Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Тамашачының һәрберсе белән кочаклашып саубуллашырга кирәк...” Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсенә килүчеләр нәрсәне юксынды?

Камал театры Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсен үткәрде. Кичәдән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
“Тамашачының һәрберсе белән кочаклашып саубуллашырга кирәк...” Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсенә килүчеләр нәрсәне юксынды?

Нәҗибә Ихсанованың үз юбилей кичәсендә сәхнә тутырып уйныйсы килүен һәр тамашачы тоеп торды. Әмма оештыручылар аның урынын сәхнә түрендә итеп билгеләгәннәр иде - ул сәхнә өстендәге тагын бер “сәхнәгә” куелган затлы кәнәфидә кунак булып кына утырды, елмаеп котлаулар кабул итте, урынын туры китереп кенә репликалар әйтеп куйды. Әмма тамашачы аның кайчан Камал театры билгеләгән “тәхетеннән” төшеп уйный башлаячагын көтте. Нәҗибә апа үзе дә бу “тәхеттән” риза булдымы икән?..

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсенә Камал театрына килгән тамашачы актрисаны аягүрә басып, алкышлап каршы алды. Кичә рәсми котлаулардан башланды. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Президент Указы белән бирелгән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален тапшырды һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлауларын укыды. Ә Минтимер Шәрипович күренекле актрисага тетар тарихында калган рольләре өчен генә түгел, “милләтебез авазы булган” Туфан Миңнуллинның исемен мәңгеләштереп яшәве өчен дә рәхмәтләрен җиткергән иде. Азнакай районы җитәкчелесе Марсель Шәйдуллин бер зал халыкны Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсен уздырырга районга чакырды.

Тамашачы актрисаны котлауларны тыңлап һәм алкышлап, аның уйнавын көтте. Әмма сценарий буенча, рәсми котлаулар эстрада җырлары белән аралаштырылган иде. Нәҗибә Ихсанованың балачак хатирәләрен аның сеңлесе – актрисаның “шәхси имиджмейкеры”, театрның легендар тегүчесе Роза Байбикова сөйләде, ә инде авылдан чыгып киткән ике булачак артист тарихын Нәҗибә Ихсанованың сабакташы Әзһәр Шакиров ишеттерде. Шул ук тарихны без яшь шагыйрь Булат Ибраһимов шигыре аша да тагын бер кат күңелдән үткәрдек.

Кечкенә генә авылдан чыгып китеп, татарның ике бөек артистына әверелгән ике сабакташ тарихын – Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакиров турында белмәгән татар бармы икән?! Әмма бу тарихны театр тамашачысы кат-кат тыңлый ала.

Хатирәләрне Нәҗибә апа катнашкан легендар спектакльләрдән видеоөзекләр алыштырды. Тамашачы “Әлдермештән Әлмәндәр”дәге Өммияне, “Әниләр һәм бәбиләр”дәге Гөлфинәне юксынды.

Туфан Миңнуллинның легендар спектакле “Әлдермештән Әлмәндәр”ендә Әлмәндәр картның сүзләрен хәтерлисезме? “Ә мине кая куясыз? Мин исән бит әле”, - ди ул яшьләргә. Зал көлә, күз яшьләре белән көлә...

Тамашачы шушы халәттә иде. Хәзерге Нәҗибә апа каршыда утырган килеш, тамашачы экрандагы яшь Нәҗибәне күзәтте. Шул Нәҗибә аша үзенең яшьлеген сагынды. Нәҗибә Ихсанованың бәхетле картлыгына сокланды. Өстеңә кунган тузан бөртеген дә өреп төшерергә әзер торган кызыңның яныңда булуы бәхет түгелмени?! Нәҗибә Ихсанова белән Туфан Миңнуллиннарның бердәнбер кызлары Әлфия Миңнуллина җан сакчысыдай әнисе янында булды. Ул аның һәр хәрәкәтен кайгыртучан күзәтте. Туфан Миңнуллинның канаты астында аның музасы булып яшәгән Нәҗибә Ихсанова тамашачысына үзен бәхетле ана итеп күрсәтә алды. Ул үзенең символик образы – Миләүшәсе кебек (Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз” спектакле героинясы) ялгыз түгел иде. Аның тамашачысы да, кадерле кызы да янында.

Әмма шушы “Хушыгыз” спектаклен бу юлы яшьләр күрсәтте. Оештыручылар Нәҗибә Ихсанованың алмашы бар, татар театры яши, ул тере организм дип күрсәтергә теләгәндер.

Тик Нәҗибә Ихсанованы һәм аның сабакташлары-сәхнәдәшләре Әзһәр Шакиров белән Наил Дунаевны, шулай ук Фәрит Бикчәнтәевне Тукай премияле иткән “Хушыгыз” спектакленнән өзекне яшьләр уйнавын күргәч, кыен булып китте. Миләүшәнең хушлашу сүзләрен Нәҗибә Ихсанова кебек беркем дә әйтә алмый. Бу да Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәре кебек кабатланмас образ.

Кичә тәмамланды. Тамашачы да, Нәҗибә Ихсанова үзе дә спектакль тәэсиреннән чыга алмады. “Бу – спектакль-хатирә. Шул кадәр бәгырьгә төшеп калган, яңартып куйсаң алай бармас иде кебек. Хәзер чыгып уйнармын кебек. Әллә уйныйбызмы?” – диде ул.

Нәҗибә Ихсанова театр яраткан татар тамашачысына рәхмәтләрен әйтте. “Тамашачының һәрберсе белән кочаклап саубуллашырга кирәк”, - диде ул күңелләргә үткән матур яңгырашлы тавышы белән.

Тамашачы гардеробка ашыкмады. Аңа бүген Нәҗибә апа барыбер җитеп бетмәде...




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100