Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: “Салават абый "бию белән буташтырсаң, нормально” дип, җырларга рөхсәт бирде”

Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз. Үзе Салават, үзе Айдар Галимов, үзе Җәвит Шакиров. Майкл Джексон булып та кылана. Биючеләрдән ким куймый сиптереп бии. Кем бу? Әлбәттә, Данир Сабиров!

news_top_970_100
Данир Сабиров: “Салават абый "бию белән буташтырсаң, нормально” дип, җырларга рөхсәт бирде”

14 май көнне Данир Сабиров Филармониядә 6 сезон концертын кабат куйды. Беренче каналдагы “Время” тапшыруы сыман башланып киткән тамаша вакыт темасына багышлаган, үткән һәм бүгенгене күзаллауга, чагыштыруга корылган иде.

Алдан ук әйтеп куйыйм, артист үзе сәхнәгә чыкканчы ук иң беренче сәхнә һәм ут куелышына игътибар иттем. Экран, 90 еллар клиплары, карикатуралар, “Кем миллионер булырга тели?” уенына махсус ясалган слайдлар – бу программага күп көч куелу турында сөйли. Әле шуңа өстәп, концертны Данир үзе алып баруын, үзе җырлавын, биюен, берьюлы Салават, Җәвит Шакиров, Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар булып сөйләвен, халыкны эче катканчы көлдерүен һәм уйланырга мәҗбүр итүен искә алсак, программаның чыннан да искиткеч булуын әйтергә мәҗбүрмен.



“Элек хатыннар сабыр булган”

Концерт вакыт темасына багышланды дигән идем. Данир Сабиров иң элек замана хатыннарын узган гасыр хатыннары белән чагыштырудан башлады.

«Сезнең Сара апа Садыйкова язган: “Син кайларда йөрисең икән, алтыным, көләч йөзле иркәм” дигән җырны ишеткәнегез бар бит инде, әйеме. Карагыз әле сез, ул вакытта хатыннар нинди сабыр булган! Иренең кайда икәнен белмәсә дә, “алтыным, көләч йөзле иркәм” дип эндәшкән. Бүген алай әйтәме соң безнең хатыннар? Минеке кайда икәнемне белмәсә, катастрофа! Вакытында телефонны алмасаң да китә Чәчкәнең җыры. Йөри бит Чәчкә җырлап: “Ә син кайда, кабәхәт, йөрисең эзләп рәхәт” дип. Менә хәзер шул заман килде.

“Элеккеге клипларда агачка терәлү – мәҗбүри эш”

Данир үзгәрешләрнең эстрадага кагылуын да әйтеп узды. Узды гынамы соң, яхшы укытучы кебек, күрсәтмә әсбаплар белән дәлилләде хәтта.

“Элек артистлар, клиплар төшереп, җырның мәгънәсен бирергә тырышкан. Ә күренеш бертөрле булган. Руслар әйтмешли, “Певец – сзади лес”. Бөтен клип урманда төшерелә иде, хәтерегездә булса. Мин дә сезне шул елларга алып кайтып, Зөһрә апа Шәрифуллинаның “Су буенда учак яна” клибын тәкъдим итәсе килә. 1991 елда төшерелгән клип бу. Карагыз әле, элеккеге татар клипларында шундый закон булган. Урманда йөргәндә, җырның бер өлешендә, обязательно агачка терәлергә кирәк. Игътибар иткәнегез бармы, обязательно! 

