Вакыйгалар. Фикерләр. Хәбәрләр

ӘҢГӘМӘ 

Фәнзилә Җәүһәрова: “Халык яшәгәндә - фольклорыбыз да яшәячәк”

Фәнзилә Җәүһәрова: “Халык яшәгәндә - фольклорыбыз да яшәячәк”

Фанзиля Завгарова: «Пока жив народ — будет жить и наш фольклор» (01.03.2010 12:00)

Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, ышанулары һәм мәдәнияте була. Шушы өлкәне барлый һәм тарих битләрендә күмелеп калганнарын халыкка кайтара торган торган оешмаларыбыз да бар. Шушы эшләр белән шөгыльләнүче Татарстан дәүләт фольклор үзәген менә инде сигез ел дәвамында филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова җитәкли. Фәнзилә ханым - “ХIX –XX гасыр башы тарихи-мәдәни контекстында Әстерхан регионы татар әдәбияты” исемле монография һәм әдәби методикасы, кыр фольклористикасы, фольклористиканың теоритик аспектларына багышланган мәкаләләр авторы . Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше – Казан арты татарларының йола фольклоры, аларның традицияләре һәм үзгәрешләре. Җитәкче-галимә белән сүзебез дә Татар фольклор дәүләт үзәгенең эшчәнлеге хакында барды.

Башка әңгәмәләр

Архив 

 

 

Интерактив 
Сылу: «Идеяларым ташып тора!»

Сылу: «Идеяларым ташып тора!»

05.03.2010 13:36

Җырчы, шагыйрь, композитор Илсөяр Сираҗетдинова (сәхнә исеме - Сылу) берничә елга сәхнәдән югалып торды да, янә пәйда булды. Баксаң, Сылу үзенең шәхси тормышын җайлаган икән. Бүгенге көндә ул 2 яшьлек улы Эмильне тәрбияли. Моның белән беррәттән сәхнәдә һәрчак оригинальлеге белән аерылып торган Сылу яңа җырлар да иҗат итә, өендә генә укучыларына вокал дәресләре дә бирә.

Башка язмалар

Интертат проектлары

Хөрмәтле дуслар! Әлеге сәхифәдә сез «Intertat.ru» газетының төрле иҗади проектлары турында белә аласыз.

* * *


Татарстан Хөкүмәте карары белән 2009 елдан “Intertat.ru” редакциясе Интернетта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган рәсми портал ясау белән шөгыльләнә. 2009 елның 26 апрелендә - Габдулла Тукайның туган көнендә, портал Интернетта www.gabdullatukay.ru адресы буенча эшли башлады. Әлеге сайтта татар шагыйренең иҗади мирасы гына түгел, галимнәребез Тукайны өйрәнеп язган күп санлы фәнни эшләр, язучыларыбызның матур әдәбият әсәрләре, шулай ук Тукай музейлары, Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатлары турында да тулы мәгълүмат бирү, бай фотогалерея, аудио- һәм видеоархивлар ачу максат итеп куелган.

 

* * *


Татарстан Республикасының «Татар гаиләсе фонды» белән берлектә «Intertat.ru» редакциясе Интернетта «Татар гаиләсе» сайтын оештырды. tatargailese.ru адресы буенча урнашкан әлеге сайтта татар гаиләсен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкин. Сайтта татар гаиләсенең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып язылган мәкаләләр, үрнәк парлар белән әңгәмәләр урын алып бара.


* * *

 

Татарстанның «Татар гаиләсе» фонды республикадан читтә яшәүче татарларның яшәеш-көнкүрешен белергә теләп, сәфәргә чыкты. Беренче тукталыш – Россия күршесендәге ил - Финляндия. Чит дәүләттә, ят мохиттә ана телен һәм милләтне бары тик гаилә генә саклап кала ала. Бу сүзләрнең дөреслеген Финляндиянең татар диаспорасы мисалында дәлилләргә була. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез турында «Intertat.ru» газетында «Финляндиягә сәяхәт» сәхифәсеннән укырга киңәш итәбез. Газетның баш мөхәррире Әлфия Миңнуллина «Татар гаиләсе» фонды вәкилләре белән Финляндиянең татар гаиләләре белән танышып, аралашып, аларның уй-фикерләрен, борчуларын тыңлап кайтты.

 

***


2011 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тула.  Әлеге вакыйгага Татарстан Республикасы мәдәният дөньясы вәкилләре зурлап әзерләнә. Чыннан да, хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Әйтик, Казанның бизәге булып торган Габдулла Тукай әдәби музеена төпле ремонт, экпозицияләрне баету таләп ителә. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан быел «Intertat.ru» редакциясе хәбәрчеләре музейга сәяхәт кылган иде. «Габдулла Тукай йорты»нда алган тәэсирләр турында «Тукайны искә алып» сәхифәсендә танышырга мөмкин.

* * *

Күптән түгел танылган язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Себер якларында йөреп кайтты. Анда күргәннәре, сәфәрдә алган тәэсирләре белән ул «Intertat.ru» укучылары белән дә уртаклаша. Газеттагы «Себер иленә сәяхәт» сәхифәсендә язучының язмалары белән танышып була.

ХӘБӘРЛӘР

09.03.2010 17:26

10 мартта Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Йолдызлык-2010» Казан яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узачак. Чарада Казан мэры Илсур Метшин катнашыр дип көтелә

09.03.2010 16:48

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Йолдызлык -2010» фестиваленең зона туры буеyча гала-концерты була

09.03.2010 16:00

24 мартта С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында "La Primavera" камера оркестрының концерты булачак

09.03.2010 14:03

10-14 мартта Алманиянең Берлин шәһәрендә ITB-2010 Халыкара күргәзмәсе узачак. Аның кысаларында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең өченче башкаласы – Казан шәһәрләренең яңа туристик бренды тәкъдим ителәчәк

09.03.2010 13:29

10-12 мартта Лениногорск шәһәренең «Юность» спорт комплексында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының Төбәк финалы үтәчәк

09.03.2010 13:24

16 мартта Санкт-Петербургның “Мәскәү” кунакханәсендә “Ислам – тынычлык, гаделлек һәм толерант дине” дип аталган конференция үткәреләчәк

09.03.2010 12:41

26-28 апрельдә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгында “Сәнгатьтә сугыш темасы” исемле Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

09.03.2010 12:05

8 март көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Греция Милли опера балет труппасы директоры Ирек Мөхәммәдовны юбилее белән тәбрикләп, котлау юллады. Котлау телеграммасында биюченең илнең балет сәнгатенә зур өлеш кертүе турында әйтелә, аңа сәламәтлек, киң кырлы иҗат юлында уңышлар теләнә

Башка хәбәрләр