Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2017 ел шоу-бизнесы: популярлыгын җуйган Уразова, югары үрмәләгән Тямаев

Шоу-бизнес яңалыклары - " Интертат" электрон газетасындагы иң популяр рубрикаларның берсе. Бу рубрикада чыккан хәбәрләр нигезендә, без 2016 елда һәм 2017 елда укучыларыбызны иң нык кызыксындырган артистларның рейтингын төзедек. Кайсы артистның популярлыгы кимегән, кемнәр, киресенчә, популярлашкан?

news_top_970_100
2017 ел шоу-бизнесы: популярлыгын җуйган Уразова, югары үрмәләгән Тямаев

Иң башта рейтингның ничек төзелүен әйтик. Без һәр айдагы иң күп укылган шоу-бизнең яңалыкларының исемлеген төзедек. Һәм шулар нигезендә, иң күп укылган язмаларның кем исеме белән бәйле икәнлеген ачыкладык. 

2016 елда “Интертат” сайтында иң күп укылган һәм иң популяр булган җырчылар рейтингы:

1.       Элвин Грей (Радик Юльякшин)

Шул ук принциптан чыгып, без 2017 елда иң күп укылган артистларның рейтингын төзедек. 2017 ел белән чагыштырганда алар ничә позиция югалткан, яки киресенчә, популярлык шкаласында ничә баскыч югары менгән икәнлеген дә исәпләп чыгардык.

1.       Элвин Грей (Радик Юльякшин)

Ике елны чагыштырганнан соңгы нәтиҗәләр:

2017 елда уңышка ирешкән җырчылар

Иң популяр җырчы – Элвин Грей (Радик Юльякшин). Аның турындагы язмалар ике ел рәттән иң күп укылганнар рәтендә. Бу гаҗәп түгел, мөгаен. 2016 елда Элвин Грейның иң популяр вакыты иде. Бу аның татар сәхнәсенә киң масштаб белән килеп кергән вакыты.

Быел тамашачы Элвин Грейдан күпмедер дәрәҗәдә арыды. Бу җырчының бик күп гастрольләре белән бәйледер. Чөнки Элвин Грейның булмаган район үзәге калмады, кайбер районнарда ул берничә тапкыр булды, тамашачы өчен ул тансык булудан туктады. Билгеле булганча, җырчы күпмедер дәрәҗәдә серле булырга тиеш, ә Радик Юльякшинның инде сере калмады дияргә була - шәхси тормышы да, иҗаты да күз алдында, бөтенесе Инстаграмында. 

Әмма шул ук вакытта Элвин Грей һәм аның командасы популяр булу өчен пиар акцияләрне уйлап чыгарып кына тора. Мәсәлән, җырчының Салават Фәтхетдинов белән уйлап чыгарылган бәхәсе, Яңа ел алдыннан төнге клубта сугыш чыгаруын шундый очраклар дип әйтергә була. Шулай ук туган телне өйрәнүгә кагылышлы проблема тугач та, Радик Юльякшин, беренчеләрдән булып, туган телне өйрәнүне яклап чыгыш ясады. Шул сәбәпле, тамашачыларның җырчыдан күпмедер дәрәҗәдә аруын компенсацияләде дияргә була.

Хәния Фәрхи һәм Илсөя Бәдретдиновалар турында яңалыкларның популярлашып китүе, билгеле, фаҗигале хәлләр белән бәйле. Быел җәй Илсөя Бәдретдинованы җырчы итеп таныткан Илфак Шиһапов һәм җырчы Хәния Фәрхи вафат булды. Бу хактагы яңалыклар иң күп укылучылар исемлегендә.

Фирдүс Тямаевның сигезенче урыннан бишенче урынга менүе һич кенә дә гаҗәп түгел. Быел бу җырчы зур сикереш ясады дияргә була. Фирдүс Тямаевка “Татар җырын”да йомгаклап җырлау хокукы бирелде, Уфада “Туган тел” телекомпаниясе премиясендә дә ул иң популяр җырчы дип табылды

Тямаев актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Җырчыларны җыештырып, Бауман урамында "Туган тел" җырлауны оештырды. "Татар-информ"да матбугат конференциясендә җырчылар әйтергә курыккан теманы кузгатты - клуб җитәкчеләренең,артистларны кулланып, акча эшләвен әйтте.


Дилә Нигъмәтуллиннаның Интертат укучылары арасында популярлыгы артуы аның ачыктан-ачык интервью бирүе белән бәйле дип уйлыйбыз. Чөнки бу интервью үзе дә бик популяр булды, аннан соң Дилә турында язган башка яңалыклар да күп укылды.

Шушы ук күренешне Чулпан Йосыповага карата да әйтеп була – аның шәхси тормышы турында чыгышы укучыларга бик ошады дия алабыз.

“Мисс-гаҗәп” дигән номинация булса, без аны Гөлназ Асаевага бирер идек. Асаева җырлары, концертларына караганда укучыларга гаугалары белән күбрәк таныш. Ул әле Элвин Грейның кәләшенә әйләнә, аннары кәләш булудан туктыйЭлвин белән сырхауханәгә кереп ята, аннары төнге клубта сугыш чыгара, әле аны "үтерәләр". Ни генә булса да, Гөлназ Асаева популярлык буенча күп кенә танылган җырчыларның борынына чиертә алырлык артист.

Мактауга лаек кеше дип Данир Сабировны әйтергә була – артист турындагы хәбәрләр Интертат укучылары өчен һәрвакыт кызык. Быел исә Данирны популярлаштыруга кызы Мәрьям дә зур өлеш кертте. Аның Максим Галкин тапшыруында катнашуы елның иң популяр язмаларының берсе булды дияргә була.

Алинә Сафиуллина, Айгөл Бариеваның популярлашып китүе аларның актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек – аерым алганда, “Кызлар пати” клубы оештырулары белән бәйле. 

Ләйсән Таишева исә, бәби табып, “яңа сулыш” ачты.

Гүзәлем белән Салават Миңнеханов дуэтының “Ай-яй” җырлары исә ел дуэты итеп табылды, шулай ук Салават “Үзгәреш җиле”ндә дә катнашты.

Рифат Зариповның да популярлашуы гаҗәп түгел – җырчы быел үзенең кызыклы җырлары, клиплары белән тамашачыларны куандырды.

Безнең халык матур, сөйкемле парларны ярата. Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфановаларның фотолары гына барлыкка килү дә укучыда кызыксыну уята. Шуңа да бу дуэтның киләчәге бик өметле дип уйлыйбыз. Өстәвенә, алар һәрвакыт иҗади эзләнүдә.

2017 елда популярлыгын югалткан җырчылар

Гүзәл Уразова беренче өчлектән төшеп китеп, биш позиция түбән тәгәрәде. Моның сәбәпләрен аңлатырга буладыр. Соңгы елларда Гүзәл Уразованың популярлыгы түбән тәгәри бара. Җырчының коллегалары әйтүенчә дә, Гүзәл Уразованың концертлары популяр түгел. 2016 елдагы икенче урында да аның Элвин Грей белән җырлаган дуэты “гаепле” дияргә була.

2017 елгы концерты да шоу-бизнес өлкәсендә ниндидер вакыйга итеп кабул ителмәде булса кирәк – башка матбугат чараларында да бу концерт турында ниндидер күләмле бәхәсләр күренмәде. Концертта ниндидер хит барлыкка килеп, халыкка таралды дип тә әйтеп булмый. Тамашачы Гүзәл Уразованың Татарстан байрагы булып киенеп чыгуын да патриотизм адымы итеп түгел, киресенчә, республиканың символыннан көлү кебек итеп кабул итте булса кирәк. Кыйммәтле, әмма берсеннән берсе сәер киемнәр дә консерватив татар халкын шаккаттырмады.

2017 елда Гүзәл Уразова инстаграмында эпатаж видеолар пәйда булды – салкын су (һәрхәлдә, шулай дип игълан ителгән) коену, инстаграмга язылучыларга сумка бүләк итү һ.б. Әмма, күрәсең, тамашачыны мондый адымнар белән генә җәлеп итүе авыр. Халыкка җыр кирәк. Салкын су белән кайнар башны гына суытып була, тамашачыны коры су белән генә җәлеп итеп булмый.



Салават Фәтхетдиновның популярлыгы кимүен дә объектив сәбәпләр белән аңлатып була. Былтыр аның “Татар җырын”да, гадәттәгечә, соңгы булып җырламыйча, үз урынын Элвин Грейга бирүе зур вакыйга итеп кабул ителеп, күп укылган иде. Быел Элвин Грей белән бәхәстә дә Салават Фәтхетдинов очколар җыйды дип әйтеп булмый. Һәм Гүзәл Уразова белән булган күренешне Салаватка карата да әйтергә була – җырчының августтагы традицион концертлары вакыйга итеп кабул ителмәде, бу концерттан бер генә дә хит бәреп чыкмады. 

Салават Фәтхетдиновның "Хәерче билет алып концертка килсә, мине яшәтә" дип, тамашачысын кимсетеп әйткән сүзләре дә үз ролен уйнагандыр дип әйтергә була. 

Шушы ук хәлне Айдар Галимовка карата да әйтеп була. Халык җырчысы яңа, яшь тамашачыларны җәлеп итү өчен бөтенләй көч түкми кебек. Айдар Галимов социаль челтәрләрдә бөтенләй юк дияргә була. Өстәвенә, соңгы елларда аның бер генә хиты да тумады.

Айдар Галимов белән Салават Фәтхетдинов классик авыл татары йортындагы кыйбатлы серванттагы затлы савытлар кебек – карап торырга матур, затлы, әмма алардан инде чәй эчмиләр. 

Һәм бу ике җырчыга карата тагын шуны әйтергә була - аларның елдан ел азрак җырлавы популярлыкларын киметә. Җырчыдан тамашачы һәрвакыт җыр көтә. Ә ике олпат җырчы "үз дәрәҗәләрен белеп" кенә җырлый. Мәсәлән, Айдар Галимов "Татар кызы" конкурсында жюрида утырды, җырламады. Ә бит залда нәкъ менә аның тамашачысы иде. Салават та "Татар җырында" җырламый - "йолдыз" ролен генә үти: килә, җырламый. Әмма җырламаган җырчы ул инде җырчы түгел.

Илназ Баһның популярлыгы кимүен дә яңа иҗади уңышлары белән артык сөендермәве белән аңлатырга буладыр. Кызыклы костюм ул бары тик бер генә көнлек.

Ришат Төхвәтуллинның “Интертат”та аз укылуының сәбәбен шулай ук иҗади кризис белән аңлатырга буладыр. “Тыңлачы, сандугач”ны Ришат җырлый алмый, ә шундый ук популяр җырны Ришат әлегә тәкъдим итмәде. Моны җырчы үзе дә аңлый ахыры. Затлы машинада Татар-малай һәм ниндидер җилбәзәк ике кызны утыртып башкарылган клип та “Тыңлачы, сандугач" тибындагы җырны көткән тамашачы өчен лаек җавап булмады, ахыры. Ришатның җилбәзәк кызларын “Интертат” укучылары кабул итмәде.

Вәсилә Фәттахованың 2016 елда күп укылуы аның вафаты турындагы хәбәрләргә бәйле һәм аңлашыла дип әйтергә була. 2017 елда Вәсилә Фәттахова хакында язмалар чагыштырмача аз булды.

Ильвинаның былтыргы популярлыгы аның концерты узуга бәйле булса кирәк. Быел иҗади үсеше юк, шул сәбәпле, 2017 елда популярлыгы да кимегән.

Шуны ук Нурзадә, Ильмира Нәгыймова, Лилия Муллагалиеваларга карата да әйтергә була.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның иҗади һәм социаль челтәрләрдә активлыклары кимүе дә популярлыкларына йогынты ясады булса кирәк.

Гөлсириннең 2016 елгы зур популярлыгы аның эстрадада яңалык булуы белән бәйле дип уйларга нигез бар. 

Һәм тагын бер кат искәртәбез: бу рейтинг бары тик “Интертат” сайтына нигезләнеп кенә эшләнде. Шул сәбәпле, моны татар эстрадасындагы абсолют хакыйкать итеп кабул итәргә кирәкми. Әмма ниндидер нәтиҗәләр ясарга нигез бар. 

Ни генә әйтсәк тә, шундый нәтиҗә ясарга була - шоу-бизнеста да бизнесның барлык өлкәләрендәге кебек үк кагыйдә эшли. Җырчы эшләми икән, популярлыгы да юкка чыга. Үзен камилләштерү юнәлешендә эшләгән, әмма популяр булмаган җырчы юк дип әйтергә була. 

2018 елда барлык җырчыларга да популярлык килүен телибез! 2018 елга нәтиҗә ясаганда, бу рейтингны кабат искә төшерербез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100