Әле шушы ук состав белән, шушы ук урманда Венера Ганиеваның “Туй күлмәге” җырына да клип төшерелгән. Бөтен әйбер шул ук, тик Венера апа икенче каенга гына барып терәлә. Карап торырга нинди җиңел клип, әйеме, әмма бүген мондый клипны төшереп булмый. Проблема. Хәзер үзегез беләсез, су буенда учак ягарга ярамый. Штраф. Экологлар хәзер килеп җитә. Икенчедән, күз алдыгызга китерегез, яшь артистлар җыелды ди шушындый клип төшерергә. Кем популяр хәзер? Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, мин, тоже “скромный” бит инде әйеме?! Урманда җыелдык ди, учак ягып җибәрдек. Минем күз алдыма шулай килә, Ришат Төхвәтуллин белән капма-каршы утырабыз. Зөһрә апа урынына ни өчендер Элвин Грей килеп баса. Менә ул туры килер иде кебек. Үзенең гель белән бастырылган чәчләреннән, татуировка, чуар-чуар киемнәреннән, бутыйларыннан. Бара матур итеп, агач саен фирменный хәрәкәтләрен ясап. Бер урында Зөһрә апа кебек каенны кочаклап: “Увидел тебя, субханаллах, как мы красивы, машаллах” дисә... Без калганнар: “Вәт, мәгънәле җыр” дип килештереп утырабыз инде.


Салават Зәкиевич: “Бу балада җырның “җ” хәрефе дә юк” дигән иде

Данир Сабиров концертында сәхнә мэтрларын еш телгә алды. Бу аңлашыла да, пародияче Данирга аларны күрсәтүнең берние юк. Данир телгә алган һәр шәхеснең сүзләрен үз тавышлары белән әйтте. Сез дә шулай укыгыз яме.

Остазы һәм дусты буларак, Данир иң элек Салават Фәтхетдинов белән бәйле хатирәләрен яңартты.

- Хәзер башкарасы җыр аша мин укытучым, остазым Салават абыйның иҗатына гашыйк булдым. Балачактан яраттым бу җырны. Әле дә хәтерлим, туган ягым Азнакайда әни белән Салават абый концертына бардык. Беренче тапкыр. Зал шыгрым тулы. Урын җитмәгәч, без әни белән баскычка утырдык. Салават абый “Нидер җитмәде” дигән җырын башкарырга җыена. Җырлар алдыннан болай дигән иде: “Җәмәгать, кешегә гомер буе нидер җитми бит. Кемгәдер акча җитми, кемгәдер власть җитми. Әни белән мине күреп алды да: “Менә боларга урын җитми” ди. Шулай игътибар иткәнгә, күңелемә кереп калган бугай.

Менә шул җырны җырлыйсым килә бүген. Дөрес, Салават абый кебек бормалап, җиренә җиткереп башкара алмыйм инде мин аны. Укырга кергәндә дә Салават Зәкиевич имтиханда минем җырлаганны тыңлагач: “Бу балада җырның “җ” хәрефе дә юк” дигән иде. Еллар узгач, үземнең концертларны башлап җибәргәч, бер утырганда әле тагын: “Данир, давай, син җырлап интекмә, “все равно лучше не запоешь” ди. Катырак әйтергә туры килде: “Салават абый, сез җырлама дип әйтәсез дә, Аллага шөкер, кайбер җырларымны тамашачы белә бит әле, хәтта балалар да җырлап йөри” дидем. Ул миннән монды реакция көтмәгән иде. Салават абый сүз артыннан кесәгә керми бит инде: “Ну ладно, бию белән бутасаң, нормально” диде. Менә хәзер, булдыра алганча, бөтен җырны бию белән бутыйбыз”, – диде ул.

Сүз уңаеннан, залда Салават Фәтхетдиновның хатыны - Ләйсән ханым да бар иде. 

“Айдар Галимов белән минем охшаш як бар: уйлаганыбызны формалаштырып әйтә алмыйбыз”

Данир Сабиров икенче итеп Айдар Галимов белән бәйле хатирәләрне яңартты. Теләсә ни әйтегез, әмма Айдар Галимовны ул остарак күрсәтә. Күзеңне йомып яки телефоныңа текәлеп тыңласаң, сәхнәдә Данир Сабиров түгел, Айдар Галимов үзе дип уйларга була.

- Моннан өч ел элек Филармония залында Салават абый белән Айдар Галимовның концертын караган идек. Шушы концертында Айдар абый да үзенең элекке, яшь вакытларын искә алып, баянда уйнап җырлады. Мин шаккаттым аның баянда уйнавын күреп. Чөнки гитарада уйнаганын гына белә идем. Хәер, Айдар абый нәрсәгә тотына, шунда уйныйдыр инде ул. Айдар абый белән минем охшаш яклар бар. Ул да минем кебек уйлаган фикерен формалаштырып бирә алмый. Игътибар иткәнегез бардыр инде, ул нәрсә әйтергә белмәсә, халыкка рәхмәт әйтә башлый. Фирменный позада баса бит инде ул:

“Хөрмәтле дуслар, хөрмәтле туганнар, инде артка борылып карасак, инде күпме еллар үтелгән, күпме җырлар, күпме концертлар, күпме тамашачылар, күпме алкышлар, туганнар. Әлбәттә, әйе. Рәхмәт, рәхмәт туганнар. Чын күңелдән. Һәм шуны әйтәсе килә, менә инде яшь вакытларны искә алсак, студент вакытларын искә төшерсәк, мин үзем автотранспортныйда укыдым, дуслар, һәм автотранспортныйда укыганда тулай торакта яшәгәндә, балконда, мин Раил дустым белән гел икәү җырлый идек. Әйе, һаман да истә, мин баянда уйный идем, Раил җырлый иде, аннан Раил баянда уйный иде, мин җырлый идем, аннан икәү җырлый идек, баян үзе уйный иде” дип, буталып та китә инде шунда. - Туганнар, безнең җырлаганны өстәге балконнардан кызлар күзәтә иде. Һәм сез уйлыйсыздыр инде, без җырлап беткәч шушы кызлар безне алкышларга күмгәннәрдер дип, безгә чәчәкләр ыргытканнардыр дип. Юк, туганнар, юк, безне милиция алып китә иде. Сагынам шушы вакытларны, шуңа күрә, Фәрваз, туганым, китер әле баяныңны. Әйе, туганнар, менә шушы мизгелләрне, шушы вакытларны искә төшерәсе килә”. Тып-тын зал. Салават абый? тынлыкны бозып: “Милиция чакырыйкмы?” дип акыра.

“Резидә Шәрәфиева җырлаганга мин гаепле калдым”

Айдар Галимовка килеп терәлгәч, Данир Сабиров әле моңарчы күпләр белмәгән, хәтта уйлап та карамаган бөек серне ачты.

– Хәзер җырлаячак җырны программа төзегәндә егетләр-кызлар тәкъдим итте. Бу җыр бөтенләй дә минем стильдә түгел. Стиль дигән булып инде, “как будто” минем стиль бар, әйеме? Сүз “Синсез яшәү” дигән җыр турында. Кем башкаруында беләсез сез бу җырны? - дип сорый Данир.

Залдан “Резеда Шәрәфиева” дип җавап бирделәр.

– Татарстанда, кая барма, Резеда Шәрәфиева диләр. Безнең коллективта Башкортстаннан да егетләр бар. Алар: “Аны иң беренче Айдар Галимов җырлады” диделәр миңа. Китте бәхәс, китте бәхәс, шулай итеп мин моның төбенә төшәргә булдым. Элеккеге җыр булса да, хокукларын белергә кирәк бит хәзер, катлаулы. Айдар абый белән якыннанрак аралашкач, аңа шалтыратырга булдым һәм гомеремдә беренче тапкыр мин психланган Айдар абыйны ишеттем. Ул котырса да, интеллигентлы котыра инде үзе, матур гына. Гөнаһ шомлыгына каршы, үзем дә сорауны дөрес бирмәдем. “Айдар абый, исәнмесез! Мәйтәм, теге Резеда апаның җырын сез дә җырлагансыз икән, “Синсез яшәү”не кайсыгыз беренче җырлады соң?” дигән идем. Айдар абый: “Данир, брат, туган, нәрсә дип әйтим, моңа кадәр мин сине акыллы малай дип белә идем. Акыллы малай дип белә идем, ничек, Данир, мин сүз таба алмыйм. Нәрсә дип. Вообще-то без бу җырны “рожали”, Данир, “рожали”. 96 елда якын дустым, драма театры актеры Уфаның, Илдар Гомәров, көен дә язды, сүзләрен дә язды. Без икәү бергә уйлап тапкан җыр бу, Данир. Әле мин сиңа больше скажу, без аны 97 елда Финляндиядә, фин татарлары каршында җырладык. Ул аларның иң яраткан җырына әйләнде, Данир, аны Резеда ник җырлагандыр, мин тәки аңламадым, тәки аңламадым”. Айдар абыйның шундый гадәте бар инде, берәр сорау бирсәң, үз-үзе белән сөйләшә башлый. Тыңлап утырасың инде. Әмма ул аны шулай китереп куйды, Резеда апа җырлаганга мин гаепле булып калдым. Алай да: “Айдар абый, мөмкинме, бу җырны программага алган идек” дип аңлаткач, әйтте инде ул: “Ну, Данир, нәрсә дип әйтәсе килә, син инде, ул инде үзеңнең акылыңны да күрсәтә, әйтеп кит, 96 елда Айдар абый башкарган бу җырны беренче тапкыр, бөтенесе яраткан, әмма мин әйтте димә инде, мин әйтте димә, матур булачак” дип, рөхсәтен бирде. Менә, хөрмәтле дуслар, тарихын белдегез, без инде аны үзебезчә эшкәрттек, бию белән бутадык, рәхим итеп тыңлагыз”, дип, “Синсез яшәү” җырын Данир Сабировча башкарды.

Концертта Данир Сабировның ике кызы да катнашты. Олы кызы Мәрьямны инде без инде беләбез, ул Беренче каналдагы “Лучше всех” тапшыруында катнашып кайткан бала

Икенче кызлары дүрт яшьлек Дания дә сәхнә тотты әтисе концертында.


    “Хәзер сезгә эксклюзив, бонус номерлар тәкъдим итәбез. Билет бәясенә кермәгән бу номерлар”, – дип тәкъдим итте Данир кызларын. - 4 яшьлек Дания беренче тапкыр сәхнәгә чыга бүген. Ике айга якын балл биюләренә йөри. “Биисе килә, әти” ди. Әмма бүген көне килеп җиткәч, “Әти, биисе килми” ди. Карап карыйк, ничек булыр дип, кечкенә кызчыгының чыгышын Данир тамашачы белән бергә, залдан карады.


    СССР заманы: леопард бүрек, авыр пәлтә, резинкага аскан бүрек

    Данир Сабиров концертында тамашачыны СССР чорына алып кайтты. Алда әйткәнемчә, инде онытыла башлаган 80-90 еллар атрибутикасын экранда күрсәтә барды ул.

    - Хәзер балага иң зур җәза – кулыннан телефонын алып кую. Әгәр миңа балачакта шундый җәза булган булса, мин сәндрәгә тагын бер тапкыр ут төрткән булыр идем, мөгаен. Балалар хәзер төрле-төрле. Без генә бит ул ксерокстан чыккан кебек идек. Хәтерегездәме безне ничек киендерәләр иде? Бөтенебездә бер төсле авыр пәлтә, аның белән селкенеп тә булмый. Резинкага аскан бияләй, аякта киез итек һәм “писк моды” – леопард бүрек. Бөтенебездә шундый бүрек бар иде, әле аны кигәндә бөтен бала мөселманга әйләнә, бисмиллаһир-рахманир-рахим дип тарттырып куялар иде керешне. Аны чәйни-чәйни авыз тирәсендә боз ката. Кереше озынайгач, әти-әнигә аны алыштырасы проблема булгандыр инде, кемгә карама, ул бүрек өстенә төйнәлеп куйган була иде.

    Хәзер генә ул моданың өсте аска килде. Ничек бар, шулай әйтәм. Элек хатын-кызның трусигы белән “КамАЗ” юып була иде, хәзер күзлек тә сөртеп булмый.

