Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнехановтан 2017 елга нәтиҗә: 10 төп вакыйга - татар теле, банклар, җыр, мандарин һәм башкалар

Авырлыклар безне тагын да чыныктыра, куәтлерәк итә. Тискәресен генә түгел, яхшысын да күрә белү мөһим. Әйе, банк өлкәсендәге кризис, тел белән бәйле мәсьәлә, өлешләп төзелештә катнашучыларның алдануы, башкалары хафага сала. Әмма сынауларсыз да булмый, шул ук вакытта сөенечләре дә җитәрлек булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда 2017 елга йомгак ясады.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнехановтан 2017 елга нәтиҗә: 10 төп вакыйга - татар теле, банклар, җыр, мандарин һәм башкалар

Очрашуда Рөстәм Миңнехановның сорауларга җавап биреп әйтелгән төп ун фикерен тәкъдим итәбез. 

Иң элек, Президент Илбашы Владимир Путин белән очрашуына бәя бирде. “Очрашу позитив узды. Мин социаль-икътисади күрсәткечләр турында сөйләдем, юллар, торак белән тәэминат турында берничә сорау бирдем. Хәер, бездә барлык фаразланган күрсәткечләр үтәлгән. Социаль-мәдәни программалар гамәлгә ашырылган. Ниндидер проблемалар юк. 2018 елга планнар турында сөйләдем”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Каләм ияләре татар теле тирәсендә барган шау-шуны искә төшерә алмый булдыра алмады. Хәер, Президент үзе дә озын җаваптан качмады. Хата-кимчелекләрне дә таный, телнең әһәмияте турында да озак фикер йөртте.

1. “Ана телеңне белмәү бизәми!”

“Кызганычка каршы, без татарлар да ана телебезне белмибез, аз кулланабыз. Моны кабул итәргә кирәк. Һәркайсыбызда татар теленә карата патриотизм хисе булырга тиеш. Менә шул җитми. Татар телен туган теле буларак белү – һәр кешенең бурычы. 

Ана телеңне белмәү сине бизәми. Икенчедән, бу субъектның дәүләт теле. Моны һәркем үзенчә аңлады. Без үзебез дә федераль министрлык аша программаны төгәл иттереп алга этәрергә тиеш булганбыздыр. Менә шушы килештермичә эшләүләр проблемага юлыктырды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент фикеренчә, бар кеше дә үзен норматив кысаларында эш итте дип уйлады. “Субъект теле берникадәр өстенлеккә ия булырга тиештер ул. Бу туган тел генә түгел. Чынлыкта бит закон буенча учреждениеләрдә бөтен эшләрне ике телдә алып барырга тиешбез. Кайбер районнар шулай эшли, әмма барыбер бөтен районнарда да бу үтәлми”, - ди ул.

Президент җитешсезлекләр шактый булуын таный. "Татар телен укыту системасы бик катлаулы иде, гамәли характерда тугел иде. Шуңа күрә ул русларда гына түгел, татарларда да ризасызлык уятып килде. Методология буенча, татар телен популярлаштыру буенча эшләргә кирәк. Онлайн укыту мөмкинлекләрен дә карарга кирәк. Укыту системасы буенча безнең адреска шикаятьләр кабул ителә. Безгә телнең кирәклеген басым белән түгел, ә башкача, файдалы булырлык итеп күрсәтергә кирәк. Әмма хәзер федераль норма бар. Без бүген гамәлдә булган документка буйсынырга тиеш. Бөтен белем бирү системасы шул норматив актка нигезләнә. Вакыт күрсәтер нинди карар булырга тиеш икәнлекне”, - ди ул.

Президент Арчадагы татар мәктәбен ачу тантанасында катнаша. 11 ноябрь, 2017 ел. Фото: prav.tatar.ru, Михаил Фролов

2. Өмет - балаларда, яки татарча балалар каналы ачылачак!

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кешеләр телнең кирәклеген тойгач, нинди генә милләттән булмасын, шушы тел кирәк булуын аңлаячак. “Беркайчан кирәк булмас дип әйтмә! Тормышта кайсы сәләтләрең кирәк булуын алдан белмисең дә. Ата-аналар, “аңа татар теле кирәкми” дип, балалары өчен хәл итә. Ә, бәлки, ул Татарстан Президенты булуга дәгъва итәр. Ә, бәлки, аңа төрки тел вәкилләре белән аралашырга туры килер. Мин, мәсәлән, казах, үзбәк, төрекләр белән рәхәтләнеп сөйләшә алуым турында әйтә алам. Бүген бу тема логик чишелешен тапты. Без үзебез өчен бик күп нәтиҗәләр ясадык. Хәзер норматив-закон акты нигезендә эшләргә тиешбез”, - ди ул.

Президент  күп милләтле илдә һәр телнең үзе зур байлык булуын ассызыклый. “Телләр юкка чыга башласа, без аннары ил өчен нинди зур фаҗига булуын аңлаячакбыз. Тел белү беркемгә комачауламый. Һәркайсыбыз рус телен бик яхшы белә. БДИ күрсәткечләре буенча да Татарстан алдынгылар рәтендә. Рус телен камил белергә тиешбез, әмма татар телен дә белү кирәк”, - диде.

“Кайбер мәктәпләрдә рус ата-аналары да татар телен сайлый икән. Бу нормаль күренеш. Элек беркайчан балаларны милләтләргә бүлеп карау булмады. Балаларны рус, татар дип бүлә башласак, моннан бернинди яхшы әйбер чыкмаячак”, - дип саный Президент.

"Бүген бу тема логик чишелешен тапты. Без үзебез өчен бик күп нәтиҗәләр ясадык. Хәзер норматив-закон акты нигезендә алга атлыйбыз. Әмма без әле тавышыбыз ишетелер дип өметләнәбез. Миңа бик күп кешеләр яза..."

Рөстәм Миңнеханов татарча балалар каналы да ачылачагыны ышандырды. “Балалар каналын булдырырга куштык. Әле кичә генә шушы мәсьәлә буенча сөйләштек. Тик әгәр дә ата-анасы, әби-бабасы бала белән генә түгел, үзара да татарча сөйләшмәсә, ул каналның мәгънәсе булмый. Мульфильм булганчы, өйдә татарча сөйләшү кирәк бит әле. Балалар бакчасында, телевидение аша һәм башка формаларын табарга кирәк. Катлаулы булырга тиеш түгел ул, кызык һәм күңелле булырга тиеш. Сезнең кебек үк без дә борчылабыз, шул ук вакытта әллә нәрсәләр майтара алганыбыз юк әле. Һәрберебез үзеннән өлеш кертсә, алга таба барачакбыз. Сүздә генә калса, киләчәге юк.


3. Авырлыклар турында: “Яшен кая сугасын беркем дә белми”

Узып баручы 2017 елга бәя биреп, Рөстәм Миңнеханов, тулаем алганда, аның яхшы үсеш потенциалына ия булуын әйтте. Республиканың катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә дә куәте җитәрлек, ди ул.

“Быел уңай вакыйгалар да, тискәреләре дә булды. Тормышта позитив та, негатив та була. Банк кризисы да, телләр мәсьәләсе дә – бу авырлыклар булды, аларны кичерә белергә кирәк. Әмма бездән генә тормаган мәсьәләләр бар. Татарстанда икътисад буенча барысы да штат режимында бара, планнан тайпылышлар юк. Тулаем алганда, республика яхшы үсеш потенциалына ия. Киләсе елга 38 программа билгеләнгән. Юллар, объектлар да төзеләчәк, концерт залы да кирәк. Шушы планнарны гамәлгә ашырачакбыз. Барлык эре компанияләрнең эше штат режимында бара. 

