Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилия Әхмәтшина: “Үзгәреш җиле киләчәккә өмет белән исте”

“Ямьле” төркеме җырчысы Дилия Әхмәтшина “Үзгәреш җиле”ндә катнашты да, шундук Гарәп Әмирлекләренә китеп барды. Ни сәбәпле шулай ашыгыч рәвештә чит илгә китүе турында Дилия Интертатка сөйләде.

news_top_970_100
Дилия Әхмәтшина: “Үзгәреш җиле киләчәккә өмет белән исте”
“Ямьле” кызлары белән “Үзгәреш җиле”ндә “Гөлләр үсә” җырын яңа интерпретациядә җырлаганнан соң, Дубайга китеп бардым. Максатым, теләгем – биредә “Сакла” исемле җырыма клип төшерү. Хәзерге вакытта Гарәп Әмирлекләрендә артык эссе түгел, рәхәт кенә. Кыскасы, клип төшерү өчен менә дигән һава торышы! Клипның билгеле бер сюжеты юк. Сценарист тәкъдим иткән концепция буенча, мин табигать көчләрен тасвирлыйм. Клипта барлыгы 3-4 күренеш һәм шул кадәр үк образ булыр дип көтелә”, - дип сөйләде Интертатка Дилия Әхмәтшина.

Җырчының Дубайга беренче тапкыр баруы икән. “Монда килү – күптәнге хыялым иде. Клип төшерү идеясе дә кинәт барлыкка килде, бары берничә көн эчендә генә аны Дубайга барып төшерергә уйлаштык. Клипны Дубайда төшерү тәкъдименә шундук ризалаштым, чөнки “Сакла” җыры үз сәгатен көтте һәм ул Гарәп Әмирлекләре мохитенә туры килә. Бу – заманча яңгыраштагы җыр. Тамашачыда зәвыклылык тәрбиялисе, татар музыкасына яңалык кертәсе килә. Гомумән, үзгәреш җиле киләчәккә өмет белән дөрес юнәлештә исте, дип саныйм”, - диде Дилия.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100