Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев: “Биш меңлек белән борын сөртергә... ул кадәр юләр түгел бит инде без”

Азат Фазлыевның канаган борынын кәгазь биш меңлек белән сөртүен, үзе әйтмешли, баеп китүен язган идек. Моны җырчының Инстаграмдагы аккаунтында күрдек. Рульдә барган Азатны Алсу видеога төшергән иде.

news_top_970_100
Азат Фазлыев: “Биш меңлек белән борын сөртергә... ул кадәр юләр түгел бит инде без”

Биш меңлекләрнең чын булуына ышанган халык Азатка шалтыратып, төрле сораулар яудыра башлаган. Җырчы барысына да безнең аша җавап бирергә, бу хәлгә ачыклык кертергә теләвен әйтте.

“Соңгы арада борын канап йөдәтә. Өйдә дә, юлда да була бу хәл. Беркөнне машинада барганда, каный башлады. Салфетка артта, ә туктарга ярамый, чөнки юл тар. Янәшәмдә утырган Алсудан “нәрсә булса да бир”, дип сорадым. Туйлар өчен алынган уенчык биш меңлекләр бар иде, Алсу шуны бирде. Моны кайбер журналистлар дөрес аңламаган. Аларга да эш, сүз кирәк булгандыр инде, шул арада язып та чыкканнар. Биш меңлек белән канлы борын сөртеп утырырга ул кадәр юләр түгел бит инде без. Кешенең шуңа ышануына шаккатык. Ул кадәр дәрәҗәдә баемадык әле. “Нормальный” кешеләр кебек, без дә кредитта яшибез. Бездән көнләшеп яшәгән кешеләргә эләктереп алырга яхшы булды инде бу”, - дип сөйләде Азат Фазлыев Интертатка.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100