Безнең иминлек икътисадтан торачак. Бу мәсьәләдә нефть чыгару, нефть эшкәртү белән бәйле мәсьәләләр хәл ителеп килә. Тагын 3 шәһәрдә сәнәгать мәйданчыкларын ачу турында карарга килдек, инвесторлар җәлеп ителә - бу мәсьәләләр чишелә. Әмма тормышта шундый тискәре моментлар да була. Яшен кая сукканын беркем дә белми. Кая егыласыбызны белсәк, мендәр куяр идек. Әмма шуны аңларга кирәк: дөнья компанияләре персонал сайлаганда, уңышлы кешеләрне карамый. Алар авыр вазгыятьләргә юлыгып, яңадан аякка торып баса алырлык кешеләрне эзли. Шуңа күрә республика потенциалы катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле дип саныйбыз”, - ди Президент.


4. Банк кертемчеләренең проблемалары турында: "Мин аларны аңлыйм"

Банклар белән килеп чыккан хәлләр Рөстәм Миңнехановның күңелен тырнап торган кискен мәсьәләләрнең берсе булуы аңлашыла. 

“Банклар белән килеп чыккан хәлләр күңелсез. “Татфондбанк”, башка банклар белән дә... Әлбәттә, бу эзсез үтми. Безгә әле бу проблеманы шактый озак чишәргә туры килер. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгында булган ресурслар югалтуларны каплау өчен җитәрлек түгел. Шуңа күрә, белгәнегезчә, махсус фонд булдырдык, анда яхшы гына җир бар. Бу җирне үзләштереп, акчаны капиталлаштыру өчен вакыт кирәк. Без бу темадан китмәдек. Ничек кенә булса да, бу безнең татарстанлылар. Шушы фонд ярдәмендә югалтуларны киметербез дим уйлыйм. Кешеләр үз акчалары  белән рискка барган, бик зур суммалар да бар, кечерәкләре дә бар. Әмма кечерәк булса да, шушы кешеләр өчен хәлиткеч саналган акчалар бу. Мин аларны аңлыйм. Без үзебез дә көтмәдек моны...

5. “Үзгәреш җиле” турында: "Татар җырын Россия, дөнья күләменә чыгарырга кирәк"

Икътисад, банк тирәсендәге киеренке темалардан  бераз онытылып тору өчен, “Үзгәреш җиле” музыкаль фестиваленә кагылышлы сорау бирергә уйладым. Рөстәм Миңнеханов әле декабрь башында гына узган концерттан канәгать калуын белдерде. Аның дәвам иттереләчәгенә ишарәләде.

Президент "Үзгәреш җиле" фестивалендә. 3 декабрь, 2017 ел. Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

“Татар җыры, татар моңы безгә бик якын. Без аны бик яратабыз. Элеккечә башкаручылар булмаска тиеш дип әйтмим, ләкин шул ук вакытта татар җырын Россия, дөнья күләменә чыгарырга кирәк. Бүгенге хәлдә беркая чыгып булмый. Безгә ниндидер яңа формалар, яңа юллар табарга кирәк. Кемнәрдер уңай кабул итә, кемгәдер ошап бетми. Яңа әйбернең барысы да ошап бетү мөмкин дә түгел. Шулай да, башта яңа әйберне кабул итмисез, бераз вакыт үткәч шуңа барыбер кире әйләнеп кайтасыз. Мин аны күп уйладым инде, бүтән илләрне дә карадым. Без аны дәвам иттерәчәкбез. Шуңа күрә без аны опера театры җитәкчесенә тапшырдык. Ул чит илләр белән эшли. Анда ул дөнья дәрәҗәсендәге музыкаль бию төркемнәрен чакырды. Бу стандарт безгә керергә тиеш. Үзебезнең классик формада җырлау калырга тиеш. Ә бу юнәлешләр яшьләр өчен, читкә чыгар өчен. Минем күзлектән шулай. Кая китереп чыгарыр – анысын карарбыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, бездә база бар, бу безнең байлык, тик ул база белән Татарстаннан ерак китеп булмый. “Без яшьләрне югалтабыз. Яшьләргә  кирәкле контентны бирергә кирәк. Татарстанда яңа дәрәҗәгә чыгарып булырлык башкаручылар һәм лаеклы әсәрләр бар”, - дип Рөстәм Миңнеханов мондый чаралар ярдәмендә республиканың алга атлавын билгеләп узды.

