Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тала-тала" татар халык җыры белән "кавышкан" фин полькасы: Европа һәм шәрыкъне берләштергән музыкаль экспериментны "Ел концерты" дип атарга була

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында үткән “Алтын граммофон” концертын Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт хоры тәкъдим итте.

news_top_970_100
"Тала-тала" татар халык җыры белән "кавышкан" фин полькасы: Европа һәм шәрыкъне берләштергән музыкаль экспериментны "Ел концерты" дип атарга була
Бу концертны яңа ел алдыннан гына Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт хоры тәкъдим итте.


Дөресен әйткәндә, татар дөньясы өчен әлеге хор Татарстан Республикасы гимнын җырлавы белән генә таныш иде. Ә башка вакытта татар милли музыка сәнгатендә бу хор артык зур урын алып тормады кебек.

Көтмәгәндә... хәер, мондый адым көтелмәгәндә була алмый, бары тик өлгереп кенә җитмәгәндер... "Ниһаять!" дип әйтсәк дөресрәк булыр: елны йомгаклаганда Дәүләт хоры “Алтын граммофон” концертын тәкъдим итте.



Миләүшә Тәминдарова: “Татарлар алдында Европа белән шәрыкъ дөньясын берләштерү миссиясе тора”

“Алтын граммофон” концерты Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында үтте. Залда аншлаг иде һәм залдагыларның яшен плюс яки минус 45 дип билгеләп тә булмый иде. Биредә принцесса күлмәкле бәбиләрдән алып өлкән яшьтәге зыялы ханымнарга кадәр бар иде. Болар нигездә билет сатып алып килгән сыйфатлы тамашачы иде.



“Без, татарлар, зур миссия белән яшибез – без Европа белән Азия арасында яшибез һәм безнең алда Европа дөньясын шәрыкъ дөньясы белән берләштерү бурычы тора. Менә шуны аңлау безне шушы проектка илтеп җиткерде, - дип башлап җибәрде Миләүшә Тәминдарова концертны. – Без дөньяның музыкаль картинасына үз милли бизәгебезне өстибез”.

“Бүген сез бу проектта чиста татар музыкасын ишетмәссез, ул дөнья шедеврлары янәшәсендә бәлки башкачарак яңгырар. Сез бүген татар музыкасының “төп баганасы” булган озын көйне дә ишетерсез...” – дип тамашачысын әзерләде Татарстан Дәүләт хоры җитәкчесе.



Тамашачы Хор һәм төрле форматтагы солистлар башкаруында милли җырларыбыздан “Урман кызы”, “Шәл бәйләдем”, “Зөлхиҗҗә”, “Тала-тала”, “Умырзая”, “Ак калфак”, “Зәңгәр күлмәк”, “Ай җаный”, “Чулпан”, “Казан кичләре” кебек шедеврларны тыңлап кинәнде.

Әмма ул шедеврлар без тыңлап өйрәнгән традицион аранжировкада түгел иде. “Үзгәреш җиле” дә түгел. “Безнең форматыбыз юк. Без бер форматтан икенчесенә бик җиңел күчеп йөрибез. Классикада башлап, әйтик, “Кыпчак биюләре”ннән... инди-рокка да килеп җитәбез. Ә без жанрлар арасында йөрибез. Без кроссовер коллектив, ягъни музыка стильләренең кушылуы, ярашуы”, - дип аңлатты Миләүшә Тәминдарова концертны сүзләргә әйләндереп.


Ә нинди принциптан чыгып берләштерелгән соң дөньякүләм музыка белән безнең милли музыкаль җәүһәрләребез? Әйтик, “Зөлхиҗҗә” татар-башкорт халык җыры белән “Мадам Баттерфляй” операсындагы Чио-чио-сан ариясе? “Хатын-кыз язмышы”, - дип бик гади аңлата Миләүшә Тәминдарова. Ягъни, ассоциацияләр. “Зөлхиҗҗә”дә “Канлы яшьләр түгеп, бер кыз елый, Зөлхиҗҗә, Көләч гомерем үтә, дип, ут булып, Зөлхиҗҗә” дип җырланса, “Мадам Баттерфляй”да хыянәтне кичергән япон кызы үз-үзен үтерә.



Ильяс Гафаров: “Без Миләүшә Әмировна белән бер-беребезгә кирәк булуыбызны аңладык”

Җырлар гына түгел, солистлар да төрле форматта иде. Җиде яшьлек Таира Минһаҗевадан алып - Миләүшә Тәминдарованың үзенә кадәр. Эстрада җырчылары Марат белән Артур дуэтыннан башлап - Yummy Music бәйсез музыкаль лейблына бәйле җырчыларга кадәр.

Мәгълүмат өчен. Yummy Music бәйсез музыкаль лейблы – музыкант Ильяс Гафаровның “татар музыкасын халыкара дәрәҗәгә чыгару, татар телен халыкара мәдәнияткә кертү нияте белән” оештырылган проекты. Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, Gauga төркеме һәм Оскар Юнысов, Juna төркеме һәм Ания Фәйзрахманова – лейбл белән хезмәттәшлек итүче музыкантлар.


Ильяс Гафаров бу концертны өр-яңа башка проектның - AWAZ проектының югары очышлы старты дип атады. Шулай итеп, Татарстанда жанрлар арасындагы чикләрне бетерә, симфония, хор, халык, рок, инди һәм электрон музыкасын бер сәхнәдә җыя торган масштаблы проект старт алды.

AWAZ - академик, популяр һәм альтернатив татар музыкасы өлкәсендәге яңа формаларны тикшерү һәм яңа мәгънәләрне эзләү, дип аңлата проектның пресс-релизы. Проектта төрле жанр һәм юнәлешләрдә эшләүче җырчылар, музыкантлар, педагоглар, аранжировщиклар һәм композиторлар катнаша.


Проектның идея авторы, сәнгать җитәкчесе – Миләүшә Тәминдарова; продюсеры - Ильяс Гафаров.



“Без Миләүшә Әмировна белән күрештек тә, бер-беребезгә кирәк булуыбызны аңладык. Алар да заманча яңгырашка сусаган, без дә җитди яңгырашка сусаганбыз. Шулай итеп, без концерт форматында эксперимент ясарга уйладык, - дип аңлата Ильяс Гафаров проектның асылын. - Без концерт өчен берничә җыр тәкъдим иттек. Алар бу җырларны оркестр һәм хор белән кроссовер стилендә ясап карадылар. Тамашачыга ошаса, катнаш программа ясарга җыенабыз. Аранжировка нигезендә безнең аранжировка ятты”.

Шулай итеп, музыкаль лаборатория башланды. Без Yummy Music лейблы оештырган концертларда ишеткән җырчылар – Оскар Юнысов, Ания Фәйзрахманова, Зәринә Вилданова һәм Илгиз Шәйхразиевны хор һәм оркестр белән тыңладык.



Илгиз Шәйхразиев обертоннары

“Шәйхразиев нинди обертоннар төзеде – күрдегезме?! – дип сокланып-горурланып сөйләде тәнәфестә сәхнә артында Миләүшә Тәминдарова. - Обертон бит ул - кайтаваз. Безнең бернинди форматларга буйсынмаган концертта бер яктан гына формат бар иде - обертонлы җырчымы, түгелме – шул гына! Алинә Шәрипҗанова ничек башкарды! Ә Полина Кузина! Безнең вокал укытучысы аңа ничек татар моңын кертте!”



Концертка солистлар гап-гади принцип белән җыелган: кемне яратам – бөтенесе биредә! “Бу - атмосфералы концерт. Мин атмосфера белән идарә итә алырлыкларны чакырдым”, - ди Миләүшә Тәминдарова.



Ул яратканнардан берәү генә юк иде сәхнәдә - Раяз Фасыйхов. Миләүшә Тәминдарова аны яратуын әйтте, нигә килә алмавына тукталып тормады.

“Монда дуслар җыелган, - дип дәвам итте ул. - Без проектны башлаганда министрлык ярдәм итәр дип уйлап та карамадык. Шуңа мин үзем сәхнәдә күрергә теләгән артистларга: “Минем белән эшләргә телисеңме? Сиңа бушлай вокал дәресе биреләчәк, ә репертуарыңда яңа әсәр булачак”, - дидем. Бөтенесе килделәр. Бөтенесе бушка җырларга әзер иде. Көтмәгәндә минем туганнан туган оныгым Таира килеп чыкты. Ул скрипкада уйнарга өйрәнә башлады. “Урман кызы”н уйныйсым килә”, - ди. “Уйнарсың, апаң тылсымчы бит”, - дим...



“Тылсымчы апа”ның затлы аудиториясе

“Мин татар музыкасын ярыйсы гына беләм, академик музыканы ярыйсы гына беләм, - дип дәвам итте “Тылсымчы апа”. - Минем заманча балаларым мине заман трендларыннан артта калдырмыйлар. Мин заманча музыканы яратам, заманча музыканы тыңлыйм һәм аңларга тырышам”.

Ә иң мөһиме “Тылсымчы апа” үзенең затлы аудиториясен яшьләргә, ягъни альтернативщикларга бүләк итте.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100