Татарның традицион музыкасы ни өчен совет чорындагы псевдофольклор дәрәҗәсендә генә калган?

11 Февраля 2018

Укылган: 1090 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Татар халкының этник музыкасы башка төрки халыкларныкы кебек популярлаша да, татарны таныту чарасына да әйләнә алмый. Өч атна дәвамында "Интертат" электрон газетасы экспертлар ярдәмендә моның сәбәбен эзләде. Бүген журналист Рузилә Мөхәммәтованың әлеге темага кагылган соңгы мәкаләсен тәкъдим итәбез. Хәер, бәлки, соңгысы да түгелдер, чөнки тема җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырды...

Мин татар халкының традицияләрен чагылдырган этник музыканың ни өчен булмавын, ниһаять, аңладым. Татарда төрки халыклар форматындагы һәм бөтен кардәш халыклар практикасында булган этномузыка беркайчан да үсеш кичермәячәк. 

Иң аянычы, музыкаль мирасыбызга килгәндә, мөгаен, совет чорында формалашкан псевдофольклордан ары китә алмаячакбыздыр һәм чит илләрдә татар традицион музыкасы дип шуны күрсәтеп йөрүебезне дәвам итәрбездер. Кызганыч... 

Әлбәттә, бу шәхсән минем фикер. Ә мин катгый нәтиҗә ясарлык музыка белгече дә, фольклорчы да түгел. Әмма мин белгечләр фикеренә таянып күңелсез нәтиҗәләргә килдем. Югыйсә, белгечләр миңа караганда оптимистрак. Алар бу юнәлештә уңышка ирешү рецептларын да күзаллыйлар. 

Эшләргә! Ә нәрсә эшләргә?

Бүгенге вазгыятьтә бу теманың актуальлеген билгеләп үтүдән башлыйк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Татарстан Композиторлар берлегенең һәм Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы факультетытның төзекләндерелгән биналарын карап: «Татар музыкаль мәдәниятенә ярдәм итергә кирәк, халык музыка уен коралларында уйнау традицияләрен яңартасыбыз бар. Без моны хәзер югалтсак, бу мирасыбызны кайтару алга таба бик кыйммәткә төшәчәк», - дип, бик мөһим сүзләр әйткән иде. Димәк... Димәк, эшләргә кирәк. Ә нәрсә эшләргә?

Этномузыка терминын ачыклаудан башласак, без бу очракта татар халкына хас булган традицион музыкаль культураны күздә тотабыз. Аның тарихына бәйле булган, аның башкаларга охшамавын күрсәткән, аны башка халыклардан аерып торган музыканы. Без шушы күренешне этномузыка дип алырбыз. Бу терминны профессор Вадим Дулат-Алеев формалаштырды. Фольклорчы галим Геннадий Макаров аны гади генә итеп “музыкаль мирасыбыз” дип атады. Фәнзилә Җәүһәрова “ табигый шартларда башкарыла торган музыкаль әсәрләр”, дип ачыклык кертте. Шушы галимнәр минем этномузыка темасындагы экспертларым булды.

Көнкүреш күзаллауларга килгәндә, без этномузыка дигәндә һәм, аерым алсак, төрки халыкларның этномузыкасын бәяләгәндә, дала рухы бөркелеп торган борынгы төркилекне күзаллыйбыз. Тыва, казах, кыргыз, башкортларның шундый рухтагы этник музыкасына мөкиббән китәбез. “Нигә бездә шулай түгел?” дип сызланабыз. Ә үзебезнең традицион музыка сәнгатебез өч дәүләт фольклор ансамбле (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан дәүләт фольклор ансамбле, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле) һәм фольклор юнәлешен алган берничә шәхси коллектив белән чикләнә.

Димәк, алга куелган сорау гап-гади: татарның этномузыкасы нинди ул һәм нинди булырга тиеш? Ни өчен татар халкы үзенең этномузыкасы белән артык алдыра алмый? Башка төрки кардәшләр шикелле үз брендыбыз булырдай музыка уен кораллары белән дөнья сәхнәсенә чыгуыбызны да хәтерләмим. Быел “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле сырлы бәләк, морҗа, табагачлардан көй чыгарып Европаны шаккатырды шаккатыруын. Әмма монысы инде, кем әйтмешли, башка тарих...

Ихтыяҗ юкмы? Нигә юк?

Мин этномузыкага бәйле соравымны бик күп музыкантларга бирдем. Татар музыкасына "фьюжн" өслүбен керткән музыкант, җырчы Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) моны халыкның ихтыяҗы юк дип аңлатты, янәсе, халык шушы бер тыңлап өйрәнгән эстрада музыкасын тыңлап яши, яңаны эзләнми. 

“Риваять” этник төркеме музыканты Илнар Ялалов фикеренчә, халык таләбе булса, музыкантларның этник музыка тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Әмма халыкның аны тыңлау әзерлеге җитми, чөнки телевидение һәм радио халыкның музыкаль мәгълүмат алу мөмкинлекләрен чикли, эстрада музыкасы гына тәкъдим итә. Шулай да халыкның популяр музыкадан туя башлавы сизелә.

Димәк, халык таләбе җитми. Бу очракта мин Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрованың: “Халык бит ул “Ихтыяҗ бар” дип плакат күтәреп йөрми. Халыкның ихтыяҗын дәүләт тәрбияли. Халыкны попса тыңлатып та яшәтеп була – “Мәйдан” телеканалы ничек популяр! Әмма ул шау-шулы фон гына, күңелгә кереп утыра торган көй түгел”, - дигән сүзләрен китерә алам.

Этномузыка мәсьәләсендә минем экспертларым булган галимнәрнең фикерләреннән соң социаль челтәрләрдә шактый бәхәсләр барды. 

"Этника беркайчан да модалы тренд була алмый, хәтта аңа хөкүмәт югарылыгында алынсадар да... Чөнки матди кыйммәтләргә юнәлеш юк, димәк, сатып булмый", - ди Финляндиядә яшәүче татар җырчысы Җәмилә Низаметдин. Ул бу юнәлештә галимнәрнең дә җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәвен - халык музыка булган аудиоальбомнар булмавын әйтә. "Хельсинки китапханәсендә бөтен халыкларның фольклоры буенча альбомнар бар, татарныкы - юк", - ди ул. Проблема - җырчыларда да дип саный Җәмилә: "Безнең world җырчыларыбыз да юк. Халык җырлары бит ул - импровизация, башкача башкару техникасы, ул яңа табышлар, фишкалар, "кошлар нотасы". Монда актерлык та кирәк, актерлыгың булмаса, син кызык түгел, сине тыңламыйлар. Безнекеләр әле аны булдыра алмый", - ди ул. 

Үзен Т.А.Җамалиев дип таныштыручы интернет кулланучы татарда классик этник сәнгатьнең үсмәвен шәһәр мәдәнияте булмауда күрә.

Казан консерваториясе һәм этномузыка

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова кардәш халыкларда этностильнең үсеш кичерүен таный һәм бу процесслар бездә бераз торгынлык чорын кичерә дип саный. “Бәлки, бу безнең консерваториябез булуга бәйледер. Һәм ул безнең сөенечебез дә. Консерваториянең төп максаты - профессионалларны әзерләү. Аның укыту системасы Европа системасына утыртылган. Ләкин шул ук вакытта, бәлки, шул уку процессларында, шул ук Казан мәдәният институтында халык музыкасына, халыкның үзенең ничек башкаруына бәйле курслар азрактыр”, - ди ул.

“Бездәге югары уку йортларында фольклор бүлеге юк. Консерваториядә халык уен кораллары факультеты бар. Әмма ул рус халык уен кораллары факультеты, - ди Геннадий Макаров. - Дәүләт кызыксынырга, заказ бирергә тиеш. Мин өйдә гөслә, думбыралар ясадым, өйрәтә алам. Әмма без аны киңрәк итеп бирә алмыйбыз, чөнки сәгатьләр кыскара. Вазгыять шундый. Хакимият тарафыннан кызыксыну күрсәтелсә, уку йортларына мөмкинлек тудырылса - аны үзгәртеп була. Стратегия булырга тиеш”.

“Казахларда, беләсезме, традицион музыка буенча никадәр фәнни эш языла. Мин моны бик яхшы беләм. Чөнки ел саен оппонент итеп Мәскәүгә чакыралар. Соңгы ике елда өч эшнең оппонетны булдым, тагын берсе буенча мәкалә яздым. Ике елда - дүрт фәнни эш. Ә Татарстанда бер дә юк”, - ди Вадим Дулат-Алеев.

Социаль челтәр кулланучыларының галимнәр белән килешеп җитмәгән үз фикерләре. Мәсәлән, Чувашиянең Урмай авылында эшләп килүче "Мишәр" фольклор ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов "Төрекләрдә профессиональ сәнгать тагын да югарыда, шул ук вакытта этномузыка үзен югалтмган. Европа илләрендә дә шулайрак", - ди.

Өзелгән тарих, онытылган традицияләр

“Безнең тарихи вазгыятебез гадәти түгел, - ди Вадим Дулат-Алеев. - Татар тарихы – өзелгән тарих. Беренче хәлиткеч өзеклек Казан ханлыгы алыну белән бәйле. Ул татар халкының тарихи вазгыяте үзгәрүгә китергән. Без монда җәмгыятьнең югары катлавы белән бәйле профессиональ элита мәдәниятен күздә тотабыз. Казан ханлыгы алынгач, элитар профессиональ музыка юкка чыккан.  Ә икенче өзеклек - революция. Бу беренче чиратта җәмгыятьнең гаять зур өлешен алып торган диннән баш тартуга бәйле. Ислам мәдәниятеннән баш тарту – традицияләр югалуның икенче сәбәбе шушы”.

Геннадий Макаров та шул фикерне куәтли: “Татар тарихи ул экстремаль тарих, ул ничә йөз еллар яшәү өчен көрәшә”, - ди. Әмма ул фикерен татарның холкына бәйләп дәвам итә: “Татар заманнан артка калмаска тырыша. Татар бае урыс баена баргач, аның кызы фортепиано уйнаганын күрә дә, минем кызым аннан киммени ди. Думбыра ул искелек калдыгы булып саналган. Ул кызына да фортепиано уйнарга өйрәткән. Үзе “Тәфтиләү”не җырласа да, аны романс дип атаган”, - ди.

Фәнзилә Җәүһәрова фикере дә коллегасы белән аваздаш: “Монда субъектив сәбәпләр дә бар. “Мин - пианистка, халык уен коралыннан өстен, мин - арфистка, гөслә уйнап утыра алмыйм”, дигән амбицияләргә дә бәйледер”, - ди ул.

Шулай итеп галимнәр – минем этномузыка буенча экспертларым - татар этномузыкасы үсеш кичермәве мәсьәләсенә күпмедер ачыклык керттеләр кебек. Димәк, традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова этномузыканың үсеш кичермәвен Казан консерваториясенең профессиональ музыканы алга этәрүенә бәйли, шушы консерватория профессоры Вадим Дулат-Алеев моны “тарихи шартлардан” ди, ә шушы ук консерватория доценты, фольклорчы галим Геннадий Макаров барысын да татарның амбицияләреннән күрә.

Асылда алар бөтенесе бер әйберне күзаллый - татарның этномузыкасы ул элитар профессиональ музыка, ул ханнар музыкасы, ул сарай оркестрлары. Чөнки без үзебезне дәүләт тоткан милләт дип горурланабыз бит. Димәк, безнең этномузыка ул – Казан ханнары тыңлаган оркестрлар, иң затлы музыкантлардан торган сарай ансамбльләре. Шуннан кименә без риза түгел. Монда безнең экстремаль тарих та, амбицияләребез дә сыешкан. Яңадан шундыйны торгыза алмаганга, безгә башкасы кирәк тә булмаган. Минемчә, мантыйкка бик туры килә. Татар күршесеннән уздырырга ярата ул яратуын, әмма күршеләрдә булган дала рухлы этномузыка аңа ят. Амбицияләр, дисәк тә була...

Сүз уңаеннан, этник музыка турында мин башкортның данлыклы “Аргамак” этномузыка төркеме җитәкчесе Ринат Рамазанов белән дә сөйләшкәнем булды. Әлеге төркем декабрь урталарында Казанга килеп Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә дала рухы сизелеп торган көчле концерт биреп киткән иде. “Безнең программа – заман таләп иткән юнәлешләргә халыкчан бер караш”, – диде Ринат Рамазанов. Ул бүгенге глобальләшү процессларының халыклар үзенчәлеген юкка чыгару куркынычын билгеләп үтеп: “Заманча яшим, дип халык үзенең эчтәлеген оныта башлый. Яшьләргә шул хакта җиткерү һәм аларның хәтерен яңарту бик мөһим. Шуңа күрә без заманча юнәлешләрне халык көйләренә кушып уйныйбыз. Без шушы эшебез белән тарихыбызга уңай караш тудырабыз”, – диде.

Ә татар халкының этномузыкасына килгәндә, Ринат Рамазановның үз фикере бар: “Татар ул күп халыкларның җыелма исеме һәм аның тарихы да яңа. Ә тарихны тирәнрәк казысаң, анда күп төрле башка халыклар да ята. Тарихны өйрәнеп, тарихи мәдәниятне тергезеп җибәрергә генә кирәк. Революциядән соңгы тарихта гореф-гадәт юк, аны бетергәннәр. Алдарак без кемнәр булганбыз дип уйларга кирәк”, - ди ул.

Кемнәр булганбызмы? Профессор сүзләре белән җавап бирәм: “Безнең дәүләтебез булган һәм без регион өчен мәдәни үзәк булганбыз. Ә үзәкнең регион өчен ничек эшләвен күз алдына китереп карагыз. Бирегә иң көчле профессионаллар агылган, биредә иң алдынгы формалар булган”. Бу – Вадим Дулат-Алеев сүзләре.

Ә бит, уйлап карасаң, без әле дә регион өчен мәдәни үзәк ләбаса. Безнең Казан консерваториясе регион өчен хөрмәткә лаеклы уку йорты. Бирегә региондагы җирле халыклар да белем ала. Дөрес, Казан консерваториясе традицион мәдәният юнәлешенә зур игътибар бирми – бу хакта алдарак сүз булды. Хәтта фольклор юнәлешендә иҗат итүче дәүләт коллективлары да консерватория белән тыгыз элемтәдә тормыйлар. Аларның үз юлы, боларның үз юлы.

Проблеманы хәл итү юллары

Мин экспертларымнан проблеманы хәл итү юллары турында сораштым һәм беренче чиратта шуны аңладым - без этномузыка юнәлешен алга сөрергә уйласак, ниндидер музыка коралыннан бренд ясау юлыннан китергә тиеш түгел. “Мин бер генә юлны күрәм – ул традицион музыкаль инструментларда башкару культурасын, ансамбльләрне яңарту юлы, - ди Вадим Дулат-Алеев. - Инструмент эзләү дөрес юл түгел. Инструмент - ул автомобиль кебек. Ул бөтен җирдә бар. Һәм бөтенесе бер чама. Инструментка түгел, стильгә басым ясарга кирәк. Стильдән бренд ясыйк”.

Ә стильне булдыру эше композиторларга йөкләнә дип аңлыйм. Алар композитор гына түгел, реставраторлар да булырга тиеш. “Безнең халык музыкасына нигезләнгән симфоник әсәрләребез, балет-операларыбыз бар. Европа стилендә иҗат итеп, халык көйләрен яңа баскычка күтәргән Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов иҗаты бар. Бу композиторларыбызның әзерлегеннән, аларның дөнья классикасыннан да, музыка юнәлешләреннән хәбәрдар булуларыннан тора. Без бүген, мәсәлән, Эльмир Низамовны этномузыка иҗат итми дип берничек тә әйтә алмыйбыз”, - ди Фәнзилә Җәүһәрова.

Фәнзилә Хәкимовна фикерен куәтләп, Эльмир Низамовның Ренат Харис шигыренә язылган "Атлар чаба" җырының Якутиядә узган Бөтенроссия этно-поп фестивалендә катнашуын әйтә алам. Этнорух бөркелеп торган җырны Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов башкара. 

Вадим Дулат-Алеев икенче бер композиторны аерып әйтте – Радик Сәлимов. Хәтерләсәгез, ул Динә Гарипова белән бергә җырчының Мәскәү концертында гаҗәеп үзенчәлекле композиция тәкъдим иткән иде. “Радик Сәлимов традицион яңгырашны яңа форматка урнаштыра белә. Сәлимов чын татар этномузыкасын булдыручы, башка халыкларныкы алай яңгырамый. Аның этномузыкасы заманча сәхнәдә заманча яңгырый. Менә безнең юлыбыз шушы. Бары тик шул юл”, - ди ул.

Димәк, татар композиторлары борынгы яңгырашка реконструкция ясарга тиешләр һәм ул заманча яңгыраш алырга тиеш. Монда инде композиторларыбызның бөтен милли уен коралларын камил белүе мәҗбүри. Шулай итеп, кабат уен кораллары темасына әйләнеп кайтабыз.

Экспертлар барысы да бер фикерне куәтли – милли уен коралларын барларга һәм өйрәнергә. Вадим Робертович традицион музыка уен коралларының музеен ачарга тәкъдим итә һәм шул музей тирәсендә остаханә, белем бирү йортлары, хәтта коллективлар туплана аласына ышана.

Фәнзилә Хәкимовна да традицион музыка уен кораллары мәсьәләсенең актуальлеген ассызыклый. “Халык уен кораллары оркестрында рус халык уен коралларын күрәбез. Безнең тарихи җирлегебездә барлыкка килеп, төрки дөньяның уртак нигезенә утыртылган уен коралларын без анда күрмибез. Халык уен коралы дибез икән – балалайка килеп чыга, - ди борчылып. - Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге заманында бу мәсьәләне күтәреп чыкты. Халык уен кораллары буенча күргәзмәләр дә эшләдек. Уен кораллары бар, аның конструкциясен өйрәнергә була. Безгә остаханәләр һәм шул уен коралларында уйнаучылар кирәк”.

Гомере буе татарлар яшәгән төбәкләрдә экспедицияләрдә йөргән, милли уен коралларын ясаучы алтын куллы Геннадий Михайлович үзе генә дә шушы музей өчен хәзинәдәй шәхес бит инде. Андыйлар тагын да бар. Милли музыка уен кораллары шактый шәхси коллекцияләрдә саклануын беләм.

Димәк, галимнәр фикеренчә, без инструментка түгел, үсеш линиясенә басым ясарга, традицион уен коралларының профессиональ уенын торгызырга тиешбез. “Традицион уен коралларын бергә җыелырга һәм җилпәзә кебек ачылырга тиешләр”, - ди алар.

Галимнәр Казан ханлыгында булган оркестрлар турында сөйлиләр. Тынлы оркестрлар, Кыллы оркестрлар... Күп төрле бәрмә уен кораллары булган һәм алар ансамбльләргә берләшкәннәр. Сүз сарай ансамбльләре, хәрби оркестрлар турында бара...

...Бу хакта – Казан ханлыгы музыкасы турында Геннадий Макаров миңа моннан 20 ел элек тә сөйләгән иде...

Язманы йомгаклап, Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” романыннан бер өзек тәкъдим итәм: “...Күп тә үтмәде, сорнай, думбра, курай, кубыз ише уен коралларын тотып, арткы ишектән көйчеләр килеп керде. ...Көйчеләр, кыр казлары шикелле бер-бер артлы тезелеп, түр янына килделәр, ханга баш иделәр, бүрекләрен салып, тезләнгәндәй иттеләр, яңадан билләрен турайттылар. Аннары аякларын бөкләп, йомшак паласларга тезелешеп утырдылар. Көйчеләр җиңелчә генә коралларына чиертеп алдылар, барысы да бердәм булып, йорт башын, аның кунакларын котлап, дәртле көй башлап җибәрделәр. ...Котлау көйләреннән соң бары җиңү туйларында гына яңгырый торган сугышчан көйләр уйналды. Көйчеләр кырыс кешеләрнең каткан күңелләрен шулай кузгатып алдылар да туктап калдылар. ...Җиңел көйләрдән соң көйчеләр тагын бер-ике озын көй уйнадылар. Болар Алмыш ханның иң яраткан көйләре иде, аларны ул бары тик зур туйларда гына, аннары күңеле аеруча күтәренке чакларда гына уйната иде...”

Фикерләр








Мәдәният

"Сергей Безруков Буага килергә риза булыр микән дип шикләндек, ләкин Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итте"

15-24 май көннәрендә Буа шәһәрендә узган “Буа: диалог киңлегендә” II халыкара театр фестиваленә танылган актер Сергей Безруков килде. 24 майда Буа мәдәният йортында актер Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган “Нәни принц” спектаклен күрсәтте.

Мәдәният

"Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" спектакле: "яңа күзәнәкле" татар яшьләренең бөтен дөнья театрларына елмаюы

«Калеб» яңа буын яшьләре, иҗат берләшмәсенең биш еллыгы уңаеннан, моннан 110 ел элек татар театрын тудырып йөргән яшьләрнең ниләр кичерүен тоярга тырышып карады. Кичә алар Камал театрының Кече сәхнәсендә моннан бер гасыр элек татарлар тормышын яктырткан заманча пьесаның эскизын күрсәтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла