Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның халык артисты Асия Галиеваның якты истәлегенә. Данлыклы артистка турында 10 мөһим факт

Татарстанның халык артисты Асия Галиева 88 яшендә Чехиядә вафат булды.

news_top_970_100
Татарстанның халык артисты Асия Галиеваның якты истәлегенә. Данлыклы артистка турында 10 мөһим факт

Татарстанның халык артисты Асия Галиева турында 10 мөһим факт:

1. Асия Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Биографиясенә шулай дип язылса да, актриса бу авылны бөтенләй белми. “Бер мәртәбә Кызылъярга “Әни килде” спектакле белән кайткан идек. Авылга бик кызыксынып карадым. Әмма анда мине белмиләр. Шулай да заманында үзләренеке итеп танулары өчен бу авылга рәхмәтем зур. Таныклыкны 1946 елны, әнинең язуы буенча, гувернанткабыз Александра Ивановна алган.

2. Казан тимер юл вокзалының шәһәр яны поездлары бинасы диварындагы калфаклы кыз образы Асия Галиевадан күчереп ясалган. “Бу рәсем миңа карап ясалса да, анда Сәхибҗамал апа”, - дигән иде актриса, беренче татар актрисасасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны күздә тотып.

3. Асия Галиева ГИТИСны ике тапкыр тәмамлаган уникаль актриса. Ул 1949 елда Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Рәфкать Бикчәнтәев, Гәүһәр Камаловалар белән бергә Мәскәүдә ГИТИСның татар студиясен тәмамлый. “Студиядә укылганнарга диплом бирелмәде, таныклык кына тапшырылды. Мин кичке мәктәпне тәмамлап, кабат ГИТИСның актерлык факультетына кердем”, - дип сөйли иде. Асия Галиева - югары белемле беренче татар актрисасы.

4. Асия Галиева беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның сәхнә образын тудырган актриса. Спектакль 1963 елда Камал театрында куела. “Ролемнең характерыннан чыгып, героиняга Гөлҗамал исемен мин тәкъдим иттем. Күлмәкне дә мин эшләттем. Яңа куелышта шуның күчермәсен алганнар”, - дип сөйләгән иде Асия Галиева. Спектакль татар театрының 100 еллыгына кабатлап куелды. Төп рольне Люция Хәмитова башкарды. Актриса бер хыял белән яши иде – ул рухи остазы һәм якын дусты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында китап язарга хыялланды. Аның шәхси архивында беренче татар актрисасының хатлары саклана иде. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Асия Галиеваны “Бердәнбер дустым” дип атаган. Татарның беренче актрисасы турында истәлекләр китабында Асия Галиеваның да истәлекләре урын алган. 

5. Асия Галиева пенсиягә чыккач “Инсаният” труппасында эшли. Пенсиягә чыкканнан соң ул: “Мин әле яшь идем. Үләргә җыенмадым. “Тормышны яңадан башлыйм”, - дидем. Илле ел театрда эшләгән кеше үзен “бавший актер” дип исәпләми. Директорыбыз Шамил Закировка рәхмәт – “Инсаният” туды, димәк, театрга килергә сәбәп булды”, - дип сөйли. Соңрак телевидениедә классик әдипләребезнең шигырьләре белән цикллар алып барды. 

6. Асия Галиева үз гомерендә Казан дәүләт мәдәният академиясе, Казан дәүләт консерваториясе, Казан театр училишесында, Казан хореография училищесында актерлык осталыгы, сәхнә теле һәм грим дәресләре укыта

7. Асия Галиеваның кызы Динара - танылган пианистка. Чехиядә яши. Казанда Асия Галиева оныгы Ренат белән яшәде. Ренат Мостафаев хәзер Мәскәүдә эшли. 2016 елда, әнисенең сәламәтлеге какшый башлагач, кызы үз янына алдыра. Асия Галиева анда да Казанны һәм театрны сагынып яшәгән

8. Асия Галиева Казанның Яңа татар бистәсе зиратында үзенә урын алып, ташын дә әзерләп куйган. Анда бары тик вафат булу вакыты гына язылмаган була. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, мәрхүмәнең гәүдәсе кремацияләнәчәк һәм көле туган иленә кайтарылачак.

9. Асия Галиеваның шәхси архивы Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музеена тапшырылган. Әмма биредә Асия Галиева заманында журналстларга күрсәткән Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кулы белән язылган хатлар да, Салих Сәйдәшев имзасы куелган партитура да юк. 

10. Асия Галиева «Король Лир» (В.Шекспир) спектаклендә Корделия ролен башкара. Ул Хәлим Әбҗәлилов белән бергә уйнавы белән горурлана торган була. Асия Галиеваның кайбер рольләре: Гайни — «Бәхетсез егет» (Г.Камал), Гөлҗамал — «Гөлҗамал», Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин», Сәрби — «Качаклар» («Һиҗрәт»), Әйшә — «Зифа» (Н.Исәнбәт), Дилбәр — «Американ» (К.Тинчурин), Айсылу — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Беатриче — «Хатыннар гайбәте» (К.Гольдони) һәм башкалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100