Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Финанслар аналитигы Александр Разуваев: Россиягә төрки дөнья белән уртак икътисади система төзергә кирәк, бу татар теленең әһәмиятен дә арттырачак

Төрки дөнья белән икътисади элемтәләр Россиягә суверен финанс системасы булдырырга ярдәм итәчәк, дип саный белгеч.

news_top_970_100
Финанслар аналитигы Александр Разуваев: Россиягә төрки дөнья белән уртак икътисади система төзергә кирәк, бу татар теленең әһәмиятен дә арттырачак

Россиянең һәрбер кешесе өчен татар теле төрки дөньяга юл булып тора. Ә төрки илләр белән икътисади хезмәттәшлек – илнең бәйсез финанс системасын булдыруда азсанлы мөмкинлекләрнең берсе. Бу фикерне Альпари аналитика департаменты директоры Александр Разуваев җиткерде.

Ул соңгы ел эчендә Россия Федерациясендәге милли республикаларда телләр мәсьәләсе кискенләшүен әйтте. Иң беренче чиратта бу төрки телле һәм сәнәгать ягыннан алга киткән Татарстан белән Башкортстанда күзәтелә, ди белгеч.

“Әлеге республика гражданнары мәҗбүри рәвештә туган телне, ягъни, татар һәм башкорт телләрен өйрәнергә тиешләрме? Бу бик катлаулы тема, ул сәяси һәм шулай ук мөһим булган икътисади аспкетка ия. Көнкүреш күзлегеннән караганда, мәсәлән, этник рус кешесе милли республикада яшәп, җирле телне белми икән – бу “чәйнек” кенә түгел, ә “яшелчә” дәрәҗәсендә”, - дип саный Разуваев.

Шуның белән бергә, проблеманың сәяси аспекты күпкә катлаулы, ди ул. Эксперт белдерүенчә, 1990 еллар башындагы хәлләр белән илнең кайбер субъектларында сепаратистик рух барылкка килде.

“Ләкин бу проблема күптән хәл ителгән. Заманча Россиядә сепаратизм, национализм, беренче чиратта – маргиналлар өлеше. Киресенчә, көчләп руслаштыру мәсьәләсе тора, бу өстәмә проблемалар һәм Россия эчендә киеренке халәт тудыра”, - дип билгеләп үтте белгеч.

Ул мондый ситуация Россиянең геополитик оппонентлары тарафыннан национализм һәм ил эчендәге хәлне кискенләшерү өчен эшләнелергә мөмкин, дип искәртте.

Ләкин Россия милли сорауларны чишү буенча уңай тәҗрибәгә дә, тискәре тәҗрибәгә дә ия, дип белдерде спикер. Мисалга ул Россия тарихының ике чорын китерде: Петр Беренчегә кадәр һәм империя төзелгәннән соң. Беренче очракта хакимият, Мәскәү патшасы гражданы булган халыкларның дини һәм мәдәни үзенчәлекләрен максималь күләмдә хөрмәт итәргә тырышкан. Мәскәү патшалыгы Алтын Урда традицияләрен кире какмый – патша титулы, яңа территорияләрдән законнарны һәм гореф-гадәтләрне патша судебнигына һәм гади хокукка кертәләр. Татар зыялыларын дәүләт белән идарә итүгә кушу актив алып барыла. Ләкин Россия империясе вакытында барысы да үзгәрә.

“Романовлар нәселе идарә иткән Петербург, киресенчә, күпмилләтле Россияне бик тиз һәм берсүзсез бердәм Европа стандартларына туры китерү эшен алып бара. Шуңа күрә, Россиянең күп кенә танылган тарихчылары һәм сәясәтчеләре роман-герман изүе хакында әйткәннәр. Хәзерге Россиянең сәяси җитәкчелеге Алда язылган ике модельнең кайсын сайлар – әлегә билгесез”, - дип саный аналитик. 



Шулай ук, Разуваев милли мәсьәләнең финанс-икътисад аспектына игътибар юнәлтте. Россия элитасының бер өлешенең Дональд Трампның сайлануына өметләре акланмады, АКШның һәм Көнбатышның Россиягә санкцияләр белән басым ясавы бары тик үсәчәк кенә, диде спикер.

“Русала” урынында теләсә кайсы Россия компаниясе була ала, мәсәлән “Газпром” яки “Сбербанк”. Иртәме-соңмы санкцияләр гамәлдәге һәм булачак федераль займ облигацияләренә дә кагылачак, бу Россиянең дәүләт финансларына һәм рубль курсына җитди сынау булачак. Дөнья әкренләп үзгәрә, ләкин глобаль финансларда контроль акцияләр пакеты элеккечә АКШ та һәм союзникларда. Нәкъ шуңа күрә Россия компанияләрен капитализацияләү 1,5 – 2 тапкырга кимеде. Ягъни, гади тел белән әйткәндә, АКШ керткән санкцияләр аркасында Россия халкы 1,5 – 2 тапкырга ярлыланды”, - дип аңлата Александр Разуваев.

Мондый шартларда Россия глобаль дөньяда Көнбатышка альтернатив стратегия эзләргә мәҗбүр. Һәм татар телен белү проблеманың чишелеше булырга мөмкин, чөнки ул төрки дөньяга юл ача.

Дөньяда төрекләр 160-165 миллион, бу Казан белән Уфа гына түгел, ә Баку, Бишкәк, Астана, Анкара һәм башка бик күп шәһәрләр. Төрки дөнья – Россиянең бердәнбер потенциаль союзнигы, чөнки Көнбатышка да, исламистларга да каршы. Ә иң мөһиме, төрки дөнья белән генә бердәм икътисади система төзеп була. Бердәм товарлар, хезмәт күрсәтү һәм капитал базары. Башка альтернативалар планетада бөтенләй юк. Аңлашыла, Кытай да, Гарәб дөньясы да, Евросоюз да моның өчен туры килми”, - дип җиткерде аналитик.

Эксперт белдерүенчә, чын суверен икътисади система 250-300 миллион кулланучы булуны исәпкә ала. Шуңа күрә, әлеге бурычларны үтәү өчен Россия халкы гына җитми.

“Әгәр Россия якындагы 20-30 елда суверен базар, суверен икътисад булдырмаса, глобаль икътисад аны “йотачак”. Ә суверен икътисад булмаганда, иртәме-соңмы, ләкин бу котылгысыз, идарә итүче буржуаз класс суверенитетны акчага алыштырачак. Иске кагыйдә эшли: проблемалар намус белән, аны үз өлешеңә ал. СССРның соңгы елларындагы күңелсез тарих кабатлана дияргә була”, - дип кисәтә Александр Разуваев.

Йомгаклап, ул тагын бер кат Россиянең суверен икътисади базасыз яши алмаячагын искәртте. Хәзер Кремльдә моны тулысынча кайчан аңлаячаклар, дигән сорау иң мөһиме.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100