Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Элвин Грей халыкларны берләштерә": Радик Юльякшин Мәскәүдә концерт куйды

Мәскәүдәге "Штаб" татар оешмасы вәкилләре, татар һәм башкорт эстрадасының танылган җырчысы Элвин Грейның Мәскәүдә узган концертында булды. Мәскәү татарлары популяр җырчы турында фикер алыштылар.

news_top_970_100
"Элвин Грей халыкларны берләштерә": Радик Юльякшин Мәскәүдә концерт куйды
"Штаб" инде өч ел Элвин Грейның Мәскәүдәге концертларын уздыруда ярдәм итә. Штаб лидеры Рөстәм Фәез улы Ямалиев фикеренчә, Элвин Грей - татар һәм башкорт эстрадасы феномены. Нәкъ менә Элвин Грейның иҗаты ярдәмендә яшүсмерләр татар мәдәнияте белән кызыксына һәм татар телен өйрәнә. Штаб татар оешмасы алга таба да Элвин Грей үз җырлары белән татар һәм башкорт яшьләрен берләштереп торсын иде дип тели. 

- Кечкенәләр дә, зурлар да Элвин Грей җырларын тыңлый. Сүзләрен ятлыйлар, татар һәм башкорт телләрен өйрәнәләр. Мин үзем дә татар телен татар җырлары ярдәмендә өйрәндем, - дип сөйләде "Штаб" координаторы Гөлнара Яруллина.


- Тыңлаучыларга Элвин Грей җырлары бик ошый, аның җырлары безнең радиода ротациядә. Шуңа да без бу матур концертка килмичә булдыра алмадык. Татар-башкорт эстрадасында Элвин Грей кебек искиткеч җырчы барлыкка килүенә без бик шат. Ул экстравагант, заманча һәм шул ук вакытта лирик. Аның җырларын төрле яшьтәге кешеләр ярата. Без шундый яхшы башкаручыларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, - дип, фикерләре белән уртаклашты Восток FM радиосы хезмәткәре Элина Разгоева.

- Радик белән яшьләр бик нык кызыксыналар. Яшьләр генә түгел. Олылар да, киресенчә, өлкән яшьтәгеләр бик күп иде. Бик яраталар, концерттан соң да сәгать ярым фотога төштеләр, искиткеч хәл инде. Халык бик теләп килә. 2018 елның 17 апрелендә Кремльдә - "Дуслык күпере" дигән бик зур концерт була, анда күп артистлар булачак, рус эстрадасыннан да бик күп җырчылар көтелә. Шулай ук Радик та бу концертта булачак, - дип сөйләде Сания Шакирова.

"Штабка" йөрүче башка татарлар да Элвин Грейга карата фикерләре белән уртаклашты.

- Элвин Грейга бик сагынып, сокланып килдек. Ул бик шат күңелле егет, аны бик яратабыз, аның концертларында җырлап-биеп торасы килә. Аны Мәскәүдә күрергә без һәрвакыт шат һәм аңа монда килгәне өчен бик зур рәхмәт, - дип сөйләде "Штаб татарлары". 

- Мин - башкорт. Тумышым белән Башкортстан республикасының Баймак районы Ямансаз авылыннан. Элвин Грей турында якынча бер ел элек белдем, аның турында миңа туганнарым сөйләде. Алар барысы да аны бик яратып тыңлый. Быел ул Башкортстанның атказанган артисты исемен алды. Яшь булуына карамастан, шундый үрләр яулавына бик горурландым. Россиядә Башкортстан республикасы турында белмәүләре бераз кәефне кыра. Хәтта почтада да белмиләр, андый очраклар күп булды. Ләкин Элвин Грей чикләрне киңәйтә, аны инде руслар да белә. Бу бары тик горурлык кына уята. Элвин Грей халыкларны берләштерә дип әйтер идем. Бу бик яхшы күренеш. Безнең бернинди ызгышлар да булмаячак. Бары тик музыка, җыр һәм безне берләштерүче артист - Элвин Грей булачак. 



- Элвин Грей феномены: ул яшьләргә ошый, үзенең тыңлаучыларын тапкан. Яшьләргә генә түгел, өлкән яшьтәге аудитория дә аны яратып тыңлый, әби-бабайларга да ошый. Феномен төшенчәсен аңлату кыен. Шоу-бизнес ул шундый нәрсә - уңыш формуласы юк, бары тик үзеңнең яраткан эшең белән чын күңелдән, йөрәгең аша үткәреп шөгыльләнергә кирәк. Хезмәт һәрвакытта да бәяләнә, ялкауланырга кирәкми, тырышырга кирәк. Элвин Грейга афәрин, ул моңа лаек, - дип белдерде Мәскәүдә яшәп иҗат итүче ди-джей Радик.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100