Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар җәмәгатьчелеге Сара Садыйкованы искә алды: "Чын-чынлап күңелгә үтеп керерлек җыр яза торган яшьләр юк"

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узган шимбәдә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, композитор, опера җырчысы Сара Садыйкованың 111 еллыгына багышланган искә алу кичәсе үткәрелде. “Татар моңы сине сагына” дип исемләнгән җыр бәйрәмен композиторның кызы, заманында балет биючесе булган Әлфия Айдарская оештырды.

news_top_970_100
Татар җәмәгатьчелеге Сара Садыйкованы искә алды: "Чын-чынлап күңелгә үтеп керерлек җыр яза торган яшьләр юк"

Унынчы дистәгә аяк баскан Әлфия апаның концертны үзе алып бару да, тамашачыда җылы, ихлас хисләр уятты. Әнкәсенең сәхнәдә яңгыраган һәр әсәрен Әлфия апа яхшы белә, алар турында хәтердән мәгълүмат биреп торды. С.Садыйкованың төрле елларда иҗат иткән әсәрләреннән төзелгән программа җанлы тавыш белән фортепиано һәм виолончельгә, баян, скрипкага кушылып башкарылды.

Искә алу кичәсе скрипкачы Динә Закирова башкаруында С.Садыйкованың әсәрләренә тезмә белән башланып китте. Фортепиано партиясен Маргарита Коварская башкарды. Җырчылар Иркен Мостафин, Гөлнара Мөхетдинова, Рөстәм Гыйльфанов, Зөлфия Зарипова, Гөлнара Морзиева, Гөлнара Байназарова композиторның моңарчы яңгырамаган яки сирәк ишетелгән әсәрләрен ишеттерделәр. Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Зөһрә Сәхәбиева күптән инде халык күңелен яулаган җырларны башкарды. Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” шигыренә С.Садыйкова музыканы 1978 елда яза. Бу җыр З.Сәхәбиевага тапшырыла һәм бүгенге көнгә кадәр әсәр җырчының репертуарында. Зал тутырып килгән тамашачы аны кайнар алкышларга күмде.

С.Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” конкурсы лауреаты, яшь музыкант һәм композитор Ильяс Камалов виолончельдә, Әхмәт Кәримов баянда, Мария Курочкина флейтада башкарган әсәрләр дә мәшһүр көйязарның истәлеген яңартты. Профессиональ пианист Илдар Арсланов концертта С.Садыйкованың җырларын уйнады һәм җырчыларга кушмалык итте – концертмейстер вазифасын башкарды. Казан театр училищесы студентлары татар шагыйрьләренең композиторга багышлап язган шигырьләрен сөйләде.

“Әнкәй гомере буе халкына хезмәт итте. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр җырлар язды. Һәрвакыт татар язучылары, шагыйрьләр, җырчылар белән аралашып яшәде. Аның архивларын барлаган саен әсәрләре табыла тора. “Бибисара моңнары” китабында да моңарчы халыкка таралмаган әсәрләре урын алды. Әнкәй хезмәт кешесенә, туган як табигатенә дан җырлаган. Аның әсәрләрен бүгенге яшь җырчыларга да тәкъдим итәм. Концертта кайбер әсәрләренең  премьерасы да булды. Мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов башкаруында Касыйм Тәхау шигыренә 1960 елда язылган “Татарстан – нефть җире” шундыйлардан. Концертта яшьләрнең катнашуы да сөендерә. Әнкәйнең иҗатын киләчәккә алар илтәчәк бит”- диде, сөенеп, Әлфия апа.

Татарның калфаклы сандугачын искә алырга, аның моң чишмәсеннән сафланырга тамашачы агылып килгән иде. Куелган урындыклар җитмәгәч, кырый-кырыйга эскәмияләр куеп утырдылар. Бәйрәм кичендә катнашкан кайберләрнең фикерләре белән “Татар-информ” хәбәрчесе дә кызыксынды.

Ильяс Камал, композитор, музыкант, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты:

- 2005 елда С.Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” конкурсында катнаштым. Ул чагында әле мин Петербургта яши идем. Шул елдан Әлфия апа Айдарская белән таныштык. Конкурста инструмент өчен эшкәртелгән “Әнкәй” дигән җырын виолончельдә башкарып, икенче урын алдым. 2005 елдан бирле Ә.Айдарская белән аралашып яшибез, Мәскәүдә оештырылган искә алу чараларында да катнашам. 

С.Садыйкова - халыкчан, милли рухлы көйязар. Безнең гаилә Татарстаннан читтә яшәде, шуңадырмы, милли хисләр үтә дә нечкә бездә, моңга сусап гомер иттек без. С.Садыйковада шул җирсү хисләре үзенә җәлеп итә, рухландыра, моңландыра, күңелдә өмет чаткылары уята. Бүгенге көндә шушы композитор белән янәшә куярдай иҗатчыларны күрмим. Садыйкова бит ул халыктан аерылгысыз булган. Сүз дә юк, татар җанлы композиторлар бар, әмма алар әле ачылып бетмәгән. Хәзер иҗатчылар күбрәк замана тенденцияләренә бирелгәннәр. Профессионаллар глобальләшә, дөнья аренасын шаккатырмакчы була.

Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты:

- Сара апа аралашучан кеше иде. К.Тинчурин исемендәге тетар бинасында концерт оештырган чаклар булды. Җырчылар Фәхри Насретдинов, Рафаэль Сәхәбиевләр бар иде ул концертта. Сара апа без җырчылар өчен - гаҗәеп бер хәзинә. Аның мелодикасы, көйләре кебек халыкчан, моңсу, шул ук вакытта шаян да музыкасы - үзенә бер дөнья. Ул аларны халыкның йөрәгеннән безгә алып биргән шикелле. Иҗатын бик яратам, әсәрләрен башкарам. Бигрәк тә аның 1960-1980 елларда язылган җырларын...

Мин әле студент чагымнан хәтерлим: трамвайдан Сара апа килеп чыга. Өстендә сап-сары күлмәк, калфагын башына таккан, ул чордагы соры Казан урамы балкып киткән кебек тоела торган иде. Хәзерге иҗатчыларга Сара Садыйкованың иҗаты белән танышырга кирәк дип уйлыйм. Әгәр дә без ул иҗатны җуйсак, татар сәнгате гарип, ятим булып калачак. Ә инде композиторга һәйкәл мәсьәләсенә килгәндә, аны инде куярга күптән вакыт! Иҗатчыны мәңгеләштерүдә, аның мирасын киләчәк буынга җиткерүдә һәйкәл зур роль уйный. Сара Садыйкованың әсәрләре безне чиста хисләре, керсез җырлары белән рухландырып, канат биреп, сөендереп торсын иде. 

Бик кызганыч, бүгенге көндә чын-чынлап күңелгә үтеп керерлек җыр яза торган яшьләр юк. Языла, меңәрләгән җыр языла, аларның ни сүзе, ни көе юк. Бүген барысы да акчага бәйләнгән, көчләп кул чаптырып популярлашу заманы китте. Җырчы тирәсендә 10-15 кешенең сикереп йөрүе дә сәер. Тамашачының да күп өлеше җырны, җырчыны бәяли белми. Җыр өлкәсендә халыкның зәвыгы төште. Концерт карарга килгән халыкка да җиңел-җилпе әсәрләр кирәк. Тамашачы җыр тыңлый белми, бу сүзне әйтергә курыкмыйм. Бу күренешкә күп “йолдызларыбыз” зур өлеш кертте. Йолдыз булсалар да, алар татарның җыр мәдәниятен тирәнгә тартып төшерделәр. 

“Үзгәреш җилләре” килеп чыкты. Үзгәртәләр, кая барабыз - белгән юк. Европага барабыз дип татар җырына бәйләнәләр. Мин үзем җырчы буларак куркуга калдым: Р.Яхин, Җ.Фәйзиләр, З.Хәбибуллиннар, А.Монасыйпов һәм халык җырлары берсенә дә кагылма! Аларга синең кагылырга хакың юк! “Үзгәреш җиле” ясап үзгәртергә телисең икән, акылың, талантың бар икән, үзең яз! Халык кабул итсә шөкер, итмәсә кирәгегез юк, димәк!


ЗөһрәСәхәбиева, Татарстанның халык артисты

- “Әнкәй” әсәрен беренче тапкырлар җырлаганда Сара апа да, Роберт Миңнуллиның әнкәсе Гөлҗәүһәр апа да, үз әнием дә исән иде әле. Мин аны зур дулкынлану кичереп, аларны күз алдында тотып башкардым. Менә инде хәзер аларның берсе дә якты дөньяда юк. Ә җыр һаман да ана күңелләрен сагышландырырга сәләтле. Сара Садыйкова - бөек композитор, Әлфия апа аның мирасын даими барлап тора. Ул бит үзе дә сәнгать кешесе, танылган балет биючесе. Ләкин бер дә үзе турында сөйләми. 92 яшьтә булса да гел эзләнүдә, әтисе Газиз Айдарский, Сара Садыйкованың иҗат кичәләрен Мәскәүдә, Казанда еш оештырып тора. Безгә дә тынгы бирми, үз проектларында катнаштыра. Рәхмәт аңа!

