Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәбнең әле тавышы ачылып кына килә яки Зәйнәб Фәрхетдинованың алтын юбилееннан репортаж

30 сентябрьдә Казанның Спорт сараенда дүрт сәгать дәвамында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты барды. "Татар-информ" хәбәрчеләре сәхнә алдында да артында да эшләделәр.

news_top_970_100
Зәйнәбнең әле тавышы ачылып кына килә яки Зәйнәб Фәрхетдинованың алтын юбилееннан репортаж


Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың концертын егетләр барабаннар кагып башладылар да, ул да булмады, кызыл костюмлы ике толымлы Зәйнәб үзе килеп чыкты. Юбилей концертына артистканың чәчен ике толымга үреп чыгуын тамашачы 33 еллар элек "Казанны алырга килгән" кыз бала образы дип кабул итте. Чөнки Зәйнәбнең сүз сөреше шушы темага иде - үзенең кайчандыр Казанга килеп, биредә үз бәхетен табуы турында.


 
Зәйнәб Фәрхетдинова 50 яшьлек юбилеена багышланган концерт урыны итеп Казанның Спорт сараен сайлаган. Концертлар өчен монда махсус сәхнә корыла һәм боз мәйданына партер итеп урындыклар тезелә.

Мәгълүмат өчен. Юбилей концерты “Бер көн” дип аталса да, бу юбилей концертының беренчесе түгел. Зәйнәб Фәрхетдинова юбилеен туган ягы Азнакайда уздырды инде. Ноябрь аенда Мәскәүдә дә уздырылачак.


Концертларны оештыру мәшәкатен тулысы белән Зөфәр Билалов өстендә булган. Тамашаның режиссеры Раушан Шәриф, сценарийны да ул язган. Зөфәр әйтүенчә, концерт карарга 2800 кеше килгән. 100дән артык кеше хезмәт күрсәткән. Дүрт сәгатьлек концертның буеннан-буена диярлек Зәйнәб үзе сәхнә тотты һәм тамашачы каршына биш төрле костюм кием чыкты.

Тамашачылар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Президентының мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм башкалар бар иде.


Беренче блок. Зәйнәб алсу кызыл костюмнан

Кул чабып җылыныгыз!


Традицион концерт алымнары – кадерле тамашачыга багышланган җылы сүзләр җыр белән ныгытылып куела.

Зәйнәбнең беренче блогыннан соң алып баручылар – шактый еллар Тинчурин театрында эшләгән артист Илфак Хафизов белән “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйров сәхнәгә беренче кунакларны чакырдылар. Алар – Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов. Җырлы гаилә үз тавышларына туры килгән җыр башкарды.



Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов махсус чакырылган диярсең - алар җырлаганнан соң, тамашачы Зәйнәб белән Зөфәрнең никадәр көчле тавышлы икәнлеге контрастта бик нык сизелде.

Алып баручылар дигәннән, егетләр концертның Спорт сарае бозы өстендә баруын искәртеп, кул чабып җылынырга киңәш иттеләр. Концерт бик җылы барды булса кирәк, салкыннан зарланучы очрамады.


Икенче блок. Зәйнәп ак итәкле шәмәхә костюмнан

Илебез, телебез хакына!


Залдан берәү чыгып Зәйнәбнең башына калфак та киертеп куйды. Калфак дизайнер энәсеннән төшмәсә дә, ак итәгенә килешеп тора иде.



Эстрада артистлары интерактив эшләргә ярата - Зәйнәб тә тамашачыга карап кына утырырга мөмкинлек бирмәде - үзенчәлекле флешмоб тәкъдим итте. Җыр барышында тамашачы телефоннарын яктыртып селкеп торырга тиеш иде. Бу алым эстрада концертларында яки төрле мәдәни чаралар өчен яңалык түгел, әмма бу юлы үзенчәлеге – аның “илебез, телебез саклануы хакына” башкарылуы. Һәрхәлдә, шулай дип игълан ителде.



Икенче блокның кульминацион ноктасы – рәсми котлау. Бу вазыйфа Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратниковага йөкләнгән иде. Римма Ратникова бу залда заманында легендар җырчылар Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Алла Пугачева, Мөслим Магомаев, Мирей Матьелар җырлаганын искәртеп үтте. Зәйнәб Фәрхетдинова иҗаты турында җылы сүзләр әйтте һәм җырчыга Татарстан Президенты бүләген – “Лада Гранта” автомобиленең сертификатын тапшырды.



Римма Ратникова сәхнәдән сөенечле хәбәр дә әйтте. 2020 елда Казанда 5000 кеше сыйдырышлы Зур концерт залы төзеләчәк. Ул Зәйнәбнең шушы залларны тутырып җырлаячагына ышанычын белдерде. Димәк, әле 2800 тамашачы ул разминка гына, 5000 кешелек залда Зәйнәбне тыңлар көннәр алда әле.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Зәйнәбнең юбилее районда август аенда үткәрелүен һәм бүләкләрнең шунда бирелүен әйтте. Шулай да район башлагы буш кул белән килмәгән – сәхнәгә шактый бүләк чыгарылды: Зәйнәп белән Зөфәр исемнәре чигелгән сөлгегә куелган зур чәкчәк, ике каклаган каз, районда җитештерелгән курчаклар, калфак, милли бизәкле калфак белән пардан чигешле сумка...



Өченче блок. Зәйнәп кара соры күлмәктән

Ачыш: артистлар да сезнең кебек кешеләр! 


Татар милли киемнәре кигән кызлар-егетләр залдагы халыкны бераз биетеп тә алдылар. Зәйнәб үзе дә вакыт-вакыт залга төшеп халык белән аралашып менде.

Сүз уңаеннан, эстрада концертлары сценарийларын берәр галимнең өйрәнгәне булдымы икән? Әйтик, алып баручыларның, тамашачыга мөрәҗәгать итеп: "Артистлар да сезнең кебек кешеләр. Тик аларга Ходай талант биргән" дигән сүзләренә ничек карыйсыз? Ә алар шулкадәр ихлас яңгырады.


Тәнәфескә чыгар алдыннан алып баручылар Зәйнәбнең тамашачыларның теләкләрен үтәргә сәләтле икәнлеген игълан иттеләр. Янәсе, Чатыр тауның иң биек ноктасында әйткән теләк үтәлә, ди. Кешеләр фойеда куелган сандыкка теләкләре язылган кәгазьләрен салсалар, Зәйнәб ул кәгазьләрне Азнакайга алып кайтачак һәм, кәрзингә шарлар бәйләп, Чатыр тау башына очырачак.



Шул уңайдан, бераз читкәрәк китеп, бер фикер. Киләчәктә мин Зәйнәб Фәрхетдинова турында документаль фильм төшереләсенә ышанам. Шәп кадр бит - шарлар тагылган кәрзин кешеләрнең теләкләрен Чатыртау башына алып менә.

Тәнәфестә барып карадым – сандык тора иде. Унбиш минут тирәсе узганда сандыкта ике кәгазь дә ята иде... Димәк, Зәйнәбнең яки Чатыр тауның тылсым көченә ышанучылар бар әле арабызда! Сандык янында сакчылар юк югын, шулай да Азнакай районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев сандык янында басып сөйләшеп торалар иде.

Фойеда берничә урында китап сату нокталары оештырылган. “Рухият” нәшрияты Зәйнәб Фәрхетдинова турында китап чыгарган. Китап 500 сумга сатыла. Дөрес, чират торып алучылар күренмәде. Шудай да халык килеп карып, алгалый да. Китапны төзүче – Гөлгенә Кәримова.

Дүртенче блок. Көмеш төсле блузка өстеннән көмеш каймалы озын кара костюм

Зәйнәбнең тавышы ачылып кына килә!



Зәйнәбнең ике улы да сәхнәгә чыктылар. Олысы – Булат Билалов татарча җырлады. Кечесе – Фоат Билалов – инглиз телендә. Олысы ак күлмәктән иде, кечесе – кара костюмнан.

Улларыннан соң Билаловларның өлкәне – гаилә башлыгы да сәхнәгә чыкты. “Зәйнәбне иң күп белүче – мин. Аның әле җырлау мөмкинчелеге зур. Тавышы әле ачылып кына килә”, - дип игълан итте ул халыкка.

“Шушы тәмле татар телендә озаграк сөйләшергә язсын иде. Телебезне саклауга Зәйнәбнең җырлары да зур, саллы өлешен кертә”, - диде ул һәм чыгышын яңа җыр белән дәвам итте.

Юбилей концерты Башкортстаннан килгән җырчыларның күплеге белән аерылып торды. Дөресрәге, Татарстан җырчылары да күп иде. Әмма алар юбилярны сәхнә артында һәм залдан гына котладылар. 500 чакрымнан артык юл үтеп килгән күрше республика вәкилләренә сәхнәгә чыгып җырлау һәм котлау мөмкинлеге бирелде. Зифа Нагаева, Наил Шәймәрдановлар яңа җырлар язарга вәгъдә бирделәр. Җырчы Филүс Шәңгәрәев белән Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев андый вәгъдәләр бирмәделәр, аның каравы Фәдис Зәйнәбне “Моң алиһәсе” дип атады.

Татарстан вәкилләре буларак, Фирдүс Тямаев, Раяз Фасыйхов һәм элек Буа театрында эшләп, хәзер эстрадада актив эшләүче Рамил Шәрапов чыгыш ясады. Рамил Шәрапов 2018 елда Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның кавышуына утыз ел булачагын әйтеп үтте.

Ниһаять, сәхнәгә татар халкының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс Тямаев чыкты. Фирдүснең бүләге җыр гына түгел булып чыкты. Әмма икенче бүләген сәхнәгә алып чыкмаган иде - ул Нурлаттан бер бот ит китерүе турында хәбәр итте.

Зәйнәбнең бишенче финал күлмәге кызыл иде. Ул аның белән бер түгел, ике блок җырлады



Концерттан соң. Миңа калса, Зәйнәбне шактый тыйнак мактадылар. Әйтик, нигә әле “Примадонна” димәскә?! Әмма Зөфәр Билалов минем белән килешмәде. “Нәрсәгә кирәк ул андый сүзләр? – диде ул. – Кайчандыр кемгәдер әйтеп карадылар бит инде алай дип. Җырчыга исемне халык бирергә тиеш, ә кемнеңдер сәхнәдән әйтүе түгел”.

“Рус эстрадасында бер примадонна бар. Шул җиткән!” - дип тә өстәп куйды Зөфәр.







































































































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100