббәттән башны югалтабыз, шуңа да шушы китапны укып чыгарга киңәш итәр идем. Ә бит бер күрүдә гашыйк булып, сүзләренә ышанып, "җир читенә" китеп үкенечкә этәргән вакыйгалар да очрый. Андый очрак минем танышларым арасында да бар. Үзеңне хөрмәт иткән, яраткан кешең белән гомер итәргә язсын дигән теләктә язылган бу әсәр. Зифа апаның бар чыккан китабын укып барырга тырышам, хәзер яңа китапларын көтәм.

Нурзадә: Мин барлык жанрларны да үз итәм. Соңгы тапкыр поэзиядән - Эльмира Җәлилова “Төнге кояш", драма әсәрләреннән - Зөлфәт Хәким, проза әсәрләреннән Зәмирә Сәмигуллинаның “Кем, син, насыйп яр?" китабын укыдым. Эльмираның шигырьләрен укып туеп булмый, нигәдер гел күңел тула... Зөлфәт Хәкимнең пьесалары төртмә телле, чәнечкеле булуы белән үзенчәлекле. Зәмирә Сәмигуллина - минем өчен яңа исем. Очраклы рәвештә генә хәйрия концертында алган идем. Китабына бик тормышчан повестьлары, хикәяләре тупланган. Укырга жиңел.

Алсу Әбелханова: Оскар Уайльдның “Дневник Дориана Грея” китабын укыдым. Тагын бер тапкыр укып чыктым. Аны барысы да беләдер инде, ансат һәм тиз укыла. Әсәрне һәркем төрлечә кабул итә, миңа бераз авыррак булды дияр идем... 

“Жизнь пророка Мухаммеда» китабын да күптән түгел укыдым. Бу Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормышы, аның балачагы, гаиләсе, дин өчен көрәшүе турындагы дини-тарихи китап.  Дөресен генә әйткәндә, укырга вакыт бик аз, гастрольләрдә вакыт булган арада өзек-өзек укырга туры килә.

Гүзәл Әхмәтова: Хәзер бала карагач, китап уку эләкми. Соңгы тапкыр җәй көне Теодор Драйзерның “Сестра Керри” китабын кабат укып чыктым. Әсәрнең тормышчан булуы ошый. Ул мескен хәлгә төшкән егет һәм хыялын тормышка ашырган кыз тарихы турында. “Мертвые души”, “Анна Каренина” китапларын яңадан укыдым. Кызганыч, татар телендә язылган китапларны укыганым юк, чит ил һәм рус классикасын яратам. Сидни Шелдон иҗаты ошый. Аның нибары 14-15 китабы гына бар. Аларның барысын да берничә тапкыр укыдым. Минемчә, китаплар укырга кирәк. Китап үзеңне үстерергә ярдәм итә. Ә электрон китапларны өнәп бетермим, чөнки аларны уку ләззәтләндерми. Китапны кулга тотып укырга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100