Илгиз Кадыйров, фольклорчы, Мәдәният Министрлыгы ветераны:

- Сара апа белән аралашканым булды. Заманында Казан телевидениесендә 1972 елдан башлап 13 ел “Халык җәүһәрләре” тапшыруын алып бардым. Шунда берничә тапкыр Сара Садыйкова хоры килде. Сара ханым - татар совет музыкасының классигы. Аны танырга телиләрме, юкмы ул шулай. Озак еллар композитор буларак танырга теләмәделәр. Һәвәскәр, дип кенә мыскыл итәргә теләүчеләр дә булды. Тарих, вакыт үлчәве Садыйкованың нинди композитор икәнен күрсәтте.

“Татарстан” һәм “Татар радиосы”нда да аның әсәрләрен еш ишетәм. Сара апа тормышта гаҗәеп гади кеше иде. Ләкин бу беренче карашка гына, сәнгать кешеләренең эчке дөньялары бездән бөтенләй ерак. Алар җиргә басып йөрмиләр, уй-фикерләре дә башка... Сара апаның иҗатын әле өйрәнәсе, аның бөтен җырлары да халыкка чыкмаган. Концерт, туй-мәҗлесләрдә җырлана торганнары 100 ләп булса, иҗат ителгәннәре 500ләптер, минемчә. 

Яшьләрдән Сара Садыйкованы алыштырырдай композиторлар күренми. Барысы да булганына яңарыш кертеп дан казанмакчы, үзе булып язучылар кирәк! Бөтен дөнья өчен язам, дип күкрәк сугучыларны гына күрәм әле мин.

Рөстәм Гыйльфанов, Татарстанның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге филармония солисты:

- Әлфия апа Айдарская шәхсән үземә мөрәҗәгать итеп, Сара Садыйкованың әсәрләрен тәкъдим иткәч, бик шатландым. “Татарстан – нефть җире”, “Әлфия”, “Туйда” җырларын өйрәнеп, үз репертуарыма алдым. Җырчыга Сара апаның әсәрләрен башкару горурлык ул. Андый композиторлар юк инде хәзер. Һәр әсәре моң белән сугарылган, үлмәс җырлар дияр идем. Мондый затлы концертларда гына түгел, башка мәйданнарда да шуларны гына башкарыр идем, әмма тамашачының ихтыяҗы төрле шул хәзер. Әлфия апа, шактый олы яшьтә булуына карамастан, тырыша, әнисе җырларын без яшьләргә тапшыра, концертлар оештыра. Аңа сокланмый мөмкин түгел.

Рабит Батулла, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай премиясе лауреаты:

- Сара апа ут йөртеп, җимертеп эшләүче композитор иде. Гомер буе милләт йөге белән яшәде. Кыерсытуларга карамастан, иҗат итүдән туктамады, моңчы дияр идем мин аны. Опера җырчысы буларак та уңыш казанды, сәхнәдән киткәч тә, тыныч кына ятмады - йөзәрләгән җыр иҗат итте. Минем ике спектакльгә дә көй язды ул. Аның көйләре белән минем пьеса Финляндия, Америкага чыкты. 

Мине борчыганы шул: Сара Садыйкова фондын эшләтеп җибәрүче булсын иде. Заманында Әзһәр Хөсәенов җитәкләгән вакытта Сара апаның, башка җырчыларның сәхнә киемнәре, патефон тәлинкәләре һ.б. әйберләре дә саклана иде әле. Рәхмәт Әлфиягә апага, ул әнисе мирасын танытуда зур эшләр башкара. Элегрәк әйтә торган иделәр: “Мин үлгәч, кадеремне белерсез әле” - дип. Хәзер алай түгел инде, үлгәч тә кадереңне белмиләр. Шуңа күрә, бүген исән чакта эшләп калдырырга кирәк. Ярый Аяз Гыйләҗев дәвамчылары, Нурихан Фәттах хатыны, Сара апаның кызы якыннарының мирасын барлыйлар. Ә башкаларның кемнәре бар? 

Шунысын да истән чыгармаска кирәк: күп кенә әдәбият-сәнгать кешеләренең хатыннары марҗа, алар урыс тәрбияләделәр. Алар инде татар мирасын барламый, чыгара да ата. Хөкүмәткә дә кирәгең юк, гаиләңдә кадереңне белерлек бала тәрбияли алгансың икән, димәк, син бу дөньяда заяга яшәмәгәнсең, дигән сүз. Баланы татарчага сөйләшергә өйрәтеп кенә татар тәрбияләп булмый. Татарчаны оныгың да белергә тиеш! Яңа буын композиторлар үсте, аларның татарга бернинди дә катнашы юк. Ә инде татар эстрадасын әйтергә дә оят. Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллиннар дәрәҗәсе юк инде хәзер. Бүген һәр гармун уйнаучы үзен композитор дип атый, ә үзе нота танымый. Ике көй чыгарганнар сәхнәдән үзләрен композитор дип игълан итә. Хөснул Вәлиуллин нинди көйләр язган, әле аны да композитор дип атамыйлар. Бар көйче, бар композитор, бу төшенчәләрне аера белергә кирәк! 









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100