Вакыйгалар. Фикерләр. Хәбәрләр

ӘҢГӘМӘ

Фирая Захарова: «Үләннең шифасына ышанырга кирәк!»

06.09.2010 10:41

Халык медицинасы белән шөгыльләнүчеләр күп булса да, аларга ышанучылар әллә ни күп дип әйтә алмыйбыз. Үлән белән дәваланганчы, без тизрәк ялтыравыклы, заманча итеп төрелгән төймәләргә мөрәҗәгать итәргә яратабыз шул. Аларның файдасы тияме-юкмы, күп очракта белмибез дә. Ә менә үләннәр белән дәвалау остасы Фирая ханым Захарова: «Мин аптекададан дару алып эчәргә дә куркам!”, - ди.

Анонс

Якыннарыгызны "Intertat.ru"да котлагыз!

Поздравьте близких на сайте "Intertat.ru"! 30.04.2010 13:31


Кадерле дуслар! Якын кешеләрегезнең, туганнарыгызның, сөйгән ярыгызның туган көне якынлашамы? Бәлки аларның тормышында тагын башка бик тә шатлыклы вакыйга көтеләдер? "Intertat.ru” сайты аша аларга котлауларыгызны юллый аласыз. Матур теләкләрегез язылган баннерны “Intertat.ru” сайтына элү мөмкинлеге бар! info@intertat.ru адресына языгыз.

Интерактив

Татар телен коткарырга кирәк!

31.08.2010 15:06

Әгәр татар телен бетерүгә юл куйсак, тора-бара туган телебез бөтенләй юкка чыгачак. Ә тел белән бергә тарих та, мәдәният та һәм татар теле белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак. Инде хәзердән үк матбугат битләрендә заказ буенча язылган язмалар дөнья күрә. Татар халкы юк ул, бу 130 этностан уйлап чыгарылган катнашма гына дип язалар. Бу халык исәбен алуда татар халкы үзен керәшен татарлары, ногайбәкләр, Казан, Уфа, Ульяновск, Түбән Новгород, Тубыл татарлары дип төрлегә бүленеп язсын өчен махсус оештырылган сәясәт. Әгәр үзебезне шулай бүлгәләп яздырсак, яман кешеләргә сөенеч ясап, юкка чыгу ихтималыбыз бар.

Интертат проектлары

Хөрмәтле дуслар! Әлеге сәхифәдә сез «Intertat.ru» газетының төрле иҗади проектлары турында белә аласыз.

* * *


Татарстан Хөкүмәте карары белән 2009 елдан “Intertat.ru” редакциясе Интернетта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган рәсми портал ясау белән шөгыльләнә. 2009 елның 26 апрелендә - Габдулла Тукайның туган көнендә, портал Интернетта www.gabdullatukay.ru адресы буенча эшли башлады. Әлеге сайтта татар шагыйренең иҗади мирасы гына түгел, галимнәребез Тукайны өйрәнеп язган күп санлы фәнни эшләр, язучыларыбызның матур әдәбият әсәрләре, шулай ук Тукай музейлары, Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатлары турында да тулы мәгълүмат бирү, бай фотогалерея, аудио- һәм видеоархивлар ачу максат итеп куелган.

 

* * *


Татарстан Республикасының «Татар гаиләсе фонды» белән берлектә «Intertat.ru» редакциясе Интернетта «Татар гаиләсе» сайтын оештырды. tatargailese.ru адресы буенча урнашкан әлеге сайтта татар гаиләсен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкин. Сайтта татар гаиләсенең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып язылган мәкаләләр, үрнәк парлар белән әңгәмәләр урын алып бара.


* * *

 

Татарстанның «Татар гаиләсе» фонды республикадан читтә яшәүче татарларның яшәеш-көнкүрешен белергә теләп, сәфәргә чыкты. Беренче тукталыш – Россия күршесендәге ил - Финляндия. Чит дәүләттә, ят мохиттә ана телен һәм милләтне бары тик гаилә генә саклап кала ала. Бу сүзләрнең дөреслеген Финляндиянең татар диаспорасы мисалында дәлилләргә була. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез турында «Intertat.ru» газетында «Финляндиягә сәяхәт» сәхифәсеннән укырга киңәш итәбез. Газетның баш мөхәррире Әлфия Миңнуллина «Татар гаиләсе» фонды вәкилләре белән Финляндиянең татар гаиләләре белән танышып, аралашып, аларның уй-фикерләрен, борчуларын тыңлап кайтты.

 

***


2011 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тула.  Әлеге вакыйгага Татарстан Республикасы мәдәният дөньясы вәкилләре зурлап әзерләнә. Чыннан да, хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Әйтик, Казанның бизәге булып торган Габдулла Тукай әдәби музеена төпле ремонт, экпозицияләрне баету таләп ителә. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан быел «Intertat.ru» редакциясе хәбәрчеләре музейга сәяхәт кылган иде. «Габдулла Тукай йорты»нда алган тәэсирләр турында «Тукайны искә алып» сәхифәсендә танышырга мөмкин.

* * *

Күптән түгел танылган язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Себер якларында йөреп кайтты. Анда күргәннәре, сәфәрдә алган тәэсирләре белән ул «Intertat.ru» укучылары белән дә уртаклаша. Газеттагы «Себер иленә сәяхәт» сәхифәсендә язучының язмалары белән танышып була.

Хронограф

08.09.2010

Архив

Фотогалерея

ХӘБӘРЛӘР

08.09.2010 13:49

Казанда «Ашан» гипермаркеты («Южный» сәүдә үзәге) ачылуы агымдагы елның көз ахыры-кыш башына күчерелә

08.09.2010 13:00

Татарстанда өченче тапкыр уздырылган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе тәмамланды. Аның кысаларында 15904 беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелгән

08.09.2010 12:49

Казанда «Ашан» гипермаркеты («Южный» сәүдә үзәге) ачылуы агымдагы елның көз ахыры-кыш башына күчерелә

08.09.2010 12:28

Бүген Казанда Бөтендөнья нейрохирургия җәмгыятьләре федерациясе курслары башлана. Әлеге чарада 11 илдән алдынгы 18 нейрохирург катнаша һәм лекция укый

08.09.2010 11:16

20-25 сентябрьдә Татарстанның алты районында республика терлекчеләренең семинар-киңәшмәләре уздырыла. Алар узган сигез айда эшләгәннәренә нәтиҗә ясарга һәм киләчәккә бурычларын барларга җыелалар

08.09.2010 10:39

Үткән сигез айда "Татнефть" 17215,803 мең тонна нефть җитештергән, бу күрсәткеч узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 0,1 процентка күбрәк

08.09.2010 10:19

2010 елның беренче яртысында Татарстанда 2247 юл һәлакәте очрагы теркәлгән. Аларда барлыгы 256 кешенең гомере өзелгән, 2913 кеше яраланган. Узган ел барлыгы 5572 авария булган, 694 кеше мәрхүм булган

08.09.2010 10:09

Бүген Казанда федераль салым хезмәтенең “Россия федераль салым хезмәтенең 2010 елның беренче яртыеллыгына эш нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәр куелган бурычлар турында” дигән киңәшмәсе уздырыла

Башка хәбәрләр