Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйрәмнәрдә тазарган артистлар: Ризат дүрт килога арткан, Гүзәл Идрисова ватсапта диета тота

Нинди генә диетада утырсаң да, ашамаска тырышсаң да, Яңа ел төнендә табындагы ризыкның барысын да татып карыйсы килә. Нәтиҗәдә уйламаганда-көтмәгәндә артык авырлык җыела. Артистлар Яңа ел бәйрәмнәрендә ничә килога симергән дә, ничек ябыгырга җыена икән?

news_top_970_100
Бәйрәмнәрдә тазарган артистлар: Ризат дүрт килога арткан, Гүзәл Идрисова ватсапта диета тота

Алимә Сафина: Себердәге гастрольләрдән, ягъни 10 декабрьдән бирле симерә башладым. Яшермим, барлыгы 7-8 килога тазардым. Һәм, ниһаять, Яңа ел ялларында ныклап ябыга башладым. Формага кайту өчен тагын 4 килога ябыгасым бар. Моның өчен ашауны киметергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, кичке 7дән соң бөтенләй ашамаска кирәк.


Ризат Рамазанов: 4 килога тазардым. Артык авырлыкны фитнеска йөреп, диета саклап ташларга исәп. Ул диетаны барысы да белә инде: кыяр, помидор, кызыл борыч, тавык түше, зәйтүн мае һәм әз генә тоз салынган салат. Бер ел элек шушы салатны ашап, өч көндә 3 килога ябыккан идем.

Лилия Гыйматдинова: Бер дә симермәдем! Минем ялым бик актив үтте. Урамда йөреп, чаңгыда шуып рәхәтләндем.

Азат Фазлыев: Гыйнвар аенда симермәдем, киресенчә, ябыктым. Эшләргә кирәк, эшләсәң, симермисең.


Айгөл Бариева: 4 килога тазарган идем, 2гә ябыктым да инде. Ашауны киметтем. Күп итеп су эчәм. Аннан соң эш белән чабулап, артык авырлык үзеннән үзе бетте.


Гүзәл Идрисова: Яңа ел ялларында 2 килога тазардым. Бүгеннән ябыга башладым. Фитнес белән шөгыльләндем. Дөрес туклануга күчәм. Ватсапта диета тотучылар төркеме бар, анда диетолог киңәшләрен бирә, көн саен меню җибәрә. Бергә булганда, диетаны тоту җайлырак.


Раяз Фасыйхов: Бик симермәдем, чөнки актив ял иттек. Гаиләмне машинага утыртып, Банное күле (Яктыкүл) янындагы тау-чаңгы базасына алып бардым. Ашап, эчеп кенә ятмадым.


Сиринә Зәйнетдинова: Бик тиз тазарам, шуңа күрә көн аралаш спортзалга йөрим. Өчәр сәгать шөгыльләнәм. Гүзәл Идрисова белән бергә диетолог ярдәмендә ябыгырга телибез.


Мөнир Рахмаев: Ничек 79 кило булсам, шулай ук калдым. Минем организм шундый: күпме ашасам да, тазармыйм. Мин бит һәрвакыт хәрәкәттә, эштә. Яңа елдан соң ике генә көн ял иттем. Ябыгырга теләүчеләргә киңәшем шул: дөрес тукланырга, чабарга, шөгыльләнергә кирәк.


Зәйнәб Фәрхетдинова: Тазармадым! Хәрәкәттә бәрәкәт! Контроль көчле! Ризыкны аерым ашыйм. Мәсәлән, бәрәңге икән, бары тик бәрәңге генә ашарга. Ипинең үзен, итне дә шулай ук аерым ашарга кирәк. Тозсыз, шикәрсез, әлбәттә...


Эльвира Хамматова: Ни гаҗәп, быел Яңа ел бәйрәмнәрендә ашап ятмадым, шуңа да тазармадым. Дөрес итеп, тәртипле рәвештә ашадым. Гадәттә, белештермичә ашыйбыз да, аннары ашказаны эшләсен өчен дару эчәбез. Быел исә үземне саклап кына бәйрәм иттем.


Зөлфәт Фәхретдинов: Ябыгасы юк, чөнки симермәдем. Гел селкенеп, эшләп тордым. Үзеңне карап тормасаң булмый бит, формада булырга кирәк. Улым белән күбрәк урамда йөрү шәп булыша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100