Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлауның якынча нәтиҗәләре: Владимир Путинга 70 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән

Бүген ил халкы Россия президентын сайлады. Әлегә сәгатькә билгеле булган мәгълүматлар буенча, сайлауда Владимир Путин җиңеп чыкты. Әлегә эшкәртелгән бюллетеньнардан чыгып нәтиҗә ясәгәндә, Россиянең хәзерге президентына 70 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән.

news_top_970_100
Сайлауның якынча нәтиҗәләре: Владимир Путинга 70 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән
Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, участок сайлау комиссияләренең 25,03 процентыннан килгән мәгълүматлар буенча, Владимир Путин 72,53% тавыш җыйган.

Калган кандидатларга бирелгән тавышлар түбәндәгечә:

Павел Грудинин (КПРФ) - 15,9%;

Владимир Жириновский (ЛДПР) - 6,95%;

Ксения Собчак ("Гражданская инициатива) - 1,39%;

Григорий Явлинский ("Яблоко") - 0,77%;

Максим Сурайкин ("Коммунисты России") - 0,61%;

Борис Титов (Партия роста) - 0,6%, 

Сергей Бабурин (Российский общенародный союз) - 0,62%.

Грудинин 2012 елда Геннадий Зюгановка караганда азрак тавыш җыйган (17,7%). Жириновский узган сайлауда 6,2% тавыш җыеп, дүртенче урында иде.

Иң актив һәм иң пассив сайлаучылар кайсы төбәкләрдә яши?

Россиядә  59,9% сайлаучы тавыш биргән. 

Татарстанда 69,2%, Чечняда 81,1%, Брянскида 72,5%, Төньяк Осетиядә 75,4%, Тывада 83,4%, Башкортстанда - 64,8%, Кабарда-Балкар республикасында 83,3%, Дагыстанда 72%, Ингушетиядә 70,9%, Карачай-Черкес республикасында 73,3%, Мордовиядә 70,01%, Марий Элда 60,2%, Кырымда  63,9% сайлаучы тавыш биргән. 

Сайлаучылар тавыш бирүдә пассив катнашкан Россия төбәкләре:

Тверь өлкәсе (51,7%); Түбән Новгород өлкәсе (52,4%); Мәскәү (52,7%); Санкт-Петербург (55.5%); Омск (55,6%); Пермь крае - (57,1%); Курган (57,0%); Әстерхан өлкәсе - (53%); Иваново өлкәсе (53.3%)

Татарстанда Россия президентын сайлау нәтиҗәләре


Экзит-пол - сайлау участокларында сайлаучылардан сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанда Владимир Путин 80,9% тавыш җыйган. Икенче урында Павел Грудинин (10,1%), өченче – Владимир Жириновский (4,5%). Ксения Собчак 1,6%, Григорий Явлинский – 0,9%, Сергей Бабурин – 0,4%, Борис Титов – 0,4%, Максим Сурайкин – 0,3 % тавыш җыйган, 0,9% кандидат бюллетеньне бозуы турында әйткән. КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы җаваплы секретаре Андрей Большаков әйтүенчә, 13,5 мең кешенең фикерен сораштырганнар. 

Рөстәм Миңнеханов: Без көчле Россия һәм көчле Татарстан өчен!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә”, - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган “Мин тавыш бирдем” шәһәр концерты сәхнәсеннән.

“Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды – без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс, бу - сайлау комиссиясе, күзәтүчеләр, иң мөһиме – сайлаучылар. Республикада бу процесс бик уңышлы узды. Без көчле Россия һәм көчле Татарстан өчен! Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык! Сезгә бик зур рәхмәт! Уңышлар сезгә! Бергә булыйк!” - диде Президент.

Президент сәхнәгә Салават Фәтхетдинов чыгышыннан соң чыкты һәм сәламләү сүзләреннән соң тамашачылар янына төшеп Валерий Меладзе чыгышын тамаша кылды. 

Бик салкын көн булуга карамастан, "Казан Арена" алдындагы мәйданга меңләгән кеше җыелган иде.

Конституция буенча, Россия президенты 6 елга сайлана. Барлык саннар да шушы сәгатькә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100