Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теплоход, чәкчәк, милли кием һәм төбәкләрдәге проблемалар – “Татар яшьләре көннәре” делегатлары Идел буендагы 5 шәһәргә сәяхәт итте

XXVII “Татар яшьләре көннәре” делегатлары “Борис Полевой” теплоходы белән Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләреннән сәяхәттән кайтты.

news_top_970_100
Теплоход, чәкчәк, милли кием һәм төбәкләрдәге проблемалар – “Татар яшьләре көннәре” делегатлары Идел буендагы 5 шәһәргә сәяхәт итте

“Татар-информ” хәбәрчесе дә шул делегатлар арасында булды. “Татар яшьләре көннәре"ннән кызыклы мизгелләрне тәкъдим итәбез.

Делегатлар 25 августта иртәнге 8дә Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә җыела башлады. Көндезге уникеләргә “Идел”дә атлап йөрерлек тә урын калмаган иде инде, чөнки идәндә чемоданнар һәм “Идел” логотибы төшкән букчалар урын алды. 12.00 сәгатьтә делегатлар Казан Кремленә һәм Татарстан Республикасының Милли музеена юл тотты.

Делегатларның күбесе Казанда һәм Казан Кремлендә беренче тапкыр булды. Кырымнан килгән Эмиль Милушевның да Казанга тәүге килүе. Эмильнең әти-әниләре Кырымга Казаннан күченгән була. “Казанга килү мөмкинлеге чыгу белән шунда ук ризалаштым. Минем тамырларым моннан. Мин үзем Кырымның Симферополь шәһәреннән килдем. Аның белән чагыштырганда, Казан гаять зур, чиста, матур шәһәр. Бик ошады. Барлык кешеләр дә дус, аралашучан. Болай булгач, телне дә өйрәнергә яхшы мөмкинлек”, - дип сөйләде Эмиль Милушев.

Чыннан да, Эмиль “Татар яшьләре көннәре”нә килгәндә туган телен белми иде, әмма форумның соңгы көннәрендә ул тел белән кызыксына, аңлый башлады. “Безнең Кырымда татар яшьләре үзәге юк дип беләм. Бәлки берникадәр вакыт узгач, мин аңа нигез салучы да булырмын, шуңа “Татар яшьләре көннәре”ндә һәм “Идел” Яшьләр үзәгендә алган тәҗрибәм, һичшиксез, киләчәктә кирәк булачак", - диде ул. Шулай ук, Эмиль, үзенең “Татар яшьләре көннәре”ндә Миңгол Галиев укучысы була алу мөмкинчелеге белән горурлана, чөнки Миңгол абый аңа татар моңына мәхәббәт уята алган.

“Борис Полевой” теплоходы маршрутындагы беренче шәһәр булып Ульяновск шәһәре торды. Теплоходтан төшүгә, делегатларны җыр, бию һәм милли ризыклар белән Ульяновскиның татар милли автономиясе әгъзалары каршы алды. Монда яшьләргә Ленин мемориалына экскурсия уздырдылар. Хәзерге яшьләр тарих белән аз кызыксына дисәләр дә, “Татар яшьләре көннәре” делегатлары андыйлардан түгел. Моны делегатларга татар тарихы остаханәсен алып барган  Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин исбат итә ала. “Мин “Татар яшьләре көннәре”нә килгәндә пессимист булып киләм, оптимист булып кайтып китәм”, - ди ул.

Экскурсиядән соң делегатлар Ульяновск шәһәренең Татар мәдәни үзәгенә юнәлде.

"Татар яшьләре көннәре"ндә катнашучылар 27 ел буе төрле төбәкләргә сәяхәт итсәләр дә, бездә әле беренче генә тапкыр. Шуңа күрә өлкә җитәкчелеге дә, шәһәр җитәкчелеге дә моңа ныклап әзерләнде. Губернатор урынбасары бу чарага оештыру комитеты булдырды. Бу җитәкчелек тарафыннан без, татарларга, булган ихтирамны күрсәтә", - диде Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Яшьләрне Россиянең беренче эшмәкәре Асия Мөлекова белән дә таныштырдылар. Асия Мөлекова уку йортын тәмамлаганнан соң, Ульяновск өлкәсенә юллама ала. Тумышы белән Татарстанның Кукмара районыннан булган яшь кыз төбәктәге татарлар тормышында зур роль уйнаячагын күз алдына да китермәгән.