  

6. Коррупция турында: “Түрәләргә эшләү күпкә кыенлашты”

2017 елда Татарстанда муниципаль түрәләрнең вәкаләтләреннән читкә чыгуы белән бәйле 66 җинаять кузгатылган. Рөстәм Миңнеханов элек бу җинаятьләрнең бермә-бер артык булуы турында әйтте.

“Түрәләргә эшләү күпкә кыенлашты. Дөнья бик ачык хәзер, бөтен килешүләр ачык. Законга каршы килгән килешү төзесәң дә, фаш ителә ул. Бездә Марс Бәдретдинов җитәкчелегндәге коррупциягә каршы хезмәт нәтиҗәле эшли. Барлык эшләрнең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә кирәк. Барлык федераль, төбәк һәм муниципаль акчалар катгый контрольдә тотылырга тиеш. Без киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләячәкбез”, - дип белдерде.

Президент коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында. 16 август, 2017 ел. Фото: prav.tatar.ru

7. Сайлау турында: “Мин оппозиция дусты түгел”

Әкренләп ел йомгакларыннан киләсе елгы планнарга күчтек. Шуларның берсе – Россия Федерациясе Президентын сайлау вакыйгасы. Татарстан Президенты Илбашын сайлауның тыныч, үтә күренмәле узачагына ышанычын белдерде.

“Сайлау кампаниясе – хакимият һәм җаваплы аппарат өчен үзенә күрә сынау. Халыкның, оппозициянең активлыгы... Бөтен сорау оппозициянең нәрсә тәкъдим итүендә. Мин аларга дус түгел. Аларның мине тәнкыйтьләве нормаль күренеш. Тәнкыйть безгә яхшырак эшләргә стимул бирә. Без тәнкыйтьне тыңлап, алга карап эшләргә әзер. Оппозиция һәрвакыт булырга тиеш, ләкин ул конструктив һәм күзаллаулы булырга тиеш. Илне ничек яхшырак итү турында күзаллау кирәк. Тәнкыйтьләп була ул кемне дә... Сездә мине тәнкыйтьли аласыз, чөнки башкарып чыккан эшләрем күп булган кебек, эшләнмәгәннәре дә бихисап”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

8. Алданган “өлешче”ләр проблемасы: "Иң элек яшәргә урыны булмаганнарга ярдәм итәбез"

Киләсе елга ниятләнгән планнардан Рөстәм Миңнеханов өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фонды булдырылуын әйтте. Президент әйтүенчә, өлешкә кереп төзелештә катнашучыларның проблемаларын җайга салу нисбәтеннән, алданган өлешчеләргә ярдәм фонды төзеләчәк. “Бездә ике проблема бар – Казан һәм Чаллы. Төп өлеше Казанда. Бу мәсьәләдә җаваплылык – шәһәр хакимиятендә, чөнки алар шушы процесста катнашучылар. Алар төзелешкә рөхсәт биргән. Бу проблема үзеннән-үзе юкка чыкмаячак. Шушы вазгыятькә китереп җиткергән кешеләр активларын качырып, хәзер инде кулга алынган”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренә караганда, өлешләп төзелештә катнашырга ниятләгән, әмма төп башына утыртылган затларга ярдәм фонды 2018 елның гыйнвар-февраль айларында формалашырга тиеш. Фонд кураторы булып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләнә.

