Филүс Каһиров Хәния Фәрхинең нинди теләген тормышка ашырган?

12 Ноября 2017

Укылган: 2903 тапкыр

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Фото: Рамил ГАЛИ
Казанда Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның концертлары узды. Эстрадабызның йөзек кашы булган җырчының концерты зәвык белән оештырылган: биредә халык җырлары да, эчтәлекле, матур шигырьләр дә, милли көйләр дә яңгырады.


Концерт җанлы, тере тавышлы булуы белән үзенчәлекле, күңелгә ятышлы булды. Филүс Каһиров "Мирас" инструменталь ансамбленә кушылып җырлады. Аның "Җиз кыңгырау моңнары", "Кояшларың белән", "Идел буе каеннары", "Соңдыр шул", "Иделләре күлләре", "Сагынганда", "Сентябрьдә ак кар", "Йөрәк җылысы", "Кайда син" һәм башка җырлары һәр тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп башкарылды.



Җырчы быел якты дөньядан киткән күренекле артистларыбызны да искә алды. "Быел татар халкы зур югалтулар кичерде. Беренчеләрдән булып, үземнең якташымны, иң эчкерсез җырчыбыз, күңел түрендәге җырчыбыз Хәния апа Фәрхине искә аласым килә. Аның турында узган заманда сөйләшү, сөйләү хәтта күз алдына да килми. Шушы концертта аның бер теләген тормышка ашырасым килә. Ул миңа һәрвакыт ихтирам белән "Филүс, энем" дип эндәшә иде. Мин башкарган бер җырны ул бик яратып тыңлый иде. "Филүс, энем. Бу җырны бер концертыңнан да калдырмыйча, һәрвакыт тамашачыларга җиткереп бар. Бу җыр тамашачы күңелендә яшәргә тиеш", - дигән теләген җиткерде Хәния апа. Сүз "Соңдыр шул" җыры турында бара иде.



Филүс Әлфия апа Авзалова истәленә "Мәхәббәтем" җырын башкарды. Концертта шулай ук матур дуэтлар да булды. Беренче бүлектә Филүс Фәридә Сөнгатова белән чит телдә җыр башкарса, икенчесендә Гөлназ Солтанова белән "Сулар кирегә акмый" җырын җырлады. Әлеге җырга төшерелгән клип көннән-көн популярлаша бара. Филүс тамашачыга Илгиз Мөхетдинов исемле яшь талантны тәкъдим итте. Көчле алкышларга караганда, Илгиз халык күңеленә хуш килде.



Филүс үз репертуарына Салават Фәтхетдиновның "Соңгы мәхәббәт" җырын алган. Җырчы бу җырны халыкка яңа яктан ачты. "Салават Зәкиевич аның җырын башкаруыңа каршы килмәдеме?" дигән сорауга Филүс: "Салават абыйны ихтирам итәм, шуңа да баштан аннан рөхсәт сорадым. Ә ул миңа "нинди җырны җырлыйсың килә, барысын да җырла!" - диде. Авторлар белән дә килешеп куйдык", - диде Филүс.



Билгеле булганча, Филүс Каһиров тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан. Җәй көне ул Башкортстанның гүзәл табигатендә яңа җырына клип төшергән иде. Бу хакта җырчы болай дип сөйләде: "Мин яшәгән Бүздәк районы белән Татарстан табигате арасында бернинди аерма тапмыйм мин. Анда да, монда да шундый ук табигать. Ә менә Уфаның икенче ягында - башкортлар яши торган Белорет, Сибай якларында табигать бөтенләй икенче. Ләкин сер биреп булмый. Монда килгәч, "Табигать матурмы анда?" - дип сорыйлар. "О, андагы табигать! Ул таулар, кыялар! Андагы суның чисталыгы", - дим. Ә үземнең күргәнем дә юк!.. Быел җәй көне ул якларга клип төшерергә бардык. Табигатькә исең, акылың китә! Клип төшергәндә, бер башкорт абзыена: "Эх, сездәге табигать! Бу бит икенче Швейцария!" - дидем. "Дустым, һин ялгышаһың. Башкортстан икенсе Швейцария түгел, Швейцария - икенсе Башкортстан ул", - диде.



Концертны Филүс үзе алып барды. Ләкин ул халыкны шаккатырам дип артык сүзләр, тозсыз мәзәкләр сөйләмәде, халык белән итәгатьле итеп аралашты. Залдагы тамашачылар арасында Филүснең иҗатын хөрмәт итеп килгән 90 яшьлек әби дә бар иде. Филүснең тамашачыга ихлас булуы, хөрмәт белән каравы күпләргә үрнәк булырлык. Җырчы тамашачы соравы буенча "Агыла да болыт агыла" җырын башкарды. Ә бит күп кенә артистлар "сценарийга кермәгән" дип, тамашачы сораган җырларны башкармый. Филүс бер җырын хәтта микрофонсыз гына баянга кушылып җырлады.



Затлы, моңлы артистка чәчәк бәйләмнәрен ташып кына тордылар. "Бу авыр заманда билет алып килүегез өчен рәхмәт. Ә шулай да сездән чәчәкләр кабул итү, сезнең мәхәббәтне тою - рәхәт!" - диде Филүс Каһиров.










Фикерләр








Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлаган Алия Карачурина Гөлназ Асаева белән аралашудан туктаган: "Ришат үзе янында тыйнак кыз күрергә тели!"

Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлаучы Алия Карачуринага бик күпләр гашыйк. Бәйләм-бәйләм чәчәкләр, мәхәббәт хатлары - моның ачык мисалы булып тора. "Барысына да җавап бирәм, ләкин берсенә дә өмет бирмим. Чөнки минем йөрәгем буш түгел" - дип сөйләде Алия Интертатка. Шушы чибәркәйнең күңелен яулый алган бәхетле егет кем икән соң? Социаль челтәрләрдә Алияне Ришат белән дип язучылар күп. Бу чыннан да шулаймы?

Шоу-бизнес

Айдар Галимов гаиләдә бердәнбер артист булып калырга теләсә дә, теләге чынга ашмаган

Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык җырчысы Айдар Галимов Казанда Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә “Хыял...” программасы белән чыгыш ясады. Концерттан соң җырчы белән чынга ашкан һәм чынга ашмаган хыяллар хакында әңгәмә корып алдык. 

Шоу-бизнес

"Без Азат белән йоклап йөрмәдек..." Гөлсирин Абдуллина, хыянәт итүдә гаепләп, Абитовны ташлаган

Гөлсирин белән Азат турындагы имеш-мимешләр чын булып чыкты. Алар арасында дөрестән дә мәхәббәт булган. Мәхәббәтнең дә ниндие бит әле! Таһир-Зөһрә, Хөсрәү вә Шириннәрнеке кебек Азат белән Гөлсирин мәхәббәте. Нәкъ шундый ук чиста, саф, эчкерсез мөнәсәбәтләр турында ачылып сөйләде Гөлсирин Абдуллина. Азатның каһәр суккан хыянәте булмаса, яшьләр өйләнешкән дә булырлар иде, бәлки. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла