Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Базарбай Бикчәнтәев әти булды

"Мин бабамнарның кендек каны тамган туфракка барыбер кире кайтачакмын", - дип кечкенәдән Кытайдан Татарстанга килергә ашкынып яшәгән Базарбайның иң олы хыялы тормышка ашты. Беренчедән, ул хәзер Казанда яши, икенчедән аның баласы Татарстанда дөньяга аваз салды... Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Базарбай Бикчәнтәев әти булды

- Базарбай, котлыйбыз үзеңне. Шатлыгың белән уртаклаш инде...

- Аллага шөкер, кызыбыз исән-сау булып, татар илендә дөньяга килде. Бу минем өчен икеләтә бәхет. Нәселебезнең алтынчы буыны кабат туган туфрагыбызда яралды. Шатлыгымны аңлатырлык сүзләр дә табалмыйм.

- Сезнең бабаларыгыз Кытайга кайчан күченеп киткән булганнар соң?

- 1831 елда алар Татарстаннан Кытайга китеп урнашалар. 5 буын Кытай җирендә туып тәрбияләнсә дә, без телебезне, динебезне, татар халкының гореф-гадәтләрен, токмачлы ашларына кадәр югалтмый сакладык. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланып, Татарстанга ашкынып яшәдек.

- Ничәнче елны Казанга килдең?

- 2011 елның 13 ноябрендә килдем. Килдем дә Татарстанга баш-аягым белән гашыйк булдым. Монда гына үземне чын мәгънәсендә туган илемдә кебек хис итәм. Шушыннан беркая да китәсем килми. Нәселемнең татар җирендә дәвам ителүен телим.

- Тормыш иптәшең кем синең?

- Хатыным Балгынай исемле, Кытай татары. Кытайда табиблыкка укыды. Казанга килгәч, һөнәре буенча түләүле клиникада эшли башлады. Татар балаларына кытай теле дә өйрәтә әле.

- Кызыгызга исем сайладыгызмы инде?

- Әйе, сабыебызга Хәзинә дип исем бирәчәкбез, Аллаһ кушса!

Базарбай Бикчәнтәев "Интертат" электрон газетасына үзе, иҗаты хакында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100