Рөстәм Миңнеханов өлешләп төзелештә катнашучылар арасында ике категория кешеләр булуын билгеләп узды. Аның беренчесенә соңгы акчасын биреп, бурычка да кереп, тораклы булырга хыялланганнар. Икенче категориягә акча кертеп, шуннан акча эшләргә җыенган кешеләр керә. “Минемчә, без башта яшәргә урыны булмаганнарга һәм бурычлыларга ярдәм итәргә тиеш. Фонд шушы мәсьәләләрне хәл итәчәк”, - дип белдерде Президент.

9. Футбол турында: "Вәгъдә бирәм: чемпионат югары дәрәҗәдә узачак"

Киләсе елның тагын бер күңелләрне шау итәрлек, умарта кебек гөжләтәчәк вакыйгаларының берсе – футбол буенча дөнья чемпионаты. “Конфедерацияләр кубогы матчларына карата югары бәя алдык. Хәзер дөнья чемпионатын әзерләнәбез, Казанның төп инфраструктурасы футбол мундиален кабул итүгә әзер. Бу безнең башкалада, респубдикада яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга булачак”, - диде Президент.

“Рубин”га килгәндә, һәр тренерның үз программасы булырга тиеш, ди Рөстәм Миңнеханов. “Теләсә нинди тренерга үз программасын булдыру өчен вакыт кирәк, кызганыч, без озак эзләнәбез, ә җанатар көтә. Ә дөнья чемпонаты, вәгъдә бирәм, лаеклы төстә узачак”, - диде.

Президент Конфедерацияләр Кубогына әзерлекне тикшерә. 7 май, 2017 ел. Фото: prav.tatar.ru

10. Президент Яңа ел турында:  “Яңа ел ул – мандариннар!”

“Бүген “Татнефть”ка баргач, кар кызлары мандариннар белән басып тора иде. Бүген шунда ук шул мандаринны ашап та куйдым. Яңа ел ул – мандариннар. Бу минем балачак, мандарин Яңа ел белән ассоциацияләнә. Һичшиксез, һәр өйдә бизәлгән чыршы булырга тиеш иде, ниндидер бәйрәм табыны. Ул вакытта әллә ни төрлелек юк иде, әмма Яңа елга дип безнең авылга һәрвакыт мандариннар кайтара иделәр. Мандарин исе бик истә калган!” – ди Президент.

Тагын бер кызыклы факт. Журналистлар белән Яңа ел алдыннан традицион очрашу быел үзенчәлекле узды. Казан шәһәре 19 нчы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Гамил Нуруллин Президентның журналистлар белән очрашуы шаһиты булды. Кичә көнозын Гамил Президент ярдәмчесе булып барлык чараларда катнашкан. Тыгыз график егетне аяктан екмаган, Президент булу хыялыннан күңелен кайтармаган. “Киресенчә, тагын да көчәйде теләгем”, - ди ул.

Президент Гамил белән. Фото: prav.tatar.ru

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Гамилгә үзе белән төрле чараларда катнашу кызыклы булган. “Бүген минем белән бар җирдә дә булдың. Дөрес, сәгать 7 дә хокук саклау органнары киңәшмәсендә булмадың анысы. Әлегә сер тота белмисең, - дип шаяртты. Әмма мин синең урында булсам, беркайчан Президент булмас идем. Зур компания директоры булыр идем. Ниндидер конкрет әйбер белән идарә итү җайлырак. Синдә үземнең дәвамчымны күрәм, Президентлыкка дәгъва иткәндә, синең ышанычлы кешең булачакмын”.

Рөстәм Миңнеханов очрашуны тәмамлап: “Сезнең, мәгълүмат кырында эшләүчеләрнең эше дә ансат түгел¸ кемдер сезне мактый, кемдер сүгә. Бердәм эш өчен рәхмәтлебез. Халыкка тагын да күбрәк мәгълүмат кирәктер дип уйлыйм. Әгәр халыкка үзебезнең планнарны, теләкләрне вакытында һәм дөрес итеп җиткереп барсак, күп кенә проблемалы сораулар булмас иде, шуңа күрә тагын да тыгызрак эшләргә тиешбез”, - дигән теләктә калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100