27 август көнне делегатлар Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә булдылар. Тольяттида яшьләрне яр буенда “Кичке уеннар” программасы белән көтеп тордылар. Кичке уенга "Татар яшьләре көннәре"нең 150 делегатыннан тыш, Тольятти халкы да кушылды һәм бәйрәм кечкенә генә Сабан туена әйләнде. "Кичке уеннар"да уеннар тукталмыйча бер-бер артлы дәвам итеп торды: йомырка куелган кашык кабып узышу, чиләк-көянтәләр белән су ташуда ярышу һәм башка уеннар узды. Делегатларның күңелдә калган мизгелләрнең берсе – зур боҗра ясап бию. Моның белән алар бөтендөнья татарларының бердәмлеген күрсәттеләр.

Самара шәһәрендә татар яшьләрен тарихи мәчеткә һәм “Сталин бункеры”на алып бардылар. Бу шәһәрне Самара өлкәсендә урнашканын белмәсәң, Татарстан шәһәре дип күз алдына китереп булыр иде, чөнки теплоходтан төшү белән делегатларны татар җырлары белән Самара өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе делегатлары каршы алды. Урамнар буйлап барганда да, машиналардан: “Исәнмесез”, - дип татарча сәламләделәр. Читтә үзеңнең милләтеңә шундый җылылык тою, горурлык хисләрен тагын да арттыра.

Форум көннәрендә остаханәләр эшләп торды. Делегатлар татар теле, тарих, журналистика, кул эшләре, дин, вокал һәм театр осталыгы серләренә төшенә алды. Әйтергә кирәк, делегатларның барлык остаханәләрдә дә булып карыйсы килсә дә, күңелгә якынын сайларга туры килде.

Татар теле дәресен - филология фәннәре кандидаты Николай Максимов, вокал дәресен - Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев,  татар тарихы дәресен - Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин, театр осталыгын - Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, журналистиканы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сәхабетдинова һәм политолог Руслан Айсин, кул эшләре дәресен татар костюмы студиясе җитәкчесе Ләйсән Хаҗиева алып барды.

Миңгол Галиев үз укучыларының нәтиҗәсен кичке концерт программасында башкаларга тәкъдим итте. Миңгол абый бу хор белән 3 кенә көн дерижерлык эшен алып барса да, аның яшьләр белән хушлашасы килмәде. Ул хәтта икенче көнне дә яшь буынны вокал серләренә төшендерү эшен дәвам итте.

"Татар яшьләре көннәре"нә" "Идел" яшьләр үзәге мине инде күп еллар буе чакырып килә. Мин катнашучыларның моңын ача алам икән, җирдәге иң бәхетле кешеләрнең берсе булам. Укучылар мине кабул итте, димәк, минем хәзер Россиянең төрле төбәкләрендә дусларым бар", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Миңгол Галиев.

Миңгол Галиев укучылары хор белән татар җырларын башкарсалар, Луара Шакирҗанова укучылары бергәләшеп Лена Шагыйрьҗанның "Милли, милли миллионнар" шигырен укыдылар.

