Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар Яңа ел каникулларын ничек үткәргән?

Яңа ел яллары, каникуллары күз ачып йомганчы узып та китте. Гадәттә, бу көннәрдә халык кунактан кунакка йөри, яисә өйдә ял итә, балаларын төрле күңел ачу чараларына алып бара. Ә татар эстрадасы артистлары Яңа ел бәйрәмнәрендә кайда һәм ничек ял иткән икән?

news_top_970_100
Артистлар Яңа ел каникулларын ничек үткәргән?
Элвин Грей (Радик Юльякшин) Тайландның Паттайя шәһәрендә ял иткән. “Барысыннан да ял итәргә булдым. Хәтта социаль челтәрләрдән дә”, - ди ул.



Алсу һәм Азат Фазлыевлар – ял белмәс, уңган һәм тырыш гаилә! Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанның төрле район-авылларында банкетлар алып барган. “Безнең өчен яллар 8 гыйнвар көнне башланды. Кызганыч, балаларның каникуллары тәмам. Ләкин каникулның соңгы көнендә булса да, балаларны кинотеатрга мульфильм карарга алып бардык”, - диде Алсу.



Дилә һәм Булат Нигъмәтуллинар Яңа ел бәйрәмнәрендә гастрольләргә кузгалды. Хәзерге вакытта абыйлы-сеңелле дуэтның тамашалары Әлмәт районы авылларында бара.



Ришат Төхвәтуллинның каникулы туган ягы – Карамалы Гобәй авылында узган. Ришат волейбол уйнарга да, укытучылары белән күрешергә дә, бәби карарга да өлгергән.



Илсөя Бәдретдинова 2 гыйнвар көнне үк Балык Бистәсе районы Тегермәнлек авылына концерт белән чыгып киткән. Җырчының концертлары ай буе Татарстанның төрле район-авылларында булачак.



Рифат Зариповның да 2 гыйнвардан Әтнәдә концертлары башланган. “Мин игезәгемне таптым! Ул минем концертларымны алып бара. Бик талантлы, ышанмасагыз, килеп күрегез!” – ди артист. Ә Яңа елны Рифат Казанда гаиләсе белән каршы алган.



Иркә Яңа ел бәйрәмнәрен гаиләсе белән үткәргән, кызларын төрле күңел ачу чараларына алып барган. Шуларның берсе - балалар өчен мультфильм. Кызлары да, Иркә үзе дә мульфильмны бик ошаткан.

Гомумән алганда, Яңа ел бәйрәмнәрен эшләп үткәргән артистлар күп булган. Кайберләренең яллары, киресенчә, башлана гына икән әле...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100