Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов - Рифат Фәттаховның киявеме?

Җырчы Азат Абитовның өр-яңа "Онытыл" җырының клибын күргәч, әнә шундый сүзләр йөри башлады. Клипта төшкән төп героиня Айбикә - Азат Абитовның продюсеры Рифат Фәттаховның кызы.

news_top_970_100
Азат Абитов - Рифат Фәттаховның киявеме?

- Азат, Айбикә белән бергә клипта төшүегез күпләрне шаккатырды. Моны ничек аңларга?

- Айбикәнең төп рольне башкарачагын соңгы көнгә кадәр белмәдем. Режиccердан да, Айбикәдән дә сорадым, "тиздән белерсең, сюрприз", диделәр. Бу рольне аңа режиссер үзе тәкъдим иткән. Айбикә куркып кына алынган, шуңа күрә клипта төшүе турында ахырга кадәр әйтмәде. Ул хәтта профессиональ актриса чакыру турында да уйлаган, тик, минемчә, ул бу рольне бик шәп башкарды.

- Сез Айбикә белән нинди мөгалләмәдә?

- Без мин фестивальдә катнашканнан бирле таныш. Көн дә элемтәдә. Гел аралашып торгач, клипта икәү төшү авырлык тудырмады. Ләкин мәхәббәт уйнавы кыенрак булды. Кайбер күренешләрне кат-кат төшерергә туры килде, чөнки гел икебезнең беребез көлде. Айбикә белән бары тик эшлекле мөнәсәбәтләрдә без. Клипны минем туган авылым - Чувашстанның Шыгырдан авылында яшәүче икетуган апамның өендә төшердек.

- Азат, клипта Айбикә белән караватка ятып төшкәнсез. Бу күренешне тәнкыйтьләүчеләр булмадымы?

- Әле клип чыкты гына, күреп өлгермәүчеләр дә бардыр. Әлегә кадәр тискәре фикер әйтүче булмады һәм булмас дип уйлыйм.

- Клипта бик оста итеп, тәмен белеп уйныйсың. Кинода төшәргә теләгең юкмы?

- Төшәр идем! Әмма кинода төшү бик авырдыр дип уйлыйм, чөнки 4 минутлык клипны да 3 көн буе төшердек.

- Рифат Фәттаховның кияүе булыр идеңме?

- Миңа бу хакта уйларга иртәрәк әле, мин өйләнергә җыенмыйм. Ләкин барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.

- Рифат Әхмәтович клипка нинди бәя бирде?

- "Клип әйбәт!" - диде. Артык сүз әймәде.

- Азат, җырның темасы тирән мәгънәгә ия. Ул күңелдә сагыш хисләре уята. Ни өчен аны үз репертуарыңа алдың?

- Бу җыр минем тормышыма туры килә. Һәм нәкъ шундый чакта миңа насыйп булды ул. Аның авторлары - Айдар Тимербаев һәм Айдар Минһаҗев. Айдар абыйга күңел халәтемне сөйләгәч, шушы җырны тәкъдим итте. Мин шундук аны үз иттем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100