Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның алтынчы “Алтын битлеге”: бөек татар халкына багышланган җиңү

Кичә Татарстан җәмәгатьчелеге "Алтын битлек" театр премиясе алган Нурбәк Батулланы алкышлады.

news_top_970_100
Татарстанның алтынчы “Алтын битлеге”: бөек татар халкына багышланган җиңү

"Алтын битлек" милли театр премиясен алып, татар театрының Россия театрлары пространствосында танылуын уңыш дип бәяләргәме? Минемчә – әйе. Әгәр без шушы контекстта яшибез, театрыбыз шушы контекстта үсә икән, башкача була да алмый.

Кичә “Алтын битлек” милли театр премиясен тапшыру тантанасында Нурбәк Батулланың җиңүе иҗади яшьләр өчен ниндидер рухи күтәрелеш булды. Ә инде залның алкышлары астында Нурбәкнең татар телендә "Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм!” диюен җәмәгатьчелек кичә социаль челтәрләрдә алкышлады. Бу Нурбәкнең шушы көннәрдә 80 яшен тутырган әтисенә - Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла өчен дә бүләк, әлбәттә.

"Әлиф" хореографик спектакле “Һөнәр” IX Бөтенроссия яшь татар режиссура театр фестивалендә катнаша алмады. Камал театрының әдәби бүлек мөдире, “Һөнәр” фестиваленең программа директоры Нияз Игъламов “Әлиф”нең “Һөнәр”гә катнаша алмавын аны күрсәтә алырлык театраль мәйдан булмауга бәйләп аңлатты. “Әлиф” мәгълүмати пространствода бик яхшы яктыртылды, безнең максат перифериядәге театр тормышын күбрәк күрсәтү”, – дигән иде ул “Һөнәр”гә багышланган матбугат конференциясендә. Бу инде "Әлиф"не театраллардан алдарак без - журналистлар таныды дигән сүз.

Искә төшерү өчен, “Тантана” премиясе тантанасыннан соң язганымны тагын бер кат кабатлыйм. “Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль”номинациясе “Сфорцандо” фондына китте. “Письма Анны Франк” монооперасында Анна Франк образын тудырган Айсылу Нуруллина өчен сәхнәгә аталы-уллы Соколовлар – фондның оештыручылары чыкты. “Письма Анны Франк” монооперасын мин карамадым, аның кайда күрсәтелүе турындагы мәгълүматым юк. 

Тагын шунысы игътибарга лаек, без Милли музыкаль театр кирәк дип сөйләп йөргән арада, Данияр Соколов, артык пиарлап та тормыйча, музыкаль театр тудырып килә. Оркестр, опера һәм башкалар... Грантлар да табылган, Мәдәният министрлыгы булыша. Әлбәттә, бу милли проект түгел. Милли проект юк, булганына да грантлар бирелгәнен белмим”.

Кыскасы, республика танымаган милли проектны Мәскәү таныды. Өстәп шунысын әйтергә мөмкин, шул ук иҗади яшьләрнең яңа проект буенча репетицияләре бара. Бу юлы да аларга Мәскәү булыша – театр проекты өчен акчаны Россия Президенты фонды биргән.

Инде республикадагы “Алтын битлек”ләрне санап карыйк

25 ел дәвамында Татарстан нибары биш “Алтын битлек” премиясен алган булган. Бусы – алтынчысы.

Татарстанның беренче “Алтын битлеге”н Казан Яшь тамашачы театры 1996 елда алды. Искәртеп үтәм, әлеге Премия 1993 елда гамәлгә куелган иде. Режиссер Борис Цейтлинның Шекспир буенча куелган “Буря” спектакле “Елның иң яхшы спектакле” номинациясендә “Алтын битлек” алды. Театр, әлбәттә, бу Премия белән горурлана, аның 20 еллыгын да зурлап билгеләп узды.

2012 елда Альбина Шаһиморатова Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрындагы Доницеттиның “Лючия ди Ламмермур” операсында Лючия партиясе өчен “Операда иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “Алтын битлек” алды. Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның журналистларны җыеп битлек күрсәткәнен хәтерлим.

Татарстандан төрле елларда алынган тагын өч “Алтын битлек” бар. Болары аерым бер проект өчен түгел, ә бәлки озак еллар дәвамында лаеклы эш башкарылган өчен алынган номинацияләр. Шәхеснең зур хезмәтләрен хөрмәтләп тапшырылган “Алтын битлек” Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтә, татар дөньясының иң күренекле режиссеры Марсель Сәлимҗанов архивында һәм Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдиновта саклана.

“Алтын битлек” Минтимер Шәриповичка 1999 елда тапшырылды һәм аның номинациясе “Россиядә театр сәнгатенә ярдәм өчен” дип атала. Лаеклы премия. Татарстанда, чыннан да, бер-бер артлы театр биналары реконструкцияләнеп торганда, кем әйтә алыр икән дәүләт театрларына игътибар юк дип? Бу Минтимер Шәймиев җитәкчелек иткән чорда да шулай иде, хәзер дә. Минтимер Шәймиевнең Сәкинә ханым белән театрларга бик яратып йөрүен дә искә алсак... Афәрин!

