Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дискотекада беренче тапкыр "Туган тел"не җырладылар. Җырлатучы - керәшен кызы. Анна Попованың иҗат кичәсеннән фоторепортаж

Популяр җырлар авторы Анна Попова 30 яшьлек юбилее уңаеннан төнге клубта зур кичә оештырды. "Татар-информ" дискотекадагы иң кызык биш яңалыкны һәм фотолар тәкъдим итә.

news_top_970_100
Дискотекада беренче тапкыр "Туган тел"не җырладылар. Җырлатучы - керәшен кызы. Анна Попованың иҗат кичәсеннән фоторепортаж
1. Беренче тапкыр дискотекада "Туган тел"не җырладылар. Җырлатучы - керәшен кызы Анна Попова!



2. Хәмдүнә Тимергалиева гомерендә беренче тапкыр дискотекада җырлады. Хәмдүнә яшь чагында да дискотекага йөрмәгән. "Тавыш яратмыйм", - ди. Анна Попова өчен генә килдем, диде.

  3. Анна Попова Ландыш Нигъмәтҗанова белән дуэт, аннары Дилә Нигъмәтуллина һәм Альбина Апанаева белән трио җырлады. Анна белән Ландыш кызыл күлмәктән иде. Гомумән, кызыл күлмәкле кызлар бик күп булды.

4. Газинур Фәйзуллин Анна Попованың тортын әйләндереп каплады. Аннары кулы белән тортны кире савытына җыйды. 

5. Газинур Фәйзуллин тагын бер "гөнаһ" эшләде. Элвин Грейның киемен урлап, ул булып киенеп чыкты. Аннары Элвин Грей, сәхнәгә чыккач, аңа: "Сал киемне", - диде. Газинур Фәйзуллин, идәнгә тезләнеп, гафу үтенде.

































































































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100