Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

SUPERTATARны тыңлаган йөз татар һәм Фирзәрне тыңлаган мең татар турында татарча фикер

Бер үк көндә татар музыка сәнгате өчен символик мәгънәгә ия булган ике концерт барды.

news_top_970_100
SUPERTATARны тыңлаган йөз татар һәм Фирзәрне тыңлаган мең татар турында татарча фикер

21 гыйнвар – татар музыка сәнгате, аның эстрада сәнгате өчен символик көн иде. “Пирамида” залында – аның чама белән мең ярымлык залында – яңа татар эстрадасының беренче артисты, композитор Фирзәр Мортазинның 60 яшьлек юбилей тантанасы барды. Ә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә – аның 300 урынлык залында – татар музыкасына Европа карашы белән SUPERTATAR Rythm & Etno Band  музыкаль төркеменең концерты иде.


Гәрчә анда булмасам да, “Пирамида” залының тулы  булуында бер шик-шөбһәм дә юк, ә менә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә музыкантларның үзләрен кушсаң да ярты зал җыелырмы икән?!

Ирексездән фольклорчы галим, этномузыкант Геннадий Макаровның: “Татар ул гомер буе үзен шәрыкътән өстен куеп, Европа халкы итеп хис итте, әмма Европа була алмады”, - дигән сүзләре хәтердә яңарды. Татар музыкасына Европача караш йөз татарны да кызыксындыра алмады. Аның каравы, татар эстрадасына Фирзәрчә караш мең татарга кызыклы иде.

Фирзәр Мортазин – сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында иң популяр татар җырчысы иде, ул яңа татар эстрадасын барлыкка китергән музыкант. Салават Фәтхетдинов – эстрадада аның дәвамчысы.

Шәхсән үзем Фирзәр Мортазин юбилей кичәсендә түгел, Super Tatar музыкаль төркеме концертында булганга күрә, алга таба шушы концерт турында язам.

Ә концерт шәп иде. Аның беренче өлешендә музыкаль төркемгә багышлап Финляндиядә төшерелгән документаль фильм күрсәтелсә, икенче өлешендә фольклорчы галим, этномузыкант Геннадий Макаров чыгыш ясады, ә өченче өлешендә SUPERTATAR үзе сәхнә тотты.

Концертка фольклорчы галим, музыкант Геннадий Макаровның катнашуын музыкаль төркем җитәкчесе Дәниз Бәдретдин бик гади аңлатты: “Мин Геннадий әфәндене татар мәдәниятенең асыл инструментларын күрсәтергә һәм борынгы халык көйләренең яңгырашын ишеттерергә чакырдым. Ул халык музыкасы белән эшли, без заманча музыка белән эшлибез. Менә шуларны куша белсәң - алга таба барырга була. Бу концертта шул юнәлештәге экспериментлар булачак".

“Халык милли уен коралларыбызны белми, гармунны гына ишеткән. Ә гармун бит ул Европадан килгән. Мине дә “Гитарада уйныйсың”, дип гаепләүчеләр бар. Әйе, гитара да, гармун кебек үк, Европадан килгән”, - дип зарлана Финляндия татары Дәниз Бәдретдин.

Super Tatar төркеменең вакытлыча үзенең скрипкачысын югалтуы музыкаль юнәлешнең дә үзгәрүенә китергән. Татар эстрада сәнгатенә скрипканы керткән Иркә Гайнемөхәммәтова хатын-кыз тормышындагы иң зур рольне башкарырга – ана булырга әзерләнә. Шунлыктан аның урынын әллә вакытлыча, әллә бик озакка гитарачы Азат Гыйльметдинов алып торган. “Скрипка урынына гитара белән Азат Гыйльметдинов килде. Төркемгә скрипкалы Иркә урынына аның килүе рок, джаз юнәлешенә йөз тотты”, - дип аңлатты Дәниз Бәдретдин.

Музыкаль төркемнең тагын бер яңалыгы – яңа җырчы кыз. Ул – татар эстрада тамашачысына “Болгар кызлары” аша таныш булган Гүзәл Камалова. 

Концерт Дәниз Бәдретдиннең үзе язган “Әзермесең кеше туганым” җыры белән башланып китте. Музыкаль төркем шактый ретро җырларны яңа яңгырашта тәкъдим итте. Илһам Шакиров репертуарындагы “Чыгарсыңмы каршы алырга?” җырын (Валерий Әхмәтшин көе, Дамир Гарифуллин шигыре) джаз яңгырашында тыңладык. Илһам Шакиров репертуарындагы “Бик еракта идек без” җыры да вокаль-инструменталь ансамбль белән үзгә яңгыраш алды. “Ак каен” җырын да (Зыя Ярмәки шигыре, Мәсәлим Вәлиев көе), фин татарларында сакланып калган “Сулар буйлап” халык җырын да тамашачы яратып кабул итте.

Ә Муса Маликовның гаять популяр булган “Әссаләмегаләйкүм” җырын утыз елдан соң шул ук Муса Маликов башкаруында ишетү өлкәнрәк буын өчен SUPERTATARның зур бүләге булды.

“Ул җырны Резеда Әхиярова белән Госман Садә минем өчен язганнар иде. Мин аны өйрәнеп тә өлгерә алмадым. “Мин җырлыйм әле”, дип җырны Муса сорап алды”, - дип сөйләде концертка килгән Рөстәм Маликов. Шулай итеп, җыр – Мусаны, Муса җырны танытты. Соңрак бу җырны Муса Германиядәге чыгышларында да башкаргалаган. Әмма Европа аны бик тыныч кабул иткән. Ә бездә мин бу 1988 елда чыккан җырның никадәр популяр булуын яхшы хәтерлим. Инде урта яшьләргә җитеп килгән, Европа белеме һәм тәҗрибәсе алган Мусадан да ишеттек бу җырны. Киңрәк аудиториягә ишеттерәсе иде бу җырны, өлгергән Муса Маликовтан кат-кат җырлатасы иде.

Концерт бераз кыскарак булды, әлбәттә, җитми калды.

“Концерт әзерләве җиңел түгел, чыгымнары күп, кереме аз”, - дип зарланып алды Дәниз Бәдретдин.

Миңа калса, менә кемнәрне үз канаты астына алырга тиеш мәдәни җитәкчеләребез! Менә кемнәрне дөнья буйлап йөртергә тиеш Бөтендөнья татар конгрессы! Менә нинди музыканы татар музыкасы дип кабул итәргә тиеш дөнья!

Бу бит Европада яшәп, Европа белеме алган татар музыкантлары оештырган музыкаль төркем. Соң шушы SUPERTATAR Rythm & Etno Band музыкаль төркеме чын “Үзгәреш җиле”нең үзе бит инде. Джазы да, блюзы да, татарның чын этномузыкасы да бөтенесе сыйган үзләренә.

Ә без һаман велосипед уйлап табу белән шөгыльләнәбез...

P.S.: Шагыйрь һәм башка шигырь язучыларга бер тәкъдим. SUPERTATAR Rythm & Etno Band музыкаль төркеме үзенең слоганын уйлый. Ул “Супер татар” дип башлана һәм алга таба матур гына дәвам итергә тиеш. Әлегә “Супер татар дөньяны яулар”, “Супер татар мәңге яшәр”, “Супер татар Париж Дакар” кебегрәк вариантлар гына бар. 

Мәгълүмат өчен: «SuperTatar» халыкара проекты Финляндия музыканты Дәниз Бәдретдин идеясе белән төзелгән. Аның беренче составында саксофончы Муса Маликов, басист Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаров һәм скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова иде.

SUPERTATAR музыкаль төркеменең концертлары дәвам итәчәк. 26 гыйнварда Мәскәүнең Асадуллаев йортында концерт планлаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100