    Данир Сабиров үзе үскән чорны аеруча да яратып, тәмләп сөйләде.

    - Бразилияле Роналдо 2002 елда Корея-Япониядә чемпионатына яңа прическа белән килгән иде. Алда челкасыман чәч калган, калган җире пеләш. “Хәзер бөтен дөнья шулай алдыра башлый” дип сөйләделәр. Аны Роналдога кадәр әллә кайчан уйлап тапкан идек инде без. Хәтерлисезме, “кәҗә сакалы” дигән прическаны? - диде Данир. Бу мизгелдә зал шартлады. Көлүеннән шартлады.

    Чыннан да, Данир телгә алган бу вакыйгалар, мизгелләр һәрберебезнең башыннан узган. Онытылган гына икән. Данир Сабиров бу кичтә һәрберебезне шул чорга алып кайтты.

    – Иркенгә чыктык хәзер, көндез дә иркенләп караватка ята алабыз. Ә элек! Көндез караватка нинди яту, үтеп китәргә дә куркыта иде. Элеккеге карават ниндидер изге урын, һәйкәл кебек тора иде. Менә безнең әбинең караваты. Биш матрац, аның өстендә биш юрган, иң өстә тигрлар төшкән плед. Элек ул стенада тора иде, әмма бабай чебен үтерә башлагач, караватка төште ул. Шуның өстендә биш-алты катлы мендәр. Аллам сакласын, шул мендәрнең бер очын гына урыныннан кузгатсаң, син әбиеңнең соңгы көненә кадәр беренче дошманы буласың”, – дип көлдерде Данир Сабиров.

        Вакыт, үзгәрешләр темасын дәвам итеп, Данир хәтта киләчәктә, ашлар җыйганда сәдака реформасы да булмый калмас дип кисәтә.

      – Тере акча да югала бара, инде мин өйдә ашлар үткәргәндә, сәдаканы да карта буенча гына таратырбыз дип уйлыйм. Сәдака таратучы абыстай һәр әбигә сызып кына бара. “Тәк бисмиллаһир-рахманир-рахим, күчтеме кодагый, карале” дип. Муллага двойной тариф, ике тапкыр сыза", - дип көлдерде ул залны.



       Концертның икенче өлеше күбрәк пародияләрдән торды. Аны монда гына язып бетереп булмый, барып карарга кирәк.

          “Күпме акча эшләвемне белмим”

        Гадәттә, тәнәфестә сәхнә артына керсәң, мәхшәр була анда. Кем чаба, кем киенә, кем психлана дигәндәй. “Татар-информ” хәбәрчесе кергәндә, Данир рәхәтләнеп ял итеп утыра иде. Администраторы, хатыны Миләүшә дә тыныч. Балалар да рәхәтләнеп уйнап йөри.



        – Данир, нидән бу тынычлык? Каушау бөтенләй дә юкмы әллә синдә?

        – Куелган концерт бит бу. Автомат белән бара. Каушау әллә ни юк. Автомат дисәң дә, 23 апрельдә соңгы концертны эшләгән идек, шулай да әле бүгенге кадәр ярты әйбер онытылган барыбер.

        – Быелгы сезонда ничә концерт куйдың соң?

        – Ноябрьдән башладык, һәр айда 17 концерт. Майда инде 5-6 концерт кына.

        – Елына күпме акча эшлисең?

        – Бухгалтерияне Миләүшә алып бара. Күпме акча эшләгәнемне белмим. Бәлки, яртысын миңа әйтмидер дә, – диде Данир Сабиров.

        Данир Сабиров сентябрьдән яңа 7 сезон концертларын тәкъдим итә башлый. Аңа кадәр әле ул үзе генә Эльбрус тавына барып кайтырга җыена.


        Комментарийлар (0)
        Калган символлар:
        news_right_column_1_240_400
        news_right_column_2_240_400
        news_right_column_3_240_400
        news_bot_970_100