Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей "Интертат" хәбәрчесенә төнге клубта сугыш чыгаруының сәбәбен аңлатты

Элвин Грей - Радик Юльякшин әйтүенчә, конфликт "Руки Вверх" бары ачылу тантанасында булган. Җырчыны барга төркем җитәкчесе Сергей Жуков чакырган булган.

news_top_970_100
Элвин Грей "Интертат" хәбәрчесенә төнге клубта сугыш чыгаруының сәбәбен аңлатты
"Халык арасыннан узганда үземә карата бик үк яхшы булмаган сүзләр ишеттем. Ул Стас Барецкий булып чыкты. Җавапсыз кала алмадым. Мондый казус өчен гафу итегез. Хәзер инде аңлаштык, барысы да окей", - дип сөйләде Элвин Грей "Интертат"ка. Ул үзен нинди сүз белән кимсеткәннәрен әйтергә теләмәде.

Искәртеп үтик, Элвин Грей бүген төнге клубта музыкант Сергей Барецкий белән сугыш чыгара. Сугышның видеосы социаль челтәрләрдә таралды.

Шунысын да искә төшерик, Элвин Грейның йөргән кызы дигән дан казанган (Элвин Грей үзе бу хәбәрне кире какмый, расламый да) Гөлназ Асаева быел шулай ук төнге клубта җәнҗал чыгарган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100