Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан “Россия көчле төбәкләре белән көчле” тезисын алга сөрә – Рөстәм Миңнеханов

Бүген Казанда Татарстан халыкларының III съезды узды. Көн тәртибенә “Татарстан Республикасының бүгенге этапта этномәдәни үсеше” мәсәьәләсе куелган иде. Төп доклад белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

news_top_970_100
Татарстан “Россия көчле төбәкләре белән көчле” тезисын алга сөрә – Рөстәм Миңнеханов

Съезд эшендә мәртәбәле кунаклар буларак Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Владимир Васильев катнашты.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: “Безнең этноконфессиональ өлкәдә үсеш буенча “Татарстан моделе”нә Россиядә дә, халыкара аренада да ихтыяҗ зур булды”, - дип белдерде. Ул 2007 елда узган икенче съездда хупланган “Татарстан Республикасының дәүләт милли сәясәте концепциясенең” әһәмиятен билгеләп үтте. Бу документның милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча киңкырлы эшләрне колачлавын белдерде.

Дәүләт Киңәшчесе 1992, 2007 елларда уздырылган съездлардан соң Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлү турында Шартнамәләр төзелгәнен искәртте. “Шартнамәнең үсешкә илтүче юнәлештә булуын исәпкә алганда, ул алга таба яшәргә хаклы”, - диде.

Рөстәм Миңнехановның чыгышы төрле еллардагы фотолар белән үрелеп барды. Россия Президенты Владимир Путинның съездда катнашучыларга телеграмма юллавы да очраклы түгел. Бу ил җитәкчелеге тарафыннан милли сәясәткә зур игътибар билгесе. “Шул рәвешле, моны Татарстан Республикасының Россиянең куәтен ныгытуга керткән өлешен тану дип кабул итәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Беренче һәм икенче съездларның нәтиҗәләре

Президент Татарстанның үсешенә алдагы халыклар съездлары карарлары зур йогынты ясаганын билгеләп узды. Ул 1992 елдагы беренче съездның катлаулы тарихи чорда узганын искәртте.
- Ул съезд Татарстан халыкларының рухи бердәмлеге акты булды дияргә була, - дип бәяләде ул җыенны Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шул вакытта милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясен, Халыкалар дуслыгы йортын булдыру карарлары кабул ителгәнен әйтте. Беренче съездда милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык өстенлекле юнәлеш бу луны аңлау барлыкка килгәнен билгеләп үтте.

Икенче съездның резолюциясендә исә, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Россияне федератив дәүләт итеп үстерүгә йөз тоткан иҗтимагый-сәяси курсны дәвам иттерү мөһимлеге билгеләп үтелгән. Рөстәм Миңнеханов бу сәясәт нигезендә илнең бердәмлеген саклау, Россиянең барлык халыкларының телләрен, мәдәниятен үстерү максаты ятканлыгын шәрехләде. Аның сүзләренчә, делегатлар этномәдәни үсешнең уңышын бертавыштан таный. Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе Татарстан халыклары ассамблеясе итеп үзгәртелә.

Рөстәм Миңнеханов бүген дә шул вакытта кабул ителгән дәүләт милли сәясәте концепциясе нигезендә эш алып барылуын билгеләп узды. Ул барлык халык вәкилләренә бертигез шартлар булдырылуын, татар халкының киңкырлы үсеше кайгыртылуын әйтте.

“Республика күпмилләтле халкының мәнфәгатьләрен кайгырту яклы булды”

Рөстәм Миңнеханов бүген федераль дәрәҗәдә дәүләт милли сәясәте стратегиясе кабул ителгәнен, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык булдырылганын, максатчан дәүләт программалары гамәлгә ашырылуын билгеләп узды.

- Беренче халыклар съездыннан соң республиканың соңгы 25 елгы үсешенә бәя биргәндә скептиклар да аз булмады дияр идем. Төрле тәнкыйди фикерләр дә яңгырый. Республиканың берникадәр аерымланган булуын һәм ил мәнфәгатьләренә каршылыгын күрсәтү омтылышлары да бар. Бу Татарстан һәм Россиядәге хәлләрне тирәннән аңламаудан. Республика баштан ук күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләрен кайгырту яклы булды”, - диде Президент.

