Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Розали: Экраннардан күренү өчен акчам юк

Эльвира Розали филармониядә иҗат кичәсен уздырды. “Татар-информ” хәбәрчесе, соңгы елларда халык күзеннән югалган Эльвира Розалины эзләп табып, ни өчен югалуының серен ачыклады.

news_top_970_100
Эльвира Розали: Экраннардан күренү өчен акчам юк

Эльвира Розали исемле җырчыны 90 ел балалары белми. Мин дә шулар рәтендә. Әмма аның “Әбекәем” җырының сүзләрен яхшы гына хәтерли безнең буын.

“Әбекәем, әбекәй, дим, 
Йөрмә миңа тагылып,
Җәннәткә киткән бабайны 
Уутыр өйдә сагынып”.

Дөресрәге, җырын белә, үзен юк. 

Ә бит Татарстанның атказанган артисты исемен йөрткән Эльвира Розалиның танылган җырлары шактый. Әйтик, “Биюле җыр”:

Җем-җем итеп, утлар яна, 
Бик күңелле бүген кичә. 
Синең белән бергә җырлау – 
Иң зур бәхет минем өчен!

“Син һәм мин”: 

Миләшем булсаң, сердәшләр булыйк. 
Гел берләшергә вәгъдәләр корыйк! 

“Җан дусларыма”:

Яшерен серләремне чишәргә,
Кайгы килсә, уртак итәргә,
Үпкәләшер өчен яратып,
Җан дусларың кирәк һәрвакыт

Бу җырларны яшьлек ностальгиясе итеп кабул итүчеләр күп.

Эльвира Розали исемле җырчы, баксаң инде, 50 яшен тутырган икән. Шул уңайдан ул Филармониядә иҗат кичәсен уздырды. Юбилеен ул үзенчәлекле формада үткәрде. Кичәдә аның иҗатташ сәхнә дуслары түгел, ә үзе музыкаль белем бирә торган балалар катнашты.

“Сандугач” татар халык әкияте нигезендә, заманчалаштырып язылган мюзикл антракт белән ике сәгать барды. Мюзиклның эчтәлеге Сандугачның туган илен сагынып яшәвенә корылган. Лирик герой – Эльвира Розали, Сандугачны калдырып, туган ягына – Казанына кайту бәхетенә иреште. Мюзикл татар һәм рус телләрендә барды.

Сандугач ролен 2017 елгы Балалар Евровидениесе һәм “Битвы талантов” телевизион проекты финалисты Яна Лавренова башкарды.

Мюзиклны сәхнәгә кую җиңел түгел. Ул йә килеп чыга, йә юк. Руслар аңа йөрми. Мюзикл куям дип, Филипп Киркоров та шактый акчасын суга салды. Америкада мюзикл дип үлеп китә тамашачы. Эльвира Розали тәкъдим иткән тамаша мюзикл исемен алса да, беренче коймак төерле була диләр. Тамашачы аны шул төере-ние белән йотып җибәрде. Аның каравы, сәхнә бизәлеше тел шартлатырлык иде. Алагаем зур экранда һәр номерга клиплар күрсәтелде. Казан турындагы клип исә иң уңышлысы булгандыр.

Җыр-бию номерларында Эльвира Розали вокал студиясе оештырган 165нче мәктәп, 11нче балалар музыка мәктәбе, “Эко” мәктәпкәчә белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Шулай ук кичәне “Штрих” заманча бию ансамбле, “Смайлики”, “Продвижение” ансамбльләре бизәде. Әйтергә кирәк, сәхнәгә шул кадәр баланы оештырып алып чыгу, аларны яраклаштыра, ярата белү чын педагоглык осталыгы таләп итә. Эльвира Розалиның бу адымы мактауга лаек!



Беренче пәрдә тәмамлангач, “Татар-информ” хәбәрчесе сәхнә артына кереп, юбиляр белән аралашып алырга булды. Ә монда сәхнә арты кайный! Кем номер кабатлый, кем кием алыштыра. Юбиляр ханым исә дус-танышларыннан кочак-кочак чәчәкләр, котлау сүзләре кабул итә. Вакыт санаулы гына булса да, “Татар-информ” хәбәрчесе үзен кызыксындырган сорауларга җавап алырга өлгерде.


– Балалар белән эшләгәнгә күрә, кичәмне татар эстрадасы йолдызлары белән түгел, үземнең укучыларым белән үткәрергә теләдем. Мин һәрвакыт театр сәнгатенә тартылдым. Безнең эстрадада шундый проблема бар: татарча да җырлыйлар, русча да. Ә үзләре ни җырлауларын белмиләр. Театральләштергән күренешләр максатны ачып бирә, – диде җырчы.



– Эльвира ханым, халык сезне югалтты, телевизордан күренмисез, күмәк концертларда чыгыш ясамыйсыз?

– Югалттылар, чөнки бөтен игътибарны балаларга бирәм. Хәзер бит коммерциягә корылган заман. Сине күрсәтүләрен теләсәң, эфир өчен түләргә кирәк. Мин моны аңлыйм. Җыелма концертлар була, әлбәттә, мине дә чакыргалыйлар, әмма бик аз. Монысы инде минем гаеп түгел. Бу сорау – ТНВга.

– Бик матур кичәдә утырабыз. Филармониядән соң бу тамашаны тагын кайда да булса куярга уйлыйсызмы?

– Әлегә берни белмим. Бу – беренче карлыгач. Без телевидение өчен 6 мюзикл әзерләдек. Алар куелган күренешләр. Ә менә болай бер хәрәкәт аша бирү беренче мәртәбә. Безгә игътибар итсеннәр иде дип телим. Шуңа күрә мин монда Мәгариф министрлыгын да, Мәдәният министрлыгы вәкилләрен дә чакырдым. Бу - максатчан мәсьәлә. Талантлы балалар бик күп, хореография ягыннан да, җыр ягыннан да. Әмма без аерым булырга тиеш түгел. Шушындый спектакльләр аша берләшергә тиеш без. Әмма бу проблеманы җырчы түгел, өстәрәк чишәргә тиешләр. Ә мин инде җырлар аша шушындый спектакль белән үземне күрсәтергә булдым.



– Эльвира ханым, соңгы тапкыр сәхнәгә кайчан чыккан идегез?

– 30 ел иҗатта мин. Бу - балалар белән премьера. Ә аерым гына ун ел элек чыккан идем сәхнәгә, үземнең юбилеемда.

– Күренү өчен финанслар кирәк дидегез. Акча түләп, кабат экраннардан күренү теләге юкмы?

– Акчам юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100