Форумга делегат булып Беренче инстаблогер Татар Малай (Ринат Галиәхмәтов) һәм блогер-сәяхәтче Азат Кашапов та чакырулы иде. Үзләренә яңа дуслар һәм блогларына яңа фото, видео туплаудан тыш, алар милли проблемалар белән дә кызыксынды. Татар Малай һәр көннең кыска гына видеоларын эшләп барса, Азат, сәяхәтче буларак, үз блогында язылучыларга тарихи урыннарны төшереп, үзенчәлекле видео ясарга тырышты. Шундый видеоларның берсендә ул язылучыларын Болгар шәһәрлеге белән таныштырды. Моны аңлатып ул: “Чит илләрдә сәяхәт итеп, Япония, Америка Кушма Штатлары, Һиндстан кебек илләрнең тарихы белән таныштым. Бу илләрдәге халыклар үз тарихына зур игътибар белән карыйлар, чөнки тарих безнең телебезне саклап калу өчен мөһим. Безнең Татарстан да изге Болгар җирен төзекләндереп зур эш эшли. Монда тарихны, телне саклап калуга күп чаралар күрелә. Бабаларыбызның кем булуларын һәм ничек яшәгәннәрен килеп күрә алу - зур бәхет. Без дөньядагы соңгы дәүләт түгел, ә, киресенчә, алдынгыларыннан булуын күрәбез. Бу, үз чиратында, яшьләргә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнергә этәргеч булып тора. Безнең буын да, үзебезнең бөек исемне югалтмыйча, тарихыбызны сакларга тиешбез”, - дип сөйләде.

“Татар яшьләре көннәре”нең иң көтеп алынган чарасына әйләнгән “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләү җиңел эшләрдән түгел иде. Барлык катнашучылар да үз сәләтләрен, тырышлыгын 100 процентка күрсәтергә тырышты, әмма бәйге булгач, җиңүче дә булырга тиеш. Шулай итеп, XXVII “Татар яшьләре көннәре”нең “Татар кызы” һәм “Татар егете” булып Самарадан Альбина Миңнегалиева һәм Мордовиядән Салават Бәдретдинов танылды.

Россиянең 30 төбәгеннән килгән "Татар яшьләре көннәре" делегатлары үз төбәкләрендә уңыш казанган проектлар белән уртаклашты. "Проектлар белән уртаклашу - безнең төп максатыбыз", – диде "Татар яшьләре көннәре" делегатлары.

Проектларын барлыгы 25 делегат күрсәтте. Алар арасында милли ризык кафесы, кич утыру, җыр-бию һәм татар теле дәресе проектлары бар иде.

Проектларның уңышлылыгын, дәрәҗәсен делегатлар үзләре тавыш бирү аша билгеләде. Делегатларга төрле суммада булган акча берәмлекләре язылган кәгазь битләре таратылды. Аларның максаты ошаган проектка аңлы рәвештә акча бүлеп бирү иде. Бу делегатка үз проектының төгәлсезлекләрен табарга һәм эшмәкәрләрнең бу эшкә күпме акча бүлеп бирергә әзер икәнлеген чамаларга ярдәм итте.

Рәсми булмаган ябылу тантанасы алдыннан, ел лидерын билгеләделәр.Ул – Әстерхан өлкәсеннән Данил Хәлморатов. Форумны оештыручы, "Идел" Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина тавыш бирүче делегатларга лидерны сайлаганда ел әйләнәсендә башкарылган эшләргә игътибар юнәлтергә киңәш итте.

Ә инде 29 августта булган рәсми ябылу тантанасына делегатлар Зөя утравы белән танышкан арада, теплоходка Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та кушылды. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган делегатларга телне, мәдәниятне онытмаска һәм татар булулары белән горурланып яшәргә өндәде.

Күпләр,“Татар яшьләре көннәре” делегатларын бу форумга ял итәргә генә килә дип уйлый. Әмма Екатеринбург шәһәреннән килгән Салават Сөрмәтов моның белән килешми. “Әлбәттә, күп яшьләр бу форумга ял итәр, яңа дуслар, пар табу өчен килә, әмма яшьләр сәясәт турында уйламый дип әйтү дөрес түгел. “Безне Россиянең һәм Татарстанның киләчәге борчый. Шуның өчен без берләшәбез дә. “Татар яшьләре көннәре”нә килеп, без яңа дуслар һәм проектлар табып китәбез”, - диде Салават.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100