2001 елда “Алтын битлек” “Намус һәм тугрылык” номинациясендә Марсель Сәлимҗановка тапшырылды. Нәкъ бер елдан легендар режиссер вафат булды. Аның театрын Фәрит Бикчәнтәев кабул итеп алды, аның папкасында калган пьесаларны Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде. 

Моннан ике ел элек – 2016 елда “Театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен” номинациясендә Ренат Таҗетдинов бу премиягә лаек булды.

Шулай итеп, минем исәпләүләрем буенча, бу – алтынчы Битлек.

“Алтын битлек”кә өметләнүләр

Былтыр “Алтын битлек” алу өчен “поход”ка Татарстанның ике театры чыкты. Берсе – Яшь тамашачы театры, икенчесе – Чаллы дәүләт курчак театры. Шулай итеп, ике татар режиссеры “Алтын битлек” номинанты булды. Әмма номинант кына. Болар – Туфан Имаметдинов һәм Илгиз Зәйниевлар. Илгиз Чаллы курчак театрында “Сак-сок” спектаклен куйган иде. Бу аның курчак театрындагы беренче һәм, бердәнбер булса кирәк, эше.

Туфан Имаметдинов быел “Алтын битлек”кә икенче тапкыр үрелеп карады. Былтыр ул үз коллективы белән – Казан яшь тамашачы театрында Ван Гог хатларын сәхнәләштерсә, быел шәхси проекты белән чыккан иде. Сүз “Әлиф” турында бара. Быелгысы уңышлырак – Туфан Имаметдинов татар биючесе Нурбәк Батуллага “Алтын битлек” алырга нигез булдырды. 

Туфан Имаметдинов  - артистын “Алтын битлек”ле иткән режиссер. Татар театрларындагы бер генә режиссер да мондый исем белән горурлана алмый. Димәк, Туфан Имаметдинов татар дөньясындагы иң “текә” режиссер була.

Быел “Алтын битлек” номинанты дәрәҗәсенә ирешә алган дәүләт театры турында да берничә сүз. Әлмәт татар дәүләт театры фестивальләрдән кайтып керми дисәк тә, арттыру түгел. Бу шулай. Әлмәт театры “Алтын битлек”тән кала кече шәһәр театрлары өчен икенче иң дәрәҗәле фестивальнең Кече шәһәр театрлары фестиваленең гран-приын яулаган театр. Ул чакырылган режиссерлар белән уңышлы эшли белә. Быел алар “Медея” белән татар театр дөньясына яңалык керттеләр. Әлегә бу спектакль театр эстетлары тарафыннан бәяләнеп бетмәде. Чөнки әле ул Әлмәт чикләрен чыкмаган.

Кичә без Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең дә “Алтын битлек” алуына өметләнеп көттек. Дөрес, ул Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры аша дәгъва итә иде. Ул куйган “Антигона” спектаклен экспертлар җиде номинациядә Премиягә тәкъдим иткәннәр иде. Ни кызганыч, премия башка театрларга китте. “Драма. Иң яхшы режиссер” номинациясендә Гафури исемендәге Башкорт драма театрында куйган спектакле белән Татарстан режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә, Әлмәт театрында “Кибет”не куйган Уфа режиссеры Эдуард Шахов та түгел, “Дядя Ваня” спектакле белән Юрий Бутусов сайланды.


Нәтиҗә

Әгәр “Алтын битлек” безнең театрларны үстерә, алар өчен югары үр булып кызыктырып тора икән, режиссерлар өчен ул максат икән – бик яхшы. Нәтиҗәдә тамашачы ота ләбаса – яхшы спектакльләрне Мәскәү бәяләсә дә, аны без карыйбыз.

Ә менә үз “Тантана”бызның профессиональлеген арттыру буенча уйларга кирәк. Беренче чиратта экспертлар мәсьәләсендә, чөнки белгечләрнең белү дәрәҗәсе шик астында. “Тантана” республика премиясе комиссия әгъзаларының исемлеген тагын бер кат китерәм:

  • Татарстан мәдәният министры (хәзер инде элеккеге) Айрат Сибагатуллин

  • Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова.

  • Камал театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов.

  • Сәнгать белеме фәннәре кандидаты Рауза Солтанова.

  • Филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши.

  • Филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко.

  • ТР Театр әһелләре берлегенең иҗат бүлеге белгече, Казан театр училищесы педагогы Адилә Хәйбуллина. 

  • “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр. 

  • И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә белгече, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сиринә Латыйпова.

  • Гөлшат Фәттахова.

  • “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов.

Без, журналистлар, аларның бер өлешен театр белгече дип атасак та, кайсының театр белеме буенча махсус белеме барлыгын белмим. Күбесе, минем шикелле, театр яратучылар гына.

Мәгълүмат өчен. “Алтын битлек” милли театр премиясе – Россиянең иң дәрәҗәле театр премиясе. Номинантлар исемлеген формалаштыру өчен Россиянең йөздән артык шәһәрендә драма һәм курчак театры экспертлары - 555 спектакль, музыкаль театр экспертлары 277 спектакль караганнар. Җиңүчеләр 37 номинациядә билгеләнде.

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100