Президент әйтүенчә, ул вакытта вазгыятьне тотрыклыландыру, төрле милләт вәкилләре арасында шик-шөбһә уятмау мөһим бурыч булган.

Рөстәм Миңнеханов 1992 елда үткәрелгән референдумга да бәя бирде. Халык фикере алуның республикадагы төрле халыкларның проблемалы мәсьәләләрен тыныч юл белән хәл итәргә теләвенә омтылыш булганлыгын әйтте.

- Бу республикада милләтара татулыкны ныгытуга һәм федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр өчен дә бердәнбер юл иде. Республиканың мөстәкыйльлеге аның җаваплылыгы белән дә үрелеп килде. Татарстан үсешенең һәр этабында “Россия көчле төбәкләре белән көчле” дигән тезисны алга сөрде, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шул вакыттагы Президент Минтимер Шәймиевнең сәясәте үзен аклаганын әйтте.

Икътисади үсеш демографиядә дә чагылыш таба

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күп кенә төбәкләр һәм чит илләрдән партнерлар белән хезмәттәшлек итүенә игътибарны юнәлтте.

- Республика инвестицияләр җәлеп итү ягыннан да уңышлы төбәкләр исемлегендә, - ди ул. Рөстәм Миңнеханов республика даны еракларга таралуда Казанның 1000 еллыгы, Бөтендөнья студентлар Универсиадасы, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм башка вакыйгаларның роле зур булуын билгеләде. Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә гражданнарның хокуклары һәм ирекләрен тәэмин итү өстенлекле булуын, аның төрле халыкларның тигез хокуклы булуына нигезләнүен әйтте.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бүгенге макроикътисади үсеш күрсәткечләренә тукталды. “Социаль иминлекнең мөһим күрсәткечләре булып халыкның иминлеге санала. Әгәр 10 ел элек халыкның табигый кимүе күзәтелсә, 2016 елда табигый үсеш 11 меңгә якын кеше тәшкил итте”, - диде.

Татарстан уңышы – илебез уңышы

- Татарстанның күпмилләтле халкы вәкилләренә аңлау һәм теләктәшлек, республика һәм ил үсеше хакына хезмәт куюлары өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Бу үсештә безне һәрвакыт ил җитәкчелеге хуплавы мөһим. Татарстанның уңышы илебез Россиянең уңышы булуы буенча бердәм аңлау бар, - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов республика дәрәҗәсендә үткәрелә торган Сабан туе, русларның Каравон, чувашларның Уяв, удмуртларның Гырон быдтон, мордваларның Балтай, мариларның Семык, төрки халыкларның Нәүрүз, Питрау һәм башка бәйрәмнәрне санап узды.

- Татарстан халыклары ассамблеясе инфраструктурасы шактый киңәйде. Бүген ул 210 нан артык милли-мәдәни берләшмәне үз эченә ала, 7 Халыклар дуслыгы йорты бар. Соңгы елларда дини оешмалар үсешендә зур алгарыш сизелә. Без рухи һәм дини мәсьәләләрне хәл итүдә таяныч эзләп, барлык дини оешмалар белән мөгамәләләр урнаштырдык. Күп кенә храмнар һәм мәчетләр кайтарылды. Татарстан митрополияләре һәм мөселманнарның Диния нәзарәтләренә яңа биналар бирелде. Халык ярдәме белән Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу буенча эшләр бара, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе соңгы ун елда мигрантлар агымы 2,5 мәртәбә артканын, бу нисбәттән, читтән килүчеләрнең социаль-мәдәни адаптациясенә зур игътибар бирелүен билгеләп узды.
ТАССР 100 еллыгы якынлашуын искәртеп: “Безнең төп бурыч – бу тарихи вакыйганы лаеклы рәвештә каршы алу. Юбилей татарстанлыларның һәм Россия халкының тагын да тыгызрак берләшүенә китерәчәгенә ышанам. Татарстан көчле Россия яклы – безнең уңышлы үсешнең нигезе шунда. Федерация дә көчле Татарстан булуын тели – дәүләтебезнең үсеш нигезе шул”, - диде Президент.

Милләтара мөнәсәбәтләр уңай

Рөстәм Миңнеханов съезд алдыннан уздырылган социологик тикшеренү барышында сораштырылган кешеләрнең 90 проценттан артыгы башка халык вәкилләренә уңай мөнәсәбәтен белдергәнен әйтте. Ул анкета һәм чыгышларда яңгыраган тәкъдимнәрнең исәпкә алыначагын һәм аеруча мөһим мәсьәләләрнең республика Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында күтәреләчәген белдерде.

  

Докладын тәмамлап, ул киләчәктә дә милләтара һәм диннәрара татулык өстенлекле бурыч булырга тиешлегенә басым ясады. Съездда, шулай ук, Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов, Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александрова, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров һәм башкалар чыгыш ясады.

Татарстан – милләтара сәясәт өлкәсендә үрнәк төбәк

Россия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов Татарстанның үрнәк төбәк булуын белдерде:

-  Монда Халыклар дуслыгы йортлары яхшы эшли, массакүләм этномәдәни чаралар гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнеханов конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә. Минтимер Шәймиев эшләгәндә дә Россия халыклары бердәмлегенә зур игътибар юнәлдерелде.

Татарстанда яшәүчеләрнең хезмәткә мәхәббәте аларның канына сеңгән, бу республикага социаль-икътисади яктан алдынгы төбәк булырга мөмкинлек бирә. Катлаулы вакытта да Татарстан икътисади тотрыклылыгын саклап кала алды. Татарстан милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә уңышлы төбәкләр сафында. Соңгы сораштырулар буенча, халыкның күпчелеге, 87 проценты, төрле милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр хакимлек итә дип саный. Бу бик яхшы күрсәткеч”, – ди Магомедсалам Магомедов.

Шәймиев – татар халкының тарихи каһарманлыгы һәм зыялылыгы гәүдәләнеше

Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә “Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Татарстанның беренче Президенты бу бүләкне Казанда Татарстан халыкларының III съездында кабул итеп алды.

Минтимер Шәймиев дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга, ике төбәк арасында икътисади һәм мәдәни багланышларны үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде. Рамазан Абдулатипов Минтимер Шәймиевның һәм Борис Ельцинның акыллы сәясәте нәтиҗәсендә Татарстанның катлаулы чорны уза алуын, ике арада шартнамә төзелүен билгеләп үтте. Ул Минтимер Шәймиевның татар халкының тарихи каһарманлыгы һәм зыялылыгы гәүдәләнеше булуын белдерде.

- Аның һәрвакыт масштаблы кеше булуы – бер мәсьәлә. Кешелек җәмәгатьчелеге үсешендә төп канун – буыннан-буынга күчү. Ул шушы канун нигезендә эш итә. Ул үзеннән соң булдыклы команда калдыра алуы – аның олы казанышы, – дип бәяләде Рамазан Абдулатипов Минтимер Шәймиевны.

- Рөстәм Нургалиевич Россиянең барлык субъектлары арасында иң нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләрнең берсе булып тора. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның белән гел янәшә. Ә янәшә баручыга алда баручыга караганда да авыррак әле, – дип шаяртты Дагыстан җитәкчесе.

"Съезд матур, алга таба да шулай булсын"

Лениногорскидан килгән чуваш һәм мордва вәкилләре “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән фикерләре турында уртаклашып, съездның бик матур итеп оештырылганын, төрле милләт вәкилләрен күреп, күңелләре күтәрелгәнен әйттеләр. “Съезд тагы да уңай нәтиҗәләр бирер дигән өмет бар. Низаглар, конфликтларсыз шундый тыныч яшибез. Алга таба шулай булуга өметләнәбез”, - ди

Лениногорскиның “Эрзянка мордовочка” мордва ансамбле җитәкчесе Мария Шалина. Ул халык коллективлары өчен фестивальләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калды. Лениногорскида чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Ольга Орлова фольклор ансамбльләре, коллективларына бераз ярдәм булсын иде дигән теләктә калды. “Мин 30 ел ансамбльдә эшлим. Безгә бераз булышсыннар иде. Акчасыз, транспортсыз беркая чыгып булмый, без бит Россиянең бөтен төбәкләренә чыгып концертлар